16+

Яшьләрне наркотиклардан ничек сакларга?

Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан 2021 елда законсыз әйләнештән 300 килограммнан артык наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр (2020 елда – 199 килограмм!) алынган. Шуларның 70 процентын синтетик наркотиклар тәшкил иткән.

Яшьләрне наркотиклардан ничек сакларга?

Татарстан хокук саклау органнары тарафыннан 2021 елда законсыз әйләнештән 300 килограммнан артык наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр (2020 елда – 199 килограмм!) алынган. Шуларның 70 процентын синтетик наркотиклар тәшкил иткән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе җитәкчесе, полиция полковнигы Вадим Костюнин белән әлеге өлкәгә караган мәсьәләләр турында сөйләштек.

– Татарстанда һәм тулаем Россия буенча наркотиклар әйләнеше белән вазгыять ни хәлдә? Яшертен базарда нинди наркотиклар өстенлек итә?
– Республикада 2021 елда наркотикларга бәйле 4,5 меңнән артык җинаять теркәлде, шундый төр җинаятьләр кылган өчен 2 меңнән артык кеше тоткарланды. 
Җинаятьләрнең күпчелеге 18дән – 29 яшькә кадәрге затлар тарафыннан башкарылган. Наркоҗинаятьчеләрнең 65 процентын даими керем чыганаклары булмаган затлар, 57 проценты элек җинаять җаваплылыгына тартылган кешеләр тәшкил итә.

Татарстанда хокук саклау органнары синтетик наркотиклар әзерләү белән шөгыльләнгән 7 яшерен лабораторияне япты. Интернетта тыелган матдәләрне җитештерү ысуллары турындагы мәгьлүмат бик күп һәм һәркем өчен дә ачык. Без шундый төр сайтларны блокировкалау буенча актив эш алып барабыз (2021 елда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, Роскомнадзор ярдәме белән 1314 шундый сайт ябылган – Ред.).

– Татарстанга наркотиклар кайдан һәм нинди юллар аша кайтарыла?
– Республикага наркотрафикның төп юнәлеше булып “көнбатыш” –Мәскәү төбәге һәм Санкт-Петербург тора. Аннан синтетик наркотикларның барлык төрләре кертелә. Күп очракта тыелган матдәләр автотранспорт белән кайтарыла.
Узган елда республиканың хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан наркотик, психотроп һәм көчле тәэсир итүче матдәләр белән яшертен тәэмин итүнең 46 каналы ябылды.

– Үсмерләрне наркотикларның законсыз әйләнешеннән һәм аларны куллануга җәлеп итүне чикләү максатында нинди эш башкарыла?
– Наркотик матдәләрне куллануга тарткан өчен җинаять җаваплылыгында 3 елдан – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралган. Әгәр наркотик матдәләр куллануга балигъ булмаганнар тартыла икән, гаеплегә тагын да катгыйрак җәза – 10 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнергә мөмкин.
Әлеге афәткә каршы барыбыз бергә көрәшү күпкә нәтиҗәле һәм үтемлерәк. Наркотиклар сату, тарату һәм куллану турындагы мәгълүмат теләсә кайсы вакытта кабул ителә. Халкыбызның битараф булмавы җинаятьчеләрне ачыклауда бик зур ярдәм итә ала. “Ак үлем” белән барыбызның да бердәм көрәшүе зарур.

– Яшьләр арасында «җиңел» һәм «авыр» наркотиклар бар, дигән төшенчә яши. Ә кайберләре, хәтта, беренче төрләрен рөхсәт итү кирәк дигән ялгыш фикер йөртә.
– Белгечләрнең күпчелеге “җиңел” яки “авыр” наркотиклар юк дигән фикердә. Алар барысы да теге яки бу дәрәҗәдә кешенең физик һәм психик сәламәтлегенә начар йогынты ясый, үз-үзләрен белештермәс дәрәҗәгә китереп җиткезә. Аларның барысы да иртәме-соңмы ияләшү тудыра, бу котылгысыз рәвештә наркотикларга бәйле булган җинаятьләрнең үсешенә китерә. Моннан тыш, наркотиклар куллану гепатит һәм ВИЧ-инфекциясе таралуына да сәбәпче була. Болар барысы да илдәге демографик һәм икътисадый вазгыятьне начарайта, тулаем алганда хокук тәртибенә тискәре йогынты ясый, җәмгыятьтә киеренкелеккә китерә.
Белешмә өчен: 2021 елда наркоҗинаятьләр кылган өчен 41 үсмер җинаять җаваплылыгына тартылган.

– Яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарында тыелган матдәләрне тәкъдим итү очраклары турында ишетелә. Моны чикләү өчен эш алып барыламы? Аның нәтиҗәләре нинди?
– Берничә ел дәвамында үткәрелә торган эш бу юнәлештә уңай нәтиҗәләр бирде. Хәзерге вакытта яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр бик аз санда теркәлә.

Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading