Интернеттан бәйлелек психик авырулар исемлегенә кертеләме икән? Кызым өчен бик борчылам, интернеттан башка ярты сәгать тә тора алмый.
Галия Шәйдуллина, Кукмара
Интернеттан бәйлелек бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә булса да, ул психик тайпылыш буларак каралмый, дип белдерә КФУ педагогика һәм психология институтының кризислы һәм экстремаль психология кафедрасының әйдәп баручы белгече...
Интернеттан бәйлелек психик авырулар исемлегенә кертеләме икән? Кызым өчен бик борчылам, интернеттан башка ярты сәгать тә тора алмый.
Галия Шәйдуллина, Кукмара
Интернеттан бәйлелек бүгенге көндә бик актуаль мәсьәлә булса да, ул психик тайпылыш буларак каралмый, дип белдерә КФУ педагогика һәм психология институтының кризислы һәм экстремаль психология кафедрасының әйдәп баручы белгече Иван Ермаков. Интернеттан бәйлелекнең төп сәбәбе - кешеләр арасындагы контактларның бик аз булуы. Ата-аналар, балаларын урамдагы куркынычлардан саклар өчен, аның көне-төне компьютер артында утыруына баштарак әйбер әйтмиләр. Өйдә, күз алдында бит. Иң куркыныч чор - яшүсмерлек чоры. Әгәр шушы чорда балагызның элек кызыксынган әйберләрдән читләшүен, укуда өлгерми башлавын, дәресләрдән качкалавын белеп алсагыз, моның сәбәбе нәкъ менә аның компьютер артында озак утыруына бәйле булырга мөмкин. Интернеттан бәйлелек бик тиз - ярты ел эчендә барлыкка килә. Аның башка төр бәйлелекләрдән аермасы да шунда. Электрон почтагызны тикшерү яки социаль челтәрдә аралашу теләге тынгы бирми, өйгә йөгереп кайтып керүгә үк компьютерны кабызып, интернетка тоташу, өйдәгеләр белән аралашудан качып, виртуаль дөньяга чуму теләге тынгысызлый, ахыр чиктә, интернет өчен чыгымнарыгыз кискен арта икән - сез интернеттан бәйле дигән сүз. Интернеттан чыкмый яту бер яктан начар, ә икенче яктан караганда, өйдән чыгып йөрү мөмкинлегенә ия булмаган кешеләр өчен ул бердәнбер аралашу чарасы. Шуңа күрә һәрнәрсәдә чама белү кирәк.
...шәхси йортларда ничек?
Шәхси йортларда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләргә субсидияләр ничек исәпләнә соң ул?
Марат Бикмуллин, Дәрвишләр бистәсе
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белгечләре аңлатканча, гамәлдәге Федераль законнар һәм республика законнары нигезендә, гражданнарның аерым категориясе торак өчен һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә социаль яклау чараларына хокуклы. ТРның «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында»гы законы нигезендә, хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә түбәндәге ташламалар каралган:
- торак мәйданының Татарстан законнары белән билгеләнгән социаль нормалары чикләрендә торак өчен түләүгә киткән чыгымга 50 процент күләмендә субсидия;
- халык өчен күрсәтелә торган хезмәтләр нормативларының билгеләнгән чикләрендә коммуналь хезмәтләргә түләүгә киткән чыгымга 50 процент күләмендә субсидия.
Ә үзәкләштерелгән җылылык системасына тоташмаган йортларда яшәүчеләргә бу 50 процент ягулыкның халыкка сатар өчен билгеләнгән нормалары чикләрендә алынган ягулык бәясеннән һәм аны китереп бирү өчен киткән транспорт чыгымнарыннан чыгып исәпләнә. Субсидия-ташламаның күләме гражданнарга фактик рәвештә күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләрдән чыгып исәпләнә. Исәп-хисаплар аннан соң социаль яклауның шәхси торак йортларда яшәүчеләрне газ, электр белән тәэмин итү хезмәтләрен күрсәтүче территориаль бүлекләренә электрон рәвештә җибәрелә.
...иннек бетчәгә батырды
Иннеккә аллергия булган очракта, аны кире кайтарып буламы икән. Бер генә сөрттем үзен, шундый көчле аллергия бирде, бөтен битемне бетчә басты.
Алсу Галимова, Казан
Сезнең очракта, кайтарып була. Сатучы иннекнең акчасын кире кайтарудан баш тарткан очракта, сезгә товарны сатып алган оешма җитәкчесе исеменә язма гариза бирергә кирәк. Сезнең сәламәтлек куркыныч астында бит. Ә товар аны гадәти шартларда кулланганда сәламәтлек һәм тормыш өчен куркынычсыз булырга тиеш (РФ «Кулланучыларның хокукларын яклау турында»гы законның 7 нче маддәсе). Гаризада закон нигезендә «товарның конструктив, производство, рецептур яки башка җитешсезлекләре аркасында кулланучының тормышына, сәламәтлегенә яки мөлкәтенә килгән зыян тулысынча капланырга тиешлегенә кат-кат басым ясарга кирәк. Мисалга, шушы иннек аркасында сезгә косметологка йөреп бит тиресен тәртипкә китерергә туры килсә, суд нигезендә барлык чыгымнарны һәм мораль зыянны да капларга мөмкин. 10 көн эчендә сезнең гариза каралырга тиеш.
...базар бетәчәк түгел
Казандагы бөтен базарларны ябып бетерәләр бугай инде. Ахыр чиктә Казан эчендә ничә базар калачак икән соң? Әллә базар дигән нәрсә бөтенләй юкка чыгачакмы?
Сания Ибраһимова, Казан
«Казанда эшләп килгән 21 ваклап сату базарының бүгенге көндә 7се эшләвен дәвам итә, - дип белдерде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин. - 1 гыйнвардан 271 нче Федераль законның сәүдәгәрләргә вакытлы корылмаларда сәүдә итүне тыючы 24 нче маддәсе көченә керде. Мәскәү, Колхоз, Чехов, Вьетнам базарларында, шулай ук Әмирхан урамындагы автобазарда, Даурия урамы, 38 нче йорт һәм Родина урамы, 33 нче йорт тирәләрендәге сәүдә рәтләре биләмәләрендә капиталь корылмалар бар (яки алар ел ахырына кадәр төзелеп бетәргә тиеш). Калган 14 базарның урам эшчәнлегенә чик куелачак яки алар эшчәнлекнең башка формасына күчәргә тиеш булачаклар. Алар арасында Белинский урамындагы «кош базары», «Олимп» (Габишев урамы), «Дерби» (Липатов урамы), «ГАЛС» (Зәкиев урамы) һәм башкалар бар. Башкарма комитет шулай ук Мәскәү, Үзәк базар, Чехов базары биналары тирәләрендә сәүдә итеп закон бозучыларны судка бирде. Эшчәнлекләрен туктатырга тиеш булган «Нереида» (Межлаук урамы), «Анчар» (Пионер урамы), «Удача» (Восстание киселеше урамы) базарларына да исклар әзерләнә».
...күзләргә ял бирә
Рус телендә чыга торган газеталарның кайсын гына ачсаң да, тишекле кара күзлекне рекламалыйлар. Әллә чыннан да файдасы бармы икән шуның.
Руслан Талипов, Арча
Бу сорау белән без «Третий глаз» күз авыруларын дәвалау клиникасы табибы Гүзәл Галимҗановага мөрәҗәгать иттек. «Дәвалау кадәресе дөреслеккә туры килми, бу реклама алымы инде. Әмма аны киеп берничә минут табигать матурлыкларына хозурланырга, шул рәвешле күзләрне ял иттереп алырга була», - диде ул җавабында.
...инвалид балаларга пенсия арта
Инвалид балаларга социаль пенсия арткан диләр, шул дөресме икән?
Айгөл Салихова, Арча
РФ Дәүләт Думасы иң соңгы өченче укылышта инвалид балаларга пенсияләрне арттыру турындагы карарны кабул итте. Пособие аена якынча 1,5 мең сум тирәсенә артты. Пенсияне инвалид балаларга һәм тумыштан I төркем инвалидларга өстәделәр. Хәзер алар пенсияне 7,3 мең сум урынына 8,7 мең алачаклар. Законга кертелгән үзгәрешләр РФ Президентының ятим балаларны яклау буенча чаралар турындагы указы нигезендә әзерләнгән. Пенсия арткы число белән, ягъни 2013 елның 1 гыйнварыннан арттырыла.
...«югалган» матурлыкны кайтарып була
Хатын-кызның иң талчыккан һәм иң ямьсез вакыты көннең 15.30 сәгатенә туры килә диләр. Бу «югалган» матурлыкны тиз генә кайтарып алу әмәле юкмы икән?
Лениза Таһирова, Зәй
Хронобиологлар әйтүенчә, кешенең иң ямьсез күренә торган көне - чәршәмбе, ди медицина фәннәре кандидаты, пластик хирургия һәм косметология институтында эшләүче Анна Стенько. Нәкъ менә чәршәмбе көнне эш урыннарында алына торган стресс югары ноктасына җитә, талчыкканлык йөздә чагыла башлый. Ә чынлыкта кеше үзен ямьсез итеп җомга көнне сизә башлый. Матурлыкны кайтаруның иң нәтиҗәле ысулы - төшке аштан соң йоклап алу. 15 сәгать 30 минуттагы кыяфәтсезлек организмның әнә шул калган йокыны «даулавы»дыр әле ул. Әлбәттә, эш урынында беркем дә ятып йоклый алмый инде. Әмма күзләрегезне йомып, 15 минут тирәсе тыныч кына утырып торырга җай табарга тырышыгыз.
...ничек язылган, шулай сатыла
Товар астына беркетелгән язуда бер бәя күрсәтелгән иде, әмма кассир суккан чекта икенче бәя барлыкка килде. Мин товарны башта күрсәтелгән бәядән бирүләрен таләп итә аламмы?
Гөлйөзем Рәшитова, Казан
«Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 10 нчы маддәсендә белдерелгәнчә, товар турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килергә тиеш. Мондый хәл күп очракта челтәр кибетләрендә килеп чыга, дип аңлатып үтте эксперт Дина Майлова. Челтәр кибетләрнең касса аппаратлары нигездә кибеттән читтә урнашкан үзәкләштерелгән офисларда программалаштырыла. Урыннардагы кассирлар бәяләрнең үзгәргәнен белми дә калырга мөмкин. Бәя язылган кәгазьләрне махсус билгеләнгән хезмәткәрләр күзәтергә тиеш, әмма алар еш кына бәяләрне вакытында үзгәртергә өлгермиләр. Әмма болар сәүдә оешмаларының эчке кыенлыклары, моннан гади сатып алучы зыян күрергә тиеш түгел. Шулай булгач, сатып алучыга товар бәя күрсәтелгән кәгазьдәгечә сатылырга тиеш. Әгәр дә сатучы товарны элеккеге бәядән җибәрергә теләми икән, моны видеокамерага яки фотоаппаратка төшереп, администратор белән сөйләшеп карарга киңәш ителә. Инде кыенлыктан тыныч юл белән чыга алмасагыз, Роспотребнадзор исеменә кибеткә шикаять язарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар