16+

Зыянлы эш өчен стаж язылмаса, нишләргә?

Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта күренгәнчә, пенсияне исәпләгәндә, миңа зыянлы эштә хезмәт иткән өчен стажны исәп­ләмәгәннәр. Бу очракта кая мөрәҗәгать итәргә була? Вәкил Сафиуллин, Кама Тамагы.

Казан шәһәре Киров районы пенсия бүлеге белгече Зәлинә Мин­һаҗева аңлатуынча, вакытыннан алда пенсия­гә чыккан вакытта кешенең эш стажы белешмәләр, хезмәт кенәгәсе һәм башка документларга нигезләнеп исәпләнә. Мөгаен, зыянлы эштә хезмәт иткән елларыгыз «аерым хезмәт шартлары» коды белән билгеләнмәгәндер. Моның өчен сезгә, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барып, төзәтмәләр кертүне сорарга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading