16+

Агрессив этләр кайсы районнарда күбрәк?

Бераз шомлы чор, күңелне билгесезлек биләгән вакыт. Шулай булуга да карамастан, тормыш дәвам итә һәм 24 февральгә кадәр булган проблемалар да эреп юкка чыкмады. Шуларның берсе – хуҗасыз хайваннар. Хайваннар дип әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки. Чөнки урамда без попугайлар, песиләр, әрләннәрдән түгел, ә этләрдән зыян күрәбез.

Агрессив этләр кайсы районнарда күбрәк?

Бераз шомлы чор, күңелне билгесезлек биләгән вакыт. Шулай булуга да карамастан, тормыш дәвам итә һәм 24 февральгә кадәр булган проблемалар да эреп юкка чыкмады. Шуларның берсе – хуҗасыз хайваннар. Хайваннар дип әйтү дөрес тә түгелдер, бәлки. Чөнки урамда без попугайлар, песиләр, әрләннәрдән түгел, ә этләрдән зыян күрәбез.

Татарстанда да, Россия төбәкләрендә дә этләрнең балаларны талавы, кайчагында бу хәлләр үлем белән тәмамлануы хакында язып, укып торабыз.

“Алучы булса, түләргә дә риза без”
Билгеле булганча, Россиядә хайваннарны саклауга бәйле канун проекты гамәлдә. Шул исәптән, хуҗасыз хайваннар да канун тарафыннан якланылган. Канун нигезендә, хуҗасыз этләрне тоту, стерильләштерү һәм тотылган урынга кире җибәрү практикасы кулланыла.

Казанның Тынычлык бистәсендә урнашкан “Зооцентр” директоры Рөстәм Нуруллин билгеләп үткәнчә, бу канун чын мәгънәсендә эшли һәм инде беренче нәтиҗәләрен дә бирә.
– Бу процедураны узган хайваннар нәсел калдырмый һәм алар арасында артым сизелми. Мисал өчен, ана эт елына ике тапкыр балалый һәм һәрберсендә сигезәр көчек китерә. Елга 16 көчек дигән сүз. Ә ул эт балалар, үз чиратында, 8-9 айдан, үзләре нәсел калдыра, – ди Рөстәм әфәнде.

Ул җитәкләгән үзәктә төзекләндерү һәм яңа корпуслар төзү эшләре бара. Кайбер корпусларны төзү планын үзгәртергә дә туры килгән. Мисалга, хәзер биредә лекция залы булачак. Моны үзәктәгеләр балаларда хайваннарга карата мәхәббәт кечкенә яшьтән үк бөреләнсен өчен эшли.
– Без хуҗасыз этләрне үзләрен генә түгел, көчекләре белән бергә үзәккә алып киләбез. Кайбер очракта аларның хуҗалары табыла. Көчекләрне сатып түгел, бушка гына бирәбез. Алучы булса, 100 сум булса да өстәп бирер идек әле”, – ди Рөстәм Нуруллин.

Хуҗасыз этләргә тап булсагыз, бу үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза килеп ирешкәннән соң күрсәтелгән адрес буенча үзәк хезмәткәрләре килеп, этләрне алып китә. Ун тәүлек карантинда торганнан соң аларны стерильләштерәләр.
– Зур токымлы этләрне кире иреккә чыгармаска дигән карар кабул иттек. Бу җаваплылыкны үз өстемә алдым. Чөнки кешеләрнең тормышына зыян салулары ихтимал, – ди Рөстәм әфәнде.

“Казанда 15-20 мең йорт хайваны исәпләнә”
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хуҗасыз этләргә бәйле проблемаларны чишәр өчен башта берничә таләп булдырылырга тиеш, дип саный.

Моның өчен иң элек йорт хайваннарын теркәүне кертү сорала. Бу таләп әлегә безнең субъектта каралмаган. Әмма Россиянең төбәкләрендә андый практика кулланыла икән. Мисалга, Бурятиядә.
– Без нәрсә белән эшләгәнебезне белергә тиеш. Хәзер безнең нормативлар бар, тик аларның каян алынганы билгесез. Түбән Новгородта хайваннар санын исәпкә алу үткәрделәр. Бездә дә эш башланды. Шәһәребездә йортсыз хайваннар күпме икәнен ачыкларга кирәк. Хәзерге вакытта Казандагы өйләрдә 15-20 мең йорт хайваны асрыйлар. Хуҗасызларының да санын тәгаенләргә кирәк, – дип саный Искәндәр Гыйниятуллин.
Икенче таләп – хуҗалары булган этләрне дә урамда иректә йөртмәү. Чөнки бу шулай ук аларның артуына китерә, ди Искәндәр әфәнде.
____________________

2021 ел нәтиҗәләре буенча, бу темага кагылышлы 1447 мөрәҗәгать ачыкланган. 2020 ел белән чагыштырганда, 42 процентка күбрәк. Эт тешләгәннән соң медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр саны 6837 булган. 2021 елда 11063 хуҗасыз эт тотылган.
_______________________

Этләр кайда усалрак?
Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика районнарына күзәтү ясады. Иң усал этләр Югары Осланда, Лаешта, Спаста яшиләр булса кирәк. Узган елгы нәтиҗәләрне карасак, Биектауда күрсәткечләр 5,7 тапкырга арткан. Әтнәдә 3,2 тапкыр үсеш күренә, дип саннар белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.
– 2020, 2021 ел белән чагыштырсак, республиканың 17 районы “кызыл” зонада урнашкан. Алар – Югары Ослан, Спас, Лаеш, Алабуга, Кама Тамагы, Тукай, Биектау, Бөгелмә, Тәтеш, Балык Бистәсе, Баулы, Әгерҗе, Чистай, Яшел Үзән, Актаныш, Питрәч һәм Арча районнары. Бу эшне федераль канун нигезендә системалаштырылган кайбер районнарның тәҗрибәсен уңай бәяләргә кирәктер. Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Саба, Әтнә, Мамадыш, Менделеевск, Чаллы, Апас, Кукмара, Ютазы, Сарман, Әлки һәм Мөслим районнары шундыйлардан. Кемдер бу хәлләргә пандемия, дөньядагы вазгыятьтән чыгып бәя биреп бетермәүчеләр дә бардыр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Хуҗасыз этләрне тоту өчен бюджеттан 2021 елда – 56,7 млн, 2022 елда 69,3 млн сум акча бүленгән.
– Канунны камил дип әйтеп булмый. Гуманлылык һәм реаль чынбарлык каршылыкка килеп, кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зыян сала, социаль киеренкелек тудыра, – ди парламент рәисе.

Ул шулай ук гамәлдәге канунны камилләштерү максатыннан, тәкъдимнәр әзерләнүен, әмма Дәүләт Думасының ул тәкъдимнәрне кабул итмәвен дә искәртте. Шулай да боз кузгалды дияргә була. Чөнки Дума җитәкчесе Вячеслав Володин йөкләмәсе буенча махсус эшче төркем булдырылган һәм анда Татарстан вәкилләре дә бар.

Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Азат Хамаев та шундый фикердә: федераль канунга үзгәрешләр кертү кирәк.
– Без Думага парламенттан тәкъдимнәрне җибәргән идек, алар аны кире кайтарды. Безнең муниципалитетларда хуҗасыз этләр белән эшли торган оешмалар бар. Алар этләргә тиешле процедуралар уздырганнан соң, чыгарып җибәрергә мәҗбүр. Ул этләрнең кайсы агрессив, кайсы юк икәнен ачыклау кирәк. Икенче мәсьәлә хуҗасыз хайваннарга приютлар төзүгә бәйле. Быел без проект ясыйбыз һәм 2024 елда Чаллыда приют төзеләчәк. Акча әлегә республика бюджетыннан бирелә. Приют төзү буенча нормативлар бар һәм андый приютлар салу якынча 100 млн сумга төшә. Бездә акча хастаханәләр төзекләндерүгә дә җитеп бетми, әмма хуҗасыз хайваннар хакында да кайгырту кирәк, – ди Азат Хамаев.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading