16+

«ШК» журналисты ипи бәясен тикшерде

Кибеткә килеп керсәң, «Чайкала иген кырлары» дигәнне «Чайкала ипи бәясе» дип үзгәртеп көйлисе килә башлый. Татарстанда хәлләр ярыйсы икән әле, Коми Республикасының Сыктывкар ипи комбинатында продукциягә бәяне 1,5 тапкырга арттырганнар. Генераль прокуратура Россиянең утыздан артык шәһәрендә, шул исәптән, Казанда да тикшерү үткәргән. Монополиягә каршы хезмәт тә 500 ипиханә белән 50...

«ШК» журналисты ипи бәясен тикшерде

Кибеткә килеп керсәң, «Чайкала иген кырлары» дигәнне «Чайкала ипи бәясе» дип үзгәртеп көйлисе килә башлый. Татарстанда хәлләр ярыйсы икән әле, Коми Республикасының Сыктывкар ипи комбинатында продукциягә бәяне 1,5 тапкырга арттырганнар. Генераль прокуратура Россиянең утыздан артык шәһәрендә, шул исәптән, Казанда да тикшерү үткәргән. Монополиягә каршы хезмәт тә 500 ипиханә белән 50...

Ипи бәясе күләгәдә калды
Россия ипи пешерү тармагы белгечләре фаразлавынча, 2015 елда ипигә бәя 25-30 процентка артачак. «Совэкон» аналитика үзәге җитәкчесе Андрей Сизов, якын киләчәктә атна саен бер-ике процентка артып, 1-1,5 айда бәясе 10 процентка үсәчәк, ди. Әмма 30 процентка ук җитмәс. Үзәк мәгълүматлары буенча, бодайга бәя 2014 елда арта башлаган да декабрьдә иң югары ноктасына җиткән. Шушы вакыт эчендә аның хакы 66 процентка арткан. Сизов әйтүенчә, бу, беренче чиратта, долларның баш калкытуына бәйле.

Ипинең үзбәясендә он 20-30 процентны тәшкил итә. Он белән беррәттән башка чималның да бәясе котыра. Әйтик, шикәр комы да күз иярмәслек тизлек белән югарыга үрмәли. Мондый куркыныч саннар ишетүгә Татарстан ипиханәләренә шалтыраттык. Аларда хәлләр ничек икән?

Кукмарада 1996 елдан бирле икмәк пешерүче Ясирә апа Гарифуллина әйтүенчә, районда көндәшлек бик көчле - унбишләп пекарня эшли. Шуңа да бәя белән бик сак эш итәләр. Узган елның декабрендә ипи бәясен бер сумга арттырганнар. Агын кибетләргә 17 сумнан, карасын 15 сумнан җибәрсәләр, кибеттә 20 һәм 16 сум 50 тиенгә саталар. Кукмара халкы җәй көне ипине күбрәк, ә кышын азрак ашый. Җәй көне Ясирә апа пекарнясында 2500 кирпеч ипи мичтән чыкса, кышка бу күрсәткеч бер меңгә кими.

Ипигә бәяне арттыргач, халык «һай» дип егылып китмәде. Элек 50 тиенгә арттырсаң да, ду киләләр, зарлана башлыйлар инде. Яңа ел алдыннан бөтен нәрсәгә бәя котырып үсте бит, шуның аркасында ипинеке бераз күләгәдә калды, - диде Ясирә Гарифуллина.

Баксаң, ипигә бәя арту чүпрәгә бәя арту белән дә бәйле икән.

Киров өлкәсенең Малмыж районында пекарня хуҗасы Фәнис Газизов та декабрьдә ипигә бәяне күтәрергә мәҗбүр булган. Хәзер агын 18 сумнан, карасын 17 сумнан җибәрә. Кибеттә бу хакларга 20 процент өстәлә. Малмыжда да ипи пешерүчеләр арасында көндәшлек көчле. Шулай да Фәнис әфәнде тәүлегенә өч тонна пешерелгән ипине район кибетләренә, Балтач, Арча, Кукмара районнарына да җибәрү җаен таба.

- Бәяне тагын арттырырга кирәк инде, әмма түзеп торабыз. Болай да инде керем юк диярлек , - диде ул.

Сишәмбе көнне Казандагы «Изюминка» кибетенең ипи сатыла торган бүлегенә кердем.

- Яңа елдан соң икмәккә бәя артканы булдымы? - дим.

- Яңа елга чаклы һәм аннан соң да артты. Ак ипи хәзер 30 сум, карасы («Сельский») 24 сум тора. Инде дүрт көн китергәннәре юк, - дип буш-буш киштәгә ымлады сатучы. Бу кибеткә продукцияне Казаннның өченче ипи пешерү заводыннан китерәләр.

«Пятерочка» кибетендә сишәмбе Яшел Үзәннең ак ипиендә - 27 сум 85 тиен, БККның (Булочно-кондитерский комбинат) 650 граммлы «Сельский» ипиендә - 26 сум 65 тиен, 800 граммлысында 32 сум 65 тиен дигән бәя тора иде.

Татарстан икмәген нинди язмыш көтә?
Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә Россия бодай берлеге вице-президенты Александр Корбут әйтүенчә, әгәр инфляция 7,5% күләмендә булса, 2015 елда Россиядә ипигә бәя 12-15 процентка артачак. Ә менә кайбер белгечләрнең, халыкның котын алып, 20 процент дип әйтүе белән килешми. Тик он 2-3 сумга кимесә дә, ипигә бәя төшмәячәк. Чөнки башка чималның хакы арта гына бара. Корбут фикеренчә, елына Россиядә кеше башына 70-80 кило ипи тия. Белгеч аз керемле кешеләр өчен азык-төлек талоннары кертү ягында.

- Бәя артуы белән көрәшү нәтиҗәсез. Халыкның түбән хезмәт хаклары белән көрәшергә кирәк. Башка төрле түләүләргә караганда, болай итү арзангарак та чыгачак, - диде Александр Корбут.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2014 елда ипи эшләнмәләренә бәя 7,5 процентка күтәрелгән.

Россия вице-премьеры Аркадий Дворкович, әгәр азык-төлек бәясе 30 процентка арту ягына барса, хөкүмәт тыкшынмый калмаячак, диде. Узган елда шул рәвешле карабодай гына холыксызланып алган. 2013 елда бәясе 3,2 процентка артса, узган елда - 34,6 процентка. Менәтрәк дип тел шартлатырлык бит бу! Иткә, шул исәптән кошныкына да, бәя 20,1 процентка «кабарган".

Бодайның аңгы-миңге хәлен тынычландыру өчен аңа экспорт пошлинасы кертелә. Дворкович әйтүенчә, әлеге чара нәтиҗәсендә, эчке базарда бодай бәясе төшә башлаган.
Россиядәге вәзгыять белән чагыштырганда, Татарстанда хәлләр ал да гөл икән. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бүлек җитәкчесе Евгений Рещиков сүзләренчә, икмәккә бәя арту турындагы сүз хаклыкка туры килми. Татарстанда икмәкнең социаль төрләренә - беренче сортлы оннан пешерелгәненә, «Сельский» һәм «Дарницкий»га бәянең августтан бирле артканы юк!

Шаккатырлык, әлбәттә: кибетләрдә бәя артканны акча янчыклары сизә, ә монда, юк, артмады, дип баралар. Хәтта редакциядә планерка вакытында шундый җавап алдым дигәч, хезмәттәшләрем дә, дәррәү кубып, «Артты би-и-ит!» - диделәр. Рещиковка: « Соң, инде артты бит», - дигәч, ул: «Бу сорау белән тиешле органнар шөгыльләнсен», - диде.

Әмма теге яки бу ипи фәлән сумнан артмаска тиеш дигән чик тә юк икән, чөнки һәр завод-комбинат икмәкне үз бәясе белән җибәрә. Өстәвенә, Татарстанда барлык күпләп ипи пешерүчеләргә дотацияле он бирелә. Министрлыкның бүлек җитәкчесе фикеренчә, резервта он бар әле, шуңа да аны ташламы бәя белән бирү туктатылмаячак.

- Халыкны тынычландырыгыз: якын арада ипигә бәя арту көтелми, - диде Евгений Рещиков.

Тик шулай да ипи бәясенең чамадан тыш югары булуын күрсәгез, Монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсенең йә электрон почталарына, йә дәүләт хезмәтләре порталы аша шикаять язып җибәрегез.

Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы прокуроры
Прокурор тикшерүе белән генә бәяне төшереп булмый, ләкин болгавыр вакыйгаларны туктату көчебездән килә. Җитештерүчеләр, сөйләшеп куеп, монополия тудыру нәтиҗәсендә бәяләрне ясалма рәвештә арттырып, уртак керем алу нәтиҗәсендә азык-төлеккә бәя артырга мөмкин. Бу очракта прокуратура тәэсир итә ала, чөнки бәя закон бозу юлы белән арттырылган. Шикәр комы белән карабодайның прокурорлык тикшерүеннән соң кибет киштәләреннән югалуын шулай ук кабат тикшерергә кирәк. Товарны янда калдырып, соңрак сатарга теләү нияте бу. Сатучылар дөрес эшләми. Чөнки иң акыллы менеджерлар, киресенчә, кризис вакытында товарны сатып бетерергә тырышкан иде. Күләмне аттырып, бәя күтәрелгәнен көткәнче, арзан бәядән сату, хәтта чыгымлырак булса да, яхшырак.

Татарстан район-шәһәрендә ипи күпме тора?
Актаныш

Ак ипи - 25 сум
Кара ипи - 27 сум
Сарман районы Җәлил бистәсе
Ак ипи - 22 сум
Кара ипи - 19-23 сум
Тәтеш
Ак ипи - 25 сум
Кара ипи - 23 сум
Нурлат
Ак ипи - 19-20 сум
Кара ипи - 24 сум

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading