16+

Дөнья чемпионаты спортчыларына Татарстан ризыгын ашатып, “Лада”ларда йөртәчәкләр

2015 елның иң көтелгән вакыйгасы - Cу cпорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты башланырга 176 көн калып бара. 24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәчәк чемпионатка әзерлек Универсиададан бер дә ким түгел.

Дөнья чемпионаты спортчыларына Татарстан ризыгын ашатып, “Лада”ларда йөртәчәкләр

2015 елның иң көтелгән вакыйгасы - Cу cпорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты башланырга 176 көн калып бара. 24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәчәк чемпионатка әзерлек Универсиададан бер дә ким түгел.

Ярышлар

Чемпионатка әзерлек эшләрен унөч эш төркеме алып бара. Ярышларның расписаниесе төзелеп куелган инде. XVI ФИНА Дөнья чемпионатына әзерлек темасына багышланган брифингта Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов ярышларның башлану вакыты бик уңайлы эшләнүен әйтте: һәр спорт төре турыдан-туры эфирда күрсәтеләчәк, тамашачыларның да ярышларга йөрергә вакытлары калачак. Чемпионат программасын, рәсми ачылышка бер көн кала, иң беренчеләрдән булып суга сикерүчеләр ачачак. Программага беренче тапкыр дүрт яңа дисциплина өстәлгән. Бу - синхрон йөзүдә катнаш дуэтларның техник һәм ирекле программасы, суга катнаш сикерүләр - ун метр биеклектән һәм һәм өч метрлы трамплиннан сикерү. 2013-2014 елларда Казанда Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге сигез сынау ярышлары узган.

Чемпионатка хәтле тагын берничә ярыш оештырылу планлаштырыла. Мартта су полосы буенча командалар жирәбә салачаклар; 20-26 апрельдә суга сикерү буенча «FINAның дөнья сериясе» көтелә, анда илнең иң көчле алтмыш спортчысы катнаша; 18-22 июньдә су полосы буенча дүрт илкүләм ирләр командалары арасында ярыш; 15 июльдә Казансу елгасында ачык суда йөзү узышлары уздырыла, анда Россиянең җыелма командасы катнаша. Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатыннан кала тагын 5-16 август көннәрендә спорт карьерасын тәмамлаган атаклы спортчылар катнашында «Мастерс» турниры узачак.

Спорт корылмалары
Ярышлар сигез урында үтәчәк, алар арасында «Казан-Арена» стадионы да бар. Анда озынлыклары - иллешәр метр, тирәнлеге өч метр булган ике зур бассейн урнаштырылачак. Хәзерге вакытта стадионда әзерлек эшләре бара, монтаж 1 майга тәмамланыр дип көтелә. Спорт корылмалары чемпионат башланырга ике атна кала әзер булырга тиеш. Аларда вакытлыча 63 персонал һәм 400 волонтер эшләячәк.

Спортчылар һәм хөкемдарлар
Ярышларда катнашучылардан гаризалар 6 гыйнвардан кабул ителә башлаган. Бүгенге көнгә 17 илдән 106 кешедән гариза килеп ирешкән. Спортчыларны 230 хөкемдар күзәтәчәк: 150се халыкара судья, 82се илкүләм судья, аларның 12се Татарстанныкылар. Килгән кунаклар Универсиада авылында, кунакханәләрдә, шифаханәләрдә яшәчәк.
Туклану мәсьәләсенә килгәндә, менюлар «швед өстәле» системасы буенча төзелгән. Ризыкларны сатып алганда җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренекенә өстенлек биреләчәк. Спортчыларны һәм хөкемдарларны «Авто ВАЗ» машиналары: Лада Ларгус Кросс, Лада Калина Кросс, Лада Гранта Лифтбек, Лада Приора йөртәчәк. Транспорт паркы Халыкара мәгълүмат үзәге һәм Теннис академиясендә урнашачак.

Волонтерлар
Барысы 24000 кеше, шул исәптән 17 077 Россия, 6 192 Татарстан, 69 илдән 658 чит ил кешесе теләк белдергән. 31 декабрьдә алардан гаризалар кабул итүне туктатканнар.
Чемпионат көннәрендә 23 ашыгыч ярдәм бригадасы да эшләячәк.

Билетлар
Хәзерге вакытта ачылыш һәм ябылу тантаналарына билет программасы эшләнә. Аларга билетлар чемпионатка йөз көн кала - 15 апрельдә сатуга чыга. Билетларның бизәлешен "Татарстан мирасы" стилендә эшләргә җыеналар. Бәяләре әлегә билгесез. Ачылу һәм ябылу тантаналарының сценариен, 2013 елгы уенардагы кебек, Игорь Крутой җитәкчелегендәге команда эшләячәк. Әйтүләренчә, шоуда 600дән артык кеше катнашачак. Аларның төп өлешен республикабызның иҗади коллективлары тәшкил итә. Февраль аенда кастинглар узачак һәм беренче репетицияләр дә башланачак. Ачылыш һәм ябылу тантаналарының үткәрелү урыны исә - «Татнефть-Арена» боз сарае.
Бүгенге көнгә ярышларга 27 меңнән артык билет сатылган да инде. Казанлылар аеруча синхрон йөзү һәм хай-дайвинг ярышларын сайлаган. Соңгысына билетлар бетеп тә бара ди. Дөнья практикасыннан күрелгәнчә, билетларның 80 проценты, гадәттә, ярышлар барган көннәрдә сатыла. Универсиада да шул тәҗрибәне күрсәтте.
Ярышларга билетлар алган тамашачылар уен көннәрендә шәһәр транспортында бушка йөриячәк.

Фото: ru.kazan2015.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading