«Украинада барган вакыйгалар турында сөйләгәндә, һаман бандерачыларны телгә алалар. Мәйданда Степан Бандераның портретын да элеп куйганнар иде. Нинди кеше ул? Гомумән, кемнәр соң ул бандерачылар? Шуны аңлатып бирегез әле!
Рәмзия Сибгатуллина».
Соңгы вакытта Украина халкының гына түгел, ә күп илләрдә яшәүче кешеләрнең тынычлыгын алган сәяси вакыйгалар турында сүз барганда, чыннан да, нәкъ менә бандерачылар игътибар үзәгендә тора. «Кемнәр соң алар һәм бу атама кайдан килеп чыккан?» дигән сорауга, документларга нигезләнеп, «Икенче Бөтендөнья сугышы елларында Украина милли оешмалары. 1939-1945» җыентыгы (төп төзүчесе - Татьяна Царевская-Дякина) ачык җавап бирә.
Бүгенге көндә Украинада милләтчелек сәясәте алып барып, башка халыкларга нәфрәт белән караучы, экстремистлык юнәлешендә эш алып барып, үзләрен Степан Бандераның дәвамчылары дип санаган бу төркем вәкилләренең тарихы 1930 елларга ук барып тоташа. Шушы вакытларда Украина милләтчеләре оешмасы һәм Украина баш күтәрүчеләре армиясе барлыкка килә. Алар, башта Польша, аннары «Мәскәү империясе» белән көрәшеп, мөстәкыйль Украина дәүләте төзүне максат итеп куялар. Ләкин Украина милләтчеләре оешмасы лидерлары арасында да уртак фикер булмый. Милләтчеләрнең башлыгы Андрей Мельник сәяси ысул белән эш итүне хупласа, Степан Бандера баштан ук экстремист булган һәм террорчылыкны яклаган. Ул инде 1934 елда ук терактлар оештыруда катнашкан, җинаятьләре өчен Польша хөкүмәте тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителгән булган, әмма әлеге җәза гомерлек тоткынлыкка алмаштырыла.
Бер версия буенча, Бандера «Абвер» (фашистлар Германиясенең разведка оешмасы) тарафыннан вербовкалана һәм алга таба аның картотекасында Серый кушаматы астында йөри.
1941 елны Степан Бандера, үзенең фикердәшләре белән, Андрей Мельник җитәкләгән Украина милләтчеләре оешмасыннан аерылып чыга һәм үз радикаль төркемен оештыра.
Икенче Бөтендөнья сугышы елларында да алар, немец армиясе ярдәмендә, Украинада үз тәртипләрен урнаштырмакчы булалар. Бандера үзенең кул астына Польша аша Германиягә эләккән эшсез, бернәрсәгә дә өйрәнмәгән украин милләтеннән булган авыл яшьләрен җыеп, аларны үгетләп, ныклап аңлату эшләре алып бара. Аларны үз ягына аудара, кулларына корал тоттырып, Украина бәйсезлеге өчен көрәшкә өнди. Бандерачыларны шартлату, яндыру кебек көтелмәгән терактлар оештырырга өйрәтәләр. Бу төркемнәр, немец гаскәрләренең партнерлары буларак, алар белән бергә Украина җирләренә керәләр. Алар биредә урыннарда хакимлекне үз кулларына алырга тиеш була. Һәм бу эшләр барысы да алдан яхшылап уйланыла, планлаштырыла. Финанслау мәсьәләсенә килгәндә, документлардан Степан Бандераның немецлардан 2,5 млн марка алганлыгы мәгълүм. Һәм шулай ук немецлар аларны корал белән дә тәэмин иткәннәр. Ә Бандера исә үз кул астындагы кешеләрне немец штабларына эшкә биргән, совет тылында диверсия, разведка эшләрендә активлыкны көчәйтергә вәгъдә иткән һәм сүзендә торган да.
Немец гаскәрләренә ияреп, Украинага бәреп кергәч тә, бандерачылар бәйсез Украина дәүләте төземәкче булалар, әмма Бандераның бу башбаштаклылыгы Гитлерга ошамый. Степан Бандераны кулга алалар һәм Берлинга озаталар. Әле алай да Бандера немецларга Украина хөкүмәте алар өчен файдалы булачак дип исбатларга тырыша. Бу вакытта немецлар аның бик хәйләкәр һәм сүзендә тормаучы фанатик икәнлеген аңлый.
1944 елга кадәр, немецлар үзләре үк азат иткәнче, Бандера һәм аның кайбер көрәштәшләре тоткынлыкта була. Шунысын билгеләп үтик, тоткынлыктагы бандерачыларның шартлары кырыс булмый, алар өчен азык-төлек тә, акча да җитәрлек бирелә.
Бандерачылар, максатларына ирешү өчен, милләтчелек юнәлешендә иң аяусыз ысулларны кулланалар, вәхшиләрчә эш алып баралар. Үзләренә каршы килүче, буйсынмаучы, шикле тоелган кешеләрне, кем булуына карамастан, җәзалап үтерәләр. Бөтен кеше аларның күзәтүе астында була, хәтта Украина милләтчеләре армиясендәгеләрнең туганнары да контроль астына алына. Бандерачылар бөтен Украина халкының котын алып торган. Степан Бандера үзе исә бу вакытта чит илдән торып җитәкчелек итә. Аңа фашистлар ягында булу кулай була, чөнки бандерачылар совет гаскәрләренә каршы немецлар файдасына күбрәк эшләгән саен, Германиядән корал һәм башка ярдәм шуның кадәр күбрәк килеп торган. Бу вакытта Бандера сугыш беткәннән соң алып барачак эшләре турында да кайгырта. Аның чираттагы «иганәчесе» АКШ һәм Канададагы украин диаспорасы була. Дүрт-биш кешедән торган бандерачылар төркемнәре әле 1954 елга кадәр Украина халкына тыныч яшәргә ирек бирми, Совет хөкүмәтенә каршы диверсияләр оештыра. Элемтәчеләр итеп алар яшь кызларны, яшүсмерләрне файдалана. Халык бу елларда бик нык куркытылып тора һәм хөкүмәткә алар турында бернәрсә дә әйтми. Бандерачылар Совет власте яклы булганнарны вәхшиләрчә җәзалый, үтерә. Хәтта фронтовиклар, гаиләләре өчен куркып, үзләренең Кызыл Армия сафларында сугышуларын яшерә. Ә иң аянычы шул - бу милли хәрәкәттән Украинаның үз халкы ук зыян күрә. Нишләп соң бандерачылар, үзләре дә украинлы була торып, милләттәшләрен куркытып яшәткәннәр? Моның сәбәбе исә аларга чынбарлыкны бозып бирүдә. Мисалга, аларга ялган документлар күрсәтәләр: янәсе, СССР барлык украинлыларны Себергә сөрергә җыена һ.б. Бандерачылар төркеменә килеп эләккән кешеләргә кире уйлау мөмкинлеге дә калдырылмаган, чөнки оешма эчендә җәзалар бик каты куелган: эчкечелек, караклык, качарга маташу, белә торып дезертирларны яшерү - барысы өчен дә җәза бер генә - үлем.
1954 елда бастырылган бу милләтчеләр 1990 елларда тагын баш калкыта. Бу елларда Украинадагы бандерачылар хәрәкәтен идеаллаштырган бик күп язмалар дөньяга чыга. Украина милли хәтер институты ачылганнан соң, Степан Бандера һәм аның ярдәмчеләренә һәйкәлләр төзелә, алар исеме белән урамнар атала, бандерачыларны «фашизм белән көрәшүчеләр» дип күтәреп чыгалар. Яңа буын Бандера турындагы чын мәгълүматны белми, ә аның турындагы мифларга ышана, аны милли герой итеп кабул итә.
Һәм менә бүгенге көндә бандерачылар яңадан игътибар үзәгендә. Хәзерге вакытта Украина мәйданнарындагы экстремист төркемнәр үзләрен Бандера дәвамчылары дип саный, биредә үз тәртипләрен урнаштырырга тели. Элеккеге еллардагы бандерачылар белән бүгенге милләтчеләр арасында охшашлыклар да юк түгел: алар корал һәм акча табу өчен партнерлар эзли, террор һәм диверсия эшчәнлеге өчен төркемнәр әзерли, кешенең хакимияттән канәгать булмавын үз максатларында файдалана... Кыскасы, Украинадагы бүгенге милләтчеләрнең тамырлары бик еракларга барып тоташа.
Степан Бандера (1909-1959) - Украина сәясәтчесе, Украина милләтчелегенең идеологы һәм теоретигы. Ул «Лис», «Степанко», «Малый», «Серый», «Рых», «Матвей Гордон» һ.б. кушаматлар астында популяр булган.
Белгеч фикере
Индус Таһиров, сәясәтче, академик: «Бандерачылар алар берәүләр өчен - геройлар (Степан Бандерага элеккеге Президент заманында хәтта Украина Герое дигән исем дә бирелде), шул ук вакытта бүгенге көнне аның исемен күтәреп йөрүчеләрне кайберәүләр, гомумән, фашистлар дәрәҗәсендә бәяли. Гомумән, моңа ике төрле караш яши: мәйдан бер төрле карый, мәйданга каршылар икенче төрле. Без аларның икесен дә искә алырга тиеш һәм шул ук вакытта кемнәрнедер, фашистлар, үз халкына каршы сугышкан, дип бәяләүдә без катнашырга тиеш түгел, бу мәсьәләне алар үзләре хәл итәргә бурычлы. Бүгенге бандерачыларны элеккегеләренең дәвамчылары итеп тә, бүген Бандераны байрак итеп күтәреп йөрүчеләр итеп тә карыйбыз. Аны байрак итеп күтәреп йөрү ул сәясәт инде. Бу - кешегә һәм аның эшчәнлегенә бәя бирү түгел, ә сәясәт. Аның исемен бүгенге эшләрдә файдалану гына. Бу яктан ул, һичшиксез, безнең яктан тискәре карашка лаек, чөнки бер исемне дә сәясәт юнәлешендә файдаланырга ярамый. Украинада, гомумән, гражданнар сугышы килеп чыгуы да ихтимал. Шуңа күрә, монда килешү, аңлашу һәм бер-береңә тамга сукмастан, мәсьәләләрне ике якка да файдалы рәвештә хәл итү мөһим».
Рафаэль Хәкимов, сәясәтче, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры: «Бандерачылар безнең дәүләткә каршы, Гитлер ягында сугышкан халык, шуңа күрә аларны берничек тә кабул итеп тә, аклап та булмый. Фашистларны ничек аклыйсың инде?! Хрущев җитәкчелек иткән заманда да аларның урманда 60 меңлек партизаннары булды - бу үзе бер армия дисәң дә була. Хрущев кына аларны бастырды. Бүгенге Украинада да аларның дәвамчылары үз эшчәнлекләрен алып бара».
Әхәт Садриев, тарихчы-эзтабар: «Бандерачылар - Бөек Ватан сугышы чорында фашизм ягына чыккан, аларга ярдәм иткән кешеләр. Халыклар дуслыгы өчен йөрүче кешеләр түгел алар».
Комментарийлар