Шәһри Казан

Зыянлы эш өчен өстәмә түлиләрме?

Гомерем буе рентген аппаратлары белән эшләдем. 60 яшемдә пенсиягә чыктым. Хәзер дә бу өлкәдә эшләвемне дәвам итәм. Киләсе елга эш стажым 50 ел була. Бүген 18700 сум пенсия алам. Хезмәт ветераны буларак өстәмә акча да түләнә. Миңа моның өчен берәр компенсация каралмаганмы? Исемем редакция өчен генә.

Реклама

Сорауларга Киров районы пенсия бүлегендә иминиятләштерелгән затларның пенсиягә хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе ­Зәлинә Мингазова җавап бирә:
– Пенсия турындагы законнар буенча аерым таләпләр үтәлгәндә атом-төш, корал комплексында эшләүче аерым категория кешеләргә өстәмә матди ярдәм күрсәтелә. Ә рентген аппаратлары белән эшләгән өчен закон тарафыннан компенсация каралмаган.Шулай ук 50 ел эш стажы өчен дә пенсия артмый.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: