16+

Бер тапкыр бирелә торган 5000 сум барлык пенсионерларга да эләкмәячәк

Быел пенсияләр башка индексацияләнми, аны бер тапкыр бирелә торган биш мең сум акча белән алыштыралар, дип ишеткән идем. Ул пенсиядәге барлык кешегә дә биреләчәкме һәм вәгъдә ителгән акчалар кайчан кулга керәчәк икән? Шул турыда аңлатып язмассызмы? Гали Арсланов, Лаеш Чыннан да, Хөкүмәт карары белән, 2017 елның гыйнварында пенсионерларга биш мең...

Быел пенсияләр башка индексацияләнми, аны бер тапкыр бирелә торган биш мең сум акча белән алыштыралар, дип ишеткән идем. Ул пенсиядәге барлык кешегә дә биреләчәкме һәм вәгъдә ителгән акчалар кайчан кулга керәчәк икән? Шул турыда аңлатып язмассызмы?

Гали Арсланов, Лаеш

Чыннан да, Хөкүмәт карары белән, 2017 елның гыйнварында пенсионерларга биш мең сум күләмендә бер тапкыр акча күчереләчәк. Бюджеттан әлеге максатларга 220 млрд сум акча бүлеп бирелергә тиеш.
Әмма Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец хәбәр иткәнчә, әлеге түләү хәрби пенсионерларның барысы да эләкмәячәк.

Биш мең сумны Россиядә яшәүче пенсионерларның күп өлеше алачак. Әмма хәрби пенсионерларының пенсия системасында үзенчәлекләр бар. Аларның уртача пенсияләре 22 мең сумны тәшкил итә, - ди ул.
Димәк, биш мең сумны алу хокукы иминият пенсиясен дә алучы пенсионерларга гына тәтеячәк. Россия гражданлыгы булган, әмма бүген чит илдә яшәүче өлкәннәргә әлеге түләү шулай ук бирелмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading