16+

Кирәкме безгә ун көн ял, яки май бәйрәмнәре хикмәтләре

Ял итәргә куш кына безләргә, кышын да ял итәр идек, җәен дә, дигәндәй. Акча гына түләсеннәр.

Кирәкме безгә ун көн ял, яки май бәйрәмнәре хикмәтләре

Ял итәргә куш кына безләргә, кышын да ял итәр идек, җәен дә, дигәндәй. Акча гына түләсеннәр.

Мини отпуск...
Билгеле булганча, быел май бәйрәмнәре шактый озакка сузылачак. Хезмәт министрлыгы раслаган фәрман нигезендә 1, 2, 3 май көннәрендә эшләп (гафу итегез, ял итеп) арыгач, тагын өч көн эшлибез дә, 7, 8, 9, 10 май көннәрендә янә ял итәбез. Һичшиксез, күпләр май бәйрәмнәрен зарыгып көтеп ала. Хәтерлисезме, без яшь чакта майның беренче көннәренә авылны тутырып каланыкылар кайта иде(к). Йорт тирәсе тулы эш, бакчада – “МАЙ. МИР. ТРУД”. Көне буе эшлисең дә, классташлар белән очрашулар, 1 май көнендә болыннарда шашлык-ухалы “мәҗбүри” утырулар... Иртән торып тагын эшкә. Рәхәт бит: үзе – ял, үзе – хезмәт бәйрәме. Студент чакта ике бәйрәм арасын тоташтырып, кечкенә генә “отпуск” та ясыйсың. Эшләмәгән эшең, уйныйсы уеның, озатмаган кызың калмый иде.

Рәхәт чаклар.
Дәүләт Думасында бер депутат, әллә шул чакларны искә төшереп, әллә үзен күрсәтергә теләп, быел да 1сеннән 10сына кадәр көннәрне тоташ ял итәргә тәкъдим ясаган. Кыскасы, эшләгән кешегә чын мәгънәсендә “отпуск” инде бу. Әле бит җитмәсә, теге ялсыз өч көн өчен хезмәт хакын тотып калмаска да дип тәкъдим итә ул. Түләүле ял – шәп!

Иң мөкаддәс нәрсә – эш?
Социаль челтәрләребездә шул уңайдан сораштыру уздырдык: кирәкме мондый өзлексез яллар, юкмы? Нәтиҗәләре кызыкмы? Кызыктыр. Сораштыруда 1 меңнән артык кеше катнашып, шуларның нибары 10% гына өстәмә ялларга каршы булып чыкты бит әле. 63% сораштырылучыга бу өч көн дә ял итәр өчен кирәк булып чыкты. 23% барыбер дип җавап бирсә дә, аларның да күпчелеге “кирәк” дип әйтүчеләр ягында торадыр. Андыйлар ял бирсә, ял итә, эшлә дисәләр, эшли инде. Ләкин ялның эшкә караганда рәхәтрәк икәнен аңлыйбыз барыбер.

Комментарий калдыручылар да бар. Менә берсе: “Хезмәт хакы түләнсә, ял булуы бик вакытлы ул. Быел бакча тирәсендә “кайнаучылар” күбрәк булыр! Физик хезмәт кешене КЕШЕ итә бит”. 

Шәп! Чыннан да, үз бакчасы булганнар шактый тырышырга охшап тора быел. Кибетләрдәге бәяләр дә, кайбер азык-төлек продукциясенең булмавы да, кешеләрнең маймылдан аерылып торучы зат икәнлеген искә төшерде бит. Бу комментарийда “хезмәт хакы түләнсә” дигән гыйбарә дә игътибарны җәлеп итә. Эх, ял иткән өчен акча түләсеннәр иде ул. Ел буе да эшләмәс идем...
Хәер, алай булмаячагын аңлыйбыз. Эшләр эшең булу – үзе бәхет булган заманда яшибез.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading