16+

Чын май ашыйсы килә

Җәмәгать, сезнең кайсыгыз чын май ашаганын хәтерли? Мәсәлән, мин үзем аның тәмен инде күптән оныттым. Кайвакыт хәтта шикләндерә үк башлый: атланмайны хәзер солидолдан ясамыйлармы икән? Чөнки аны ипигә ягарга тотынгач, гел теге арба күчәрен майлый торган солидол күз алдына килә.

Чын май ашыйсы килә

Җәмәгать, сезнең кайсыгыз чын май ашаганын хәтерли? Мәсәлән, мин үзем аның тәмен инде күптән оныттым. Кайвакыт хәтта шикләндерә үк башлый: атланмайны хәзер солидолдан ясамыйлармы икән? Чөнки аны ипигә ягарга тотынгач, гел теге арба күчәрен майлый торган солидол күз алдына килә.

Булмаганны сөйлисең, дияргә ашыкмагыз берүк! Минем башта андый фикерләр аптыраганнан, чын май ашап карыйсы килгәннән туа. Бигрәкләр дә солидолны хәтерләтә бит, шайтан алгыры, бүгенге атланмайлардан шикләнмәс җиреңнән шикләнерсең!
Ә шикләнергә җирлек юк түгел, чөнки хәзер бездә сөт продуктларын, бигрәк тә атланмайны шундый итеп ясыйлар ки, аның нәрсәдән эшләнгәнен лабороториядә тикшереп кенә белә аласың. Мәсәлән, 2012 елда «Роспотребнадзор» республика сәүдә ноктларында сатыла торган сөт продуктларына 245 тикшерү үткәргән. Һәм 90 очракта аларның фальсификат булуы, ягъни стандартка туры килмәве ачыкланган. Лаборатория тикшерүләре нәтиҗәсендә, ялган продуктларның күпчелегендә сөт урынына үсемлек майлары кулланылуы билгеле булган. Ә аларның берсенең дә капларында бу турыда мәгълүмат күрсәтелмәгән.
Стандартка туры килмәгән ялган сөт продуктларының күпчелеге Самара, Пенза, Ульяновск, Орел, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләреннән һәм күрше Удмуртия белән Чувашия республикаларыннан кертелүе ачыкланган. Хәер, үзебезнең әле ул чакта гамәлдә булган «Вамин» компаниясе предприятиеләрендә, әйтик, Мамадыш, Казан, Балтач филиалларында да фальсификат ясау очраклары күзәтелгән иде. Ялган продукция Чаллыдагы «Альтернатива» ҖЧҖендә, Лаеш районының «Фирма «Тандем» ҖЧҖендә дә җитештерелгән.
Ә менә 2013 елда уздырылган тикшерүләр республикада ялган сөт продуктлары күләменең алдагы ел белән чагыштырганда тагын да артуын күрсәтә. Әле күптән түгел генә Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе контрафакт сөт продукцияләре җитештерүче компанияләренең кара исемлеген игълан итте. Дәүләт инспекциясенең бүлек мөдире Розалия Арсланова әйтүенчә, элек ялган продукция ясау башлыча аракы җитештерү өлкәсендә күзәтелсә, хәзер инде бу сөт предприятиеләренә дә үтеп керде. Аның сүзләренә караганда, сөт продукцияләре базарында уздырылган һәр тикшерүдә фальсификат ачыклана.
«Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге» республикада сатыла торган майларга 10 тикшерү үткәргән. Нәтиҗә шул - тикшерелгән атланмайларның яртысы ялган. Аларның кайберләрендә сөт мае гомумән юк. Казандагы сәүдә нокталарында саклану срогы яртышар ел булган сөт продуктлары да очрый. Бу бернинди кысаларга да сыймый. Андый норматив актларның тарихта булганы юк. Әлеге ялган продуктлар ниндидер базардан түгел, ә гипер һәм супермаркетлардан алынган бит. Куллану базарында барлыгы 300 предприятие тикшерелгән. Шуларның 180ендә сөт продуктларының составы, маркировкасы буенча норматив актларны тупас бозу очраклары күзәтелгән. Аеруча чит төбәкләрдәге компанияләр «шаяра». Мәсәлән, Чувашиянең «Молзавод Цивильский», Башкортстанның «Молочное дело», «Ульяновскийның «Алев», Мәскәү өлкәсенең «Озерецкий молочный комбинат» компанияләре җитештергән каймакта сөт мае бөтенләй юк диярлек.
Кайбер продуктларда консервантлар күп. Каймакта, мәсәлән, ул гомумән булырга тиеш түгел. Продукциягә үсемлек майлары кушуы һәм рецептураны бозу очраклары аеруча атланмайларда күзәтелә. Розалия Арсланова әйтүенчә, бу - гомумән, катастрофа! Халык инде чын майның тәмен онытып бара. Андый майларны безгә Рязань өлкәсенең «Злата продукт», Самарадан «Июнь», Мәскәү өлкәсенең «Ритэйс» компанияләре җибәрә.
Ә Татарстанда бердәнбер «ялганчы» - «Чистай сөт комбинаты» ААҖ. Анда җитештерелгән «Крестьянское» маенда үсемлек мае булуы ачыкланган. Шулай ук составы да рецептка тәңгәл килми. Дөрес, предприятие җитәкчеләре, андый «гөнаһ» 2012 елда гына булды, хәзер инде «төзәлдек», - дип белдерә анысы. Ләкин, ай-һай, ялган товар сатудан килгән «майлы калҗадан» алай бик тиз генә баш тарту мөмкинме икән?!
Кефир белән дә эшләр шәптән түгел. Совет чорындагы кефир, күрәсең, хәзер инде хыялда гына калды. Аның телне чемердәтә торган үзенчәлекле тәме - махсус гөмбәчекләр «эше». Ә хәзер җитештерүчеләр традицион әчеткечләр куллануны кирәксенмиләр, чөнки ул озак вакыт таләп итә һәм кыйммәткә төшә. Бу өлкәдә «тырышучылар» - шул ук Ульяновскидагы «Алев» фирмасы, Түбән Новгородның «Вим-Биль-Дан», Чувашиянең «Молзавод Цивильский» компанияләре.
Сер түгел, контрафакт товарларга бәяләр чагыштырмача түбән һәм халык аларны арзанлыгына кызыгып ала. Ә бәя продукциягә арзанлы майлар кушу нәтиҗәсендә түбәнәя. Ялган продукциянең тәмен, төсен чынга охшату өчен, җитештерүчеләр аңа төрле химик буяулар, ароматизаторлар кушалар. Аннары читтән кертелә торган андый арзанлы контрафакт товарлар үзебезнең республика җитештерүчеләренең продукциясенә сорауны да нык киметә. Мәсәлән, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән кертелгән бер килограмм майның бәясе нибары 100-120 сум тора.
Ә республиканың «Просто молоко», Яшел Үзән, Чистай һәм Алабуга сөт комбинатларында җитештерелә торганының исә 250 сум. Билгеле инде, болай да кесәсе такыр безнең халык, гәрчә ул чын май булмаса да, аның арзанлысын ала.
Тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган барлык материаллар да, чара күрү өчен, «Роспотребнадзор»га җибәрелә. Тик менә чара күрү үзе җиңел эш түгел, чөнки бу өлкәдә законның үзендә каршылыклар бар. Мәсәлән, Административ кодекста һаман да фальсификат өчен штраф санкцияләре турындагы маддә юк. «Без аларны бары тик сыйфатсыз товар дип кенә карый алабыз, - ди Розалия Арсланова. - Һәм ул 404 нче маддәгә карый. Аның нигезендә, юридик затларга нибары 40-50 мең сум штраф каралган. Көнгә тонналап ялган продукция җитештереп саткан фирма өчен ул «пүчтәк» кенә, ә шәхси эшмәкәрләргә исә штраф нибары 4-5 мең сум. Бу бит адәм көлкесе».
Арсланова әйтүенчә, Дәүләт инспекциясе законга төзәтмә кертү тәкъдиме белән чыккан. Әгәр дә Административ кодекска өстәмә маддә кертелсә, җитештерүчеләрдән контрафакт ясау җиһазларын алу яисә аларга тагы да катырак административ җәза бирү мөмкинлеге туар иде. Ләкин әлегә нәтиҗә күренми: предприятиеләр штраф түли һәм халыкка сыйфатсыз май, каймак ашатып кесә калынайтуларын дәвам итә. Шуңа күрә, әлегә бер генә нәрсә - кибеттән май яки башка төрле сөт ризыгы алганда үзегезгә мөмкин кадәр игътибарлы һәм бушлай яки арзанлы сырның гадәттә тәбедә генә булуын истән чыгармау гына кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading