16+

Алда әле заман имтиханы, күп сынаулар әле үтәсе...

Бу атна ахырында мәктәпләрдә, уку елы тәмамлануын хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлаячак. 9 нчы, 11нче сыйныфларга ул дәүләт йомгаклау аттестациясе башлануы турындагы сигнал да. Унберенчеләр аны, белгәнебезчә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә тапшыра.

Алда әле заман имтиханы, күп сынаулар әле үтәсе...

Бу атна ахырында мәктәпләрдә, уку елы тәмамлануын хәбәр итеп, соңгы кыңгырау чыңлаячак. 9 нчы, 11нче сыйныфларга ул дәүләт йомгаклау аттестациясе башлануы турындагы сигнал да. Унберенчеләр аны, белгәнебезчә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә тапшыра.

Сүз уңаеннан, быел Татарстан мәктәпләрен 20 415 егет һәм кыз тәмамлый (шуның 6000е - Казанда), 9 нчы сыйныфны бетерүчеләр - 36019 укучы (9614 е - Казанда).
9 нчы сыйныфлар өчен имтиханнар 28 майда башлана. Ә унберенчене тәмамлаучылар өчен БДИның төп этабы 26 майда география һәм әдәбияттан имтихан белән старт ала (әлеге предметларны сайлаучылар өчен). Барлык чыгарылыш өчен рус теленнән мәҗбүри имтихан 29 майда узачак. Икенче мәҗбүри предмет - математикадан мөһим сынау 5 июньгә билгеләнгән. БДИның төп этабы 11 июньгә кадәр дәвам итә. Шушы чорда җитди сәбәп аркасында имтихан тапшыра алмаучыларга 16-19 июньдә өстәмә көннәр каралган.
Имтиханнарга каралган вакыт, минималь баллар саны, документларны кабул итү тәртибе, үзең белән алып килергә ярамаган предметлар исемлеге (гаджет, телефон, шпаргалка һ.б.), аппеляция бирү тәртибе быел үзгәрешсез кала. Ә менә оештыруга кагылышлы яңалыклар җитәрлек. Матбугат чараларында быелгы сынаулар «катгый режимдагы имтиханнар» дигән бәяләмәне күптән алды инде. Мөһим старт алдыннан төп үзгәрешләрне барлап чыгарга булдык.
1. Сәгать поясы буенча гына.
Укучыларның контроль бәяләү материалларын (КИМ) интернетка урнаштыруына чик кую өчен, КИМнар быел һәр сәгать поясы өчен аерым эшләнә. Элек вариантлар зоналарга карап кына бүленә иде.
2. Имтиханга ишекне металл эзләгеч ача.
Быел имтихан кабул итүче барлык пунктларга укучыларны металл эзләүче детекторлар аша тикшереп кертәчәкләр. Бу, беренче чиратта, алып керергә рөхсәт ителмәгән телефоннар, гаджетларга чик кую өчен эшләнә. Аның аша узарга теләмисең икән, имтиханга кертелмисең. Әгәр укучыга медицина күрсәткечләре буенча металл пластинка куелган икән, бу хакта белешмә алып килү кирәк.
3. Реалити-шоу режимында.
Контрольне көчәйтү максатыннан, быелдан ил күләмендә имтихан кабул итүче барлык пунктлар видеокүзәтү җайланмалары белән җиһазландырылды. Татарстан территориясендә бу чорда 101 имтихан тапшыру пункты эшләячәк. Шуларның 35ендә сынаулар барышы интернет аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк. Калган пунктларда процесс камерага язылып барыла. Бу язмалар ким дигәндә 3 ай сакланачак. Алар имтиханнан соң туган бәхәсле моментларны анализлау өчен дә файдаланылачак. Уяу техник җайланмалардан тыш, имтиханнар Рособрнадзор, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре, җәмәгать күзәтүчеләре контролендә узачак.
4. Дәүләт имтиханы комиссиясе рәисенә зур вәкаләтләр бирелә.
Җитди хокук бозулар табылганда, имтихан нәтиҗәсен гамәлдән чыгару турындагы карарны моңа кадәр махсус комиссия кабул итсә, быелдан бары бер кеше - имтихан комиссиясе рәисе хәл итә алачак. Ул хәзер аерым аудиториядә, имтихан кабул итү пунктында имтиханны туктату хокукына да ия.
5. Кәгазьдән - электрон форматка.
Чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ нәтиҗәләре турындагы кәгазь таныклыклар башка бирелмәячәк. Электрон нәтиҗәләр шунда ук федераль мәгълүмат системасына кертелә. Вузлар үзләренә кирәкле мәгълүматны әлеге системага кереп карый алачак.
6. Ике елдан - дүрт елга.
БДИ нәтиҗәләре моңа кадәр 2 ел дәвамында гына гамәлдә дип санала иде. Быелдан аның вакыты 4 елга кадәр озайтыла. Бу яңалык 2012, 2013 елда БДИ тапшыручыларның нәтиҗәләренә дә кагылачак.
7. Көмеш медальчеләр тарихта гына кала.
Узган ел ахырында Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаучыларга медальләр тапшыру традициясеннән баш тарту турында карар кабул иткән иде. Шул ук вакытта төбәкләр яхшы укыганнарны бүләкләү өчен махсус формалар куллана ала. Татарстан, шуннан файдаланып, алтын медальләрне калдырырга булган. Ә менә көмеш медаль алучылар моннан соң булмаячак. Алтын медальгә баручылар белемнәрен БДИда үзе сайлаган предметларның барысы буенча да кимендә 75 балл җыеп расларга тиеш.
8. Кабат ике тапкыр тапшырып булачак, тик әле быел түгел.
Чыгарылыш сыйныф укучысы мәҗбүри предметларның берсеннән минималь бал җыя алмаганда, хәзер аңа өстәмә вакытта бәхетен кабат сынап карау мөмкинлеге бирелә (рус теле белән математиканың икесеннән дә икелелек бирә икән, ул чагында ул кабат киләсе елда гына тапшыра ала). Шушы көннәрдә генә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгында БДИны төрле предметлар буенча кабат ике тапкыр тапшыру мөмкинлеге бирүче карар проекты әзерләнүе турында хәбәр ителде. Сүз укучы минималь балл җыя алмаган яки баллар санын тагын да яхшыртырга теләгән очраклар турында бара. Тик быелгы чыгарылышлар бик иркенәймәсен әле, яңалык аларга кагылмый. Документны киләсе елда эшләп бетереп, әлеге норманы 2016 елдан гамәлгә кертергә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading