16+

Борчак эчендә яшәр идегезме?

Озакламый Германия кешеләре борчак кузагы һәм башка төрле яшелчә рәвешендәге йортларда яшәргә мөмкин. Чит ил галимнәре фикеренчә, кеше табигать белән тыгыз бәйләнештә булган очракта гына киләчәк якты булырга мөмкин. Германияне урап чыкканнан соң, шул ил галимнәренең киләчәккә бәйле проектларыннан тупланган "Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт" интерактив күргәзмәсе Казанга да килеп...

Борчак эчендә яшәр идегезме?

Озакламый Германия кешеләре борчак кузагы һәм башка төрле яшелчә рәвешендәге йортларда яшәргә мөмкин. Чит ил галимнәре фикеренчә, кеше табигать белән тыгыз бәйләнештә булган очракта гына киләчәк якты булырга мөмкин. Германияне урап чыкканнан соң, шул ил галимнәренең киләчәккә бәйле проектларыннан тупланган "Идеяләр 2020. Киләчәк дөньясына сәяхәт" интерактив күргәзмәсе Казанга да килеп...

Күргәзмә Казан милли тикшеренү техник университетында урнашты. Гельмгольц исемендәге берләшмәнең Россиядәге филиал җитәкчесе Елена Еременко сүзләренчә, фәннең милләте юк, аның белән мәгариф һәм икътисад ярдәмендә шөгыльләнгән очракта гына, заманның барлык сынауларын ерып чыгарга мөмкин булачак.

Мәскәүдәге политехника музееның генераль директоры урынбасары Наталья Сергиевская әлеге күргәзмә хыялланырга этәрә, ди.

- "Идеяләр 2020" Россияне йөреп чыкканнан соң, эзләнү үзәкләре, университет вәкилләре белән җыелып, әйтик, "Идеяләр. 2030" күргәзмәсен әзерләү турында сөйләшсәк, яхшы булыр иде. Бу очракта Россиянең ниләр тәкъдим итә алуын күрсәтеп, күргәзмәне шулай ук дөнья буенча сәяхәткә җибәрергә мөмкин булыр иде, - диде.

Гельмгольц исемендәге берләшмәнең Россиядәге филиалында проектлар координаторы Алексей Шипилов безгә суүсем рәвешендәге экспонат хакында сөйләде.

- Суүсемнәрне биокеросин, косметика ясауда кулланырга мөмкин. Әлеге үсемлекләр талымсыз, хәтта пычрак суда үсәргә мөмкиннәр. Әйтик, савыт эченә орлыклар салабыз да ут яктысында тотабыз. Үсеп җиткәч, суны агызалар да үсемлекләрне кирәкле максатта кулланалар. Озакламый шушы технологияне эшкә җигә башларбыз, дип уйлыйм, - диде Алексей Шипилов.

Киләчәк йортлары борчак кузагы гына түгел, башка төрле кыяфәттә дә булырга мөмкин. Күргәзмәнең махсус терминалында тәкъдимнәрне дә калдырырга була. Аннары аларны проект авторларына ирештереп, төзәтмәләр кертеп, камилләштерү имтималы да бар. Оештыручылар әйтүенчә, табигать, авыл белән генә чикләнеп, шәһәр чигендә бетәргә тиеш түгел.

Борчак кузагы янында шырык-шырык көлгән мәктәп укучыларыннан: "Кайда яшәр идегез: кузактамы, әллә "хрущевка"дамы?" - дип сорагач, беравыздан "хрущевкада!"- диделәр. Ә менә Вадим Авдеев:

- Борчак рәвешендәге йортны Россиядә төзесәләр, аны икенче көнне үк җимереп бетерәчәкләр бит. Менталитетыбыз шундый. Әгәр йорт чыдам булса, яшәп карар идем, кызык бит, - диде.

Күргәзмә берничә өлештән тора: зур шәһәр - мегаполисларда яшәү, киләчәк интернеты, альтернатив энергетика, биоягулык, медицина һәм озак яшәү серләре. Киләчәк заводлары нинди булыр, бөтен эш роботларга гына калмасмы? Нефть һәм газ табып, планетабызга зыян китерәбез. Бәлки, экологлар белән энергетикларны бердәй канәгатьләндерә торган башка төрле энергия чыганаклары бардыр? Гомер көзенә ничек итеп сау-сәламәт килеш керергә мөмкин? Өлкәннәрнең тормыш дәрәҗәсен ничек яхшыртырга була? Әлеге сорауларга Казан милли тикшеренү техник университетының (КАИ) (Четаев урамы, 18 а) 8нче бинасында урнашкан күргәзмәдә җомга, шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 сәгатьтә 23 апрельгә кадәр җавап таба алачаксыз. Керү - бушлай.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading