Шәһри Казан

Арендалы торак төзү дәвам итә

2016 елда Татарстанда социаль ипотека буенча - 7 738 фатирлы 100 йорт, инвестицион торак буенча 6 356 фатирлы 89 йорт төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте Татарстан хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин. Республикада 2016 ел программаларына әзерлек бара. Хәзерге вакытта тармак министрлыклары аларның...

2016 елда Татарстанда социаль ипотека буенча - 7 738 фатирлы 100 йорт, инвестицион торак буенча 6 356 фатирлы 89 йорт төзү планлаштырыла, дип хәбәр итте Татарстан хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
Республикада 2016 ел программаларына әзерлек бара. Хәзерге вакытта тармак министрлыклары аларның исемлекләрен формалаштыруны тәмамлап килә. 2016 елда 35ен гамәлгә ашыру күз алдында тотыла. Быелгы төзелеш программасына килгәндә, республикада 16 июльгә 1 миллион 178,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык бурычның 49,1 процентын тәшкил итә (2015 елга план - 2,4 миллион квадрат метр).
Социаль ипотека программасы буенча 16 июльгә гомуми мәйданы 70,2 мең квадрат метр булган 1 203 фатирлы 53 йорт тапшырылган.
Республикада арендалы торак төзелеше дәвам итә. Министр сүзләренчә, 2015 елда гомуми мәйданы 71 399 квадрат метр булган 21 торак йорт төзү планлаштырылган иде. Бүгенгә гомуми мәйданы 9 964 квадрат метр булган 3 йорт файдалануга тапшырылган (Алабугада - 2, Казанда - 1 йорт).
Ирек Фәйзуллин ятим балаларның һәм ата-ана карамагыннан-тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, шуларга тиңләштерелгәннәрнең торак хокукларын гамәлгә ашыру программасы һәм күпбалалы гаиләне торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Аерым алганда, ул күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен документлар тапшыруны тизләтүне сорады. 2015 елда республикада 45 күпбалалы гаиләне торак белән тәэмин итү каралган. Бүгенгә 45 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 8 сертификат буенча фатирлар бирелгән.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: