16+

«Еланнар безгә килми, без алар җирендә яшибез!»

Җәй җиттеме, урман-күл тирәләренә, болыннарга чыгып китәргә яратабыз. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, кешегә зыян сала торган әйберләре дә була. Бу – котылгысыз. Мисал өчен еланнар.

«Еланнар безгә килми, без алар җирендә яшибез!»

Җәй җиттеме, урман-күл тирәләренә, болыннарга чыгып китәргә яратабыз. Табигатьнең матурлыгы белән бергә, кешегә зыян сала торган әйберләре дә була. Бу – котылгысыз. Мисал өчен еланнар.

Без бу җан ияләреннән кечкенәдән куркып үсәбез. Алардан саклану өчен бер-беребезгә әллә ни кадәр киңәшләр бирәбез.
Еланнан саклану өчен йорт тирәсенә тоз яисә керосин сибәргә кирәк, елан керпедән дә курка диләр. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме? Әлеге җан ияләре дөрестән дә эсседә күпләп үрчиме?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтның Зоология һәм гомуми биология кафедрасының доценты, биология фәннәре кандидаты Илдар Хәйретдинов белән табарга тырыштык.

– Илдар әфәнде, кайбер елларны еланнар бик күп була. Бу нәрсә белән бәйле? Еланнар үрчесен өчен нинди шартлар булырга тиеш?
– Еланнарның саны шактый тотрыклы һәм бик нык үзгәрми, чөнки алар бик акрын үрчи. Еланнарның саны еллар белән бәйле түгел. Әмма истә тотарга кирәк – еланнар башка сөйрәлүчеләр кебек тәннәре тотрыксыз температуралы хайваннар. Шуңа күрә аларның активлыгы әйләнә-тирә мохит температурасына бәйле. Елның җылы вакытында аларның активлыгы арта, салкыннар килү белән кими. Ләкин алар артык эссене дә яратмый. Шуңа күрә җәй салкын һәм яңгырлы булса, еланнар белән очрашулар сирәк булачак. Көчле эсседә да аларны табу кыен. Бу вакытта алар иртәнге сәгатьләрдә, кичен яки эңгер-меңгердә активрак.

Татарстанда еланнарның берничә төре яши. Аларга төрле табигать шартлары кирәк. Әмма тән температураларын тиешле дәрәҗәдә саклап калу өчен шартлар еланнарның төрләрен берләштерә.
Бу үрчү чорына да кагыла. Елан йомыркаларның үсеше әйләнә-тирә мохит температурасына бәйле. Температура уңайсыз икән, ул очракта үсеш булмый. Димәк, салкын һәм яңгырлы, яисә артык эссе һәм коры җәйләрдә аларның саны кимергә мөмкин.

– Хәзер авылларда көтүләр йөрми, печән чабылмый, шуңа еланнар арта, диләр. Моның белән килешеп буламы?
– Күпмедер дәрәҗәдә бу дөрес. Ләкин хайваннарның башка төрләре турында да шулай әйтергә мөмкин. Мәсәлән, тургайларның, кыр тавыкларының һәм бытбылдыкларның саннары да шулай ук арта ала.

Еланнар маллардан курыкмый, алар бары тик үзләрен борчыганнарны яратмый. Агулы еланнар күп булган Урта Азиядә сыер-сарык кебек маллар еш кына аларның корбанына әйләнә.
Еланнарның кыргый табигатьтә дошманнары шактый күп. Мәсәлән, кыргый дуңгызлар, бурсыклар, керпеләр, ерткыч кошлар һәм башкалар.

– Елан бензин (керосин) исеннән, тоздан, горчицадан курка, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
– Бик тә кызыклы сорау! Еланнар бездән аермалы буларак, ис сизү ярдәмендә әйләнә-тирә дөнья турында күзаллау ала. Алар әйләнә-тирә дөньяда ис белән ориентлаша – азык, су, яшеренү урыннарын һәм бер-берсен табалар. Алар өчен исләр бик мөһим. Әмма миңа, кызганычка, еланнарның бензин яки керосин исеннән, тоздан һәм горчицадан курку турында мәгълүмат билгеле түгел. Бәлки, кем дә булса моны тикшереп карар?

– Еланнар нинди урыннарны “үз итә”? Ни өчен алар кешеләргә шул кадәр якынайды дип уйлыйсыз?
– Еланнар өчен иң мөһиме – яшеренә алырлык урын һәм ризык булу. Шуңа күрә алар чыбык-чабык белән чүпләнгән, үсемлекләр белән куе итеп капланган җирләрне ярата. Шәхси йортлар тирәсендә еланнарны печән кибәне, тирес өеме ягъни компост чокыры янында очратырга мөмкин. Мондый урыннарда чүпләр черү нәтиҗәсендә җылылык аерылып чыга, һәм еланнар аны үз максатларында файдалана. Мәсәлән, безнең гади тузбаш шундый җирләрдә йомырка сала һәм алар җылыда үсеш ала.

Мондый урыннарда азык күп булырга мөмкин. Мисал өчен, төрле бөҗәкләр. Алар белән бакалар туклана. Ә бакаларны тузбаш һәм зәһәр еланнар ярата. Зәһәр еланнар төрле кимерүчеләр белән дә тукланырга мөмкин. Йорт тычканнары, җирән кыр тычканнары, соры кыр тычканнары аларга ризык булып тора.
Шуңа күрә шәхси йорт тирәсендәге еланнарның саны җирнең чисталыгына бәйле.
Һәм тагын шуны да истә тотарга кирәк: алар безгә килми, ә без алар тора торган җирләрдә яшибез! Алар бу җирләрдә безгә кадәр бик күп еллар алдан яшәгән.

– Елан һөҗүм итмәсен өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Ә нәрсә эшләргә ярамый?
Елан һөҗүм итмәсен өчен үзеңне дөрес тотарга кирәк. Мәсәлән, шәһәрдә юллар зур куркыныч тудыра, ләкин без барыбыз да юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә тырышабыз. Табигатьтә дә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Еланнарга тимәскә, ышанычлы аяк киеме кияргә (нык ботинкалар яки резин итекләр), гөмбә яки җиләкне өзгәнче җыя торган урынны игътибар белән карарга (кулыгызда озын таяк булу яхшырак, чөнки ул таяк белән җыю урынын капшап карарга мөмкин һәм елан куркып китәчәк).

Әгәр агулы елан чакса, беренче чиратта хастаханәгә хәбәр итәргә кирәк. Ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче авыруны күләгәгә салырга, хәрәкәтләнмәскә, күп итеп җылы су эчерергә кирәк. Шулай ук аллергиягә каршы “Супрастин” таблеткасын бирергә дә мөмкин. Чаккан кулны яисә аякны бик каты итеп кысып бәйләргә ярамый, чөнки некроз башланырга мөмкин. Һич югында да алкоголь кулланмаска кирәк.

– Елан чаккан очракта, агуы организмнан нинди вакыт эчендә чыгып бетәргә мөмкин?
– Төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки бу күп вакыйгаларга бәйле. Беренчедән, бу кеше тәненә кергән агу күләменнән тора. Икенчедән, организмның үз үзенчәлекләренә бәйле. Ничек кенә булса да, авыру кешене тизрәк хастаханәгә китерергә кирәк.
Елан чагуның тәэсире берничә атнага кадәр сакланырга мөмкин.

Еланнар ояларыннан ерак китми генә яшәүне кулай күрә. Гадәттә яшәү урыннарынан 50-100 метрга шуышырга мөмкиннәр. Кышка йоклый торган урын эзләгәндә генә агулы елан 4-5 чакрым ара узарга сәләтле.

Кара елан күп дигәндә 55-65 см озынлыкта була. Бик сирәкләре генә 90 см булырга мөмкин. Әмма 1 метрлы кара еланны әле кешеләрнең очратканы юк. Авырлыкларына килгәндә, алар 150-180 гр була. Кайвакыт 50-70 граммлы кара еланнарны да күрергә мөмкин.

Кара елан чакканнан соң, 70 процент очракта кешедә бернинди дә билгеләр булмаска мөмкин. Калган очракларда баш әйләнә, күңел болгана. Хәтта елан чагу үлем белән дә тәмамлануы бар.

Еланның балалары туганда ук агулы һәм мөстәкыйль булып туа. Әниләре аларга карата бернинди дә хис кичермәгәнлектән, алар тугач ук төрле якка таралышып бетә.

Еланның балалары айга ике тапкыр кабыгын салырга сәләтле. Ә зур еланнар алай еш салмый.

Үрчү чорында ата еланнар ана елан өчен көрәшә. Дөрес, эш ике ата еланнның  бер-берсен җиргә кысудан узмый. Җиңелгәне көчсезлеген танып, үзе китә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading