Шәһри Казан

Билләрне кысабызмы яки тарифлар турында уйланулар

Ире хатынына әйтә икән: - Сөеклем, моннан соң кыйммәтле фатирда яшәячәкбез! - Нәрсә, әллә яңа фатир сатып алырлык акча таптыңмы? - Юк ла инде. Коммуналь түләүләр тагын күтәрелгән, шуңа гына әйтүем.

Реклама

Август аенда киләчәк счет-фактуралар, бу мәзәк герое кебек, күпләргә үзләренең кыйммәтле фатирларда яшәүләрен тагын бер тапкыр искә төшерәчәк әле. Белгәнебезчә, соңгы ике елда ил күләмендә коммуналь хезмәтләргә тарифлар ел башыннан түгел, бераз соңрак - 1 июльдән күтәрелә.
Безгә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче бәхетлеләрдән көнләшергә генә кала шул. Алар бит торак-коммуналь хезмәтләр өчен бөтенләй түләми. Әлеге мәңгелек җәй илендә счет-фактурада «җылыту» дигән графа бөтенләй юк. Ә бу бай нефть илендә яшәүчеләрнең электр энергиясе һәм су өчен чыгымнары казнадан каплана. Нефть ятмаларына бай тагын бер гарәп иле - Кувәйт халкы да коммуналь хезмәтләр өчен түләү мәшәкатьләреннән азат. Төрекмәнстанда да халыкның торак-коммуналь чыгымнарын дәүләт үз кайгыртуына алган.
Без дә, бер карасаң, табигый газ һәм нефть ятмаларына бай илдә яшибез, әмма түләүләрне үз җилкәбез белән күтәрәбез. Бездә шул мәңгелек җәй түгел, салкын кышы да, яңгырлы көзе дә, кар сулары аккан язы да бар, дип үз-үзебезне юатсак кына инде.
Бу юлы 1 июльдән булачак үзгәрешләр газ, электр һәм җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү, су бүлү тарифларына кагылачак. Узган ел ахырында ук хәбәр ителгәнчә, быелгы үзгәрешләрдән соң Татарстанда халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түләүләре якынча 4 процентка артачак. Акча керемнәре әллә ни үсмәгән, өстәмә табыш чыганагы булмаган гаиләләр өчен түләүләр азга гына күтәрелгәндә дә, айлык чыгымнарда ул үзен шактый сиздерәчәк.
Россия, Франция, Германия һәм Американың торак-коммуналь хуҗалык базарын анализлаган экспертлар бу илләрдә яшәүчеләрнең коммуналь түләүләр өчен күпме чыгымнар тотуын ачыклаган. Анализ күрсәткәнчә, керемнәре бик тыйнак булган россиялеләр счет-фактура буенча түләүләргә гаилә бюджетының уртача 16,6 процентын тотарга мәҗбүр икән. Алманиядә ул - 13,6, Франциядә - 13,5 процент, АКШта якынча 13 процент тәшкил итә. Ярый ла, күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфаты без түләгән акчаларга җавап бирсә. Алары да еш кына дәгъва уята. Өстәвенә, ТКХ өлкәсендә әйләнә торган бу акчаларның тулы ачыклыгы да тәэмин ителеп бетә алмый. Бер сүз белән генә әйткәндә, торак-коммуналь хуҗалыгы бүген россиялеләрне борчый торган көнүзәк проблемаларның берсе булып кала.
Бездә генә түгел, дөнья илләрендә дә әлегә аны оештыруның бердәм идеаль системасы юк. «Һәм бу мөмкин дә түгел», - дип саный күп нәрсәнең төбәкләрдәге үзенчәлекләргә бәйле булуын аңлаган экспертлар.
Шуңа да, торак-коммуналь хуҗалык нинди формада идеаль була ала, дигән сорауга, бүген еш кына: «Ул бөтенләй яшәмәгәндә генә идеаль була ала», - дигән җавап ишетергә туры килә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: