16+

Бурычларыңны түләмәсәң, машинаңны алачаклар

Россия халкы фатирларга килә торган эчәргә яраклы суны Европа илләрендәге күрсәткечтән егерме мәртәбәгә күбрәк исраф итә. Бу мәгълүматны ­Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин җиткерде. Европадагы кайбер кешеләр бит юган су белән тәлинкә чайкый икән. Бездә дә савыт‑саба юган суларны, соңыннан бәдрәфтәге калдыкларны агызу өчен, кисмәккә яки чиләккә җыючылар бар....

Бурычларыңны түләмәсәң, машинаңны алачаклар

Россия халкы фатирларга килә торган эчәргә яраклы суны Европа илләрендәге күрсәткечтән егерме мәртәбәгә күбрәк исраф итә. Бу мәгълүматны ­Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин җиткерде. Европадагы кайбер кешеләр бит юган су белән тәлинкә чайкый икән. Бездә дә савыт‑саба юган суларны, соңыннан бәдрәфтәге калдыкларны агызу өчен, кисмәккә яки чиләккә җыючылар бар....

Россия халкы фатирларга килә торган эчәргә яраклы суны Европа илләрендәге күрсәткечтән егерме мәртәбәгә күбрәк исраф итә.
Бу мәгълүматны ­Россия Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин җиткерде. Европадагы кайбер кешеләр бит юган су белән тәлинкә чайкый икән. Бездә дә савыт‑саба юган суларны, соңыннан бәдрәфтәге калдыкларны агызу өчен, кисмәккә яки чиләккә җыючылар бар.
- Үзеңне моның кадәр үк чикләргә кирәкми, ләкин чыганакларга сакчыл булу зарур, - диде депутат Сидякин.
Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурыч дүрт миллиард сумга җиткән.
- Кешенең бердәнбер фатиры булса һәм ул шунда яшәсә, бурычлары җыелса да, аны фатирыннан чыгара алмыйсың. Бурычлы кешене яки гаиләне эчә торган судан да өзәргә ярамый. Бу чаралар закон нигезендә тыелган. Якын көннәрдә суд карары белән бурычлыларның мөлкәтенә, шул исәптән машиналарына арест сала башлаячакбыз. Приставлар юлларда транспорт чарасының дәүләт теркәү саны буенча коммуналь түләүләрдәге бурычларын да тикшерәчәк, бурычлары күп тупланган кешеләрнең машиналары шунда ук штраф мәйданчыкка алып кителәчәк, - дип кисәтте республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов.
Җәйге айларда күпфатирлы йорт янындагы яшеллеккә сиптерелгән су гомумйорт ихтыяҗлары булып (ОДН) исәпләнә, чыгымнар шул йортта яшәүчеләргә бүленә. Кешенең коммуналь бурычларын шул йорттагы башкалар түләми. Әгәр йорт хөкемгә тартылса, бурычлар бүлеп чыгыла.
Александр Сидякин да, Алексей Фролов та торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы законнарны һәм нормативларны өйрәнергә чакырдылар. Документлар министрлыкның сайтына эленгән.
Халыкның бу өлкәдә белемен арттыру максатыннан, тагын бер чыганак тудырылды. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Кулланучы белеме мәктәбе» проектын гамәлгә ашырырга кереште. Әлеге проектның координаторы Дмитрий Романов сөйләгәнчә, быел бер мең кеше торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы нормативларны бушлай өйрәнү курслары узачак. «Кулланучы белеме мәктәбе» («Школа грамотного потребителя») турында тулырак мәгълүматны (843) 236-29-97 телефоны аша алырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading