Соңгы көннәрдә Казанның 3 нче икмәк пешерү заводы да ябылачак дигән хәбәр таралган иде. Әмма аның бәяләргә бернинди дә катышы юк. Сәбәбе – завод территориясен алып, аны “Күмәч-кондитер комбинаты”на кушарга омтылуда. Завод ябылачагын ишеткән халык дәррәү килеп ипи пешерүчеләрне яклап чыкты һәм Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча завод ябылмый калды. Бүген алар гадәттәгечә көр күңел белән эшлиләр. Заводы тәүлегенә 60 тонна продукт җитештерә. Анда эшләүчеләр саны 1 меңнән артык. Алардан кала әле 300 сатучылары да бар. Декабрь аенда ипи пешерүчеләрнең хезмәт хакын 10 процентка күтәргәннәр.
Арттырмыйча булмый
Кукмара эшмәкәре Рамазан Юнысов исә, февральдә бәяне берәр сумга булса да күтәрми булмый, ди. Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, саный китсәң, ипи пешерүчеләрнең чыгымы шактый.
– Көз көне генә машиналарга газ ягулыгының бер куб метрын 21 сумнан ала идек, аннары берара 31 сумга менде. Хәзер ярый, 28 сумга төште. Һәр көнне кибетләргә егерме машина йөри. Ә кибетләр ипине бездән генә алмый бит, калганнар да китерә. Шуңа да аз-азлап һәр кибеткә таратып чыгарга туры килә. Барысы 400дән артык кибет белән эшлибез. Мин әле газ бәясе генә әйттем. Машиналар туза, яңасы кирәк. Яңа ел алдыннан гына Газель машинасы бәяләре белән кызыксынган идек. Гыйнвар аенда алар 400 меңгә артып куйган. Хезмәт хакын да арттырмый булмый. Яңарак кына берәр меңгә күтәрдек. Бөтен нәрсәгә бәяләр күтәрелеп торгач, без дә арттырырга мәҗбүрбез, – ди ул.
Рамазан абыйның ипи цехы көненә 10 тоннага якын икмәк җитештерә. Эре сәүдә үзәкләренә дә кереп булмасмы дип, тәүлегенә 50 мең данә батон җитештереп була торган зур куәтле җиһазлар да сатып алган булган. Әмма алар куйган шартлар белән эшләп булмый, ди эшмәкәр.
Кибетләрнең үзләре өстәп куйган бәяләренә дә шакката ул.
– Кайберләре 120 процентка кадәр арттырып куя. Нәтиҗәдә, сатып алучыга авырлык килә, – ди әңгәмәдәшем.
70 сумга өч ипи
Хәзер күпләр ипине өйдә пешерә. Асия Хөсәенова, сәламәтлеге белән проблемалары башлангач, ипине үзе пешерә башлаган. Ул аны бөтен бөртекле оннан гына пешерә. Ире Динар да он сату белән бәйле бизнесын ачып җибәргән. Онны Тамбовтан кайтарабыз, аның сыйфаты бик яхшы, ди Асия. Он сатып алучыларның саны арта баруын да әйтә ул. Тәме ягыннан да, чыгымнарын исәпкә алганда да, өйдә пешкән ипи арзанрак була икән. 1 кг оннан гадәттә өч ипи чыга.
Соңгы тапкыр онга бәяләр октябрь башында күтәрелгән. Кайсы төр булуына карап, килограммы 5-10 сумга күтәрелде, ди Асия.
*
Бүген Казанда өч икмәк заводы эшли. 2016 елга кадәр алар 8 булган. 2000 еллар башында икмәк заводлары көненә 500 тонна продукт җитештерсә, хәзер 150 тонна. Моны белгечләр ипи куллануның кимүе һәм пекарнялар барлыкка килү белән аңлата.
Ипи бәясе ничек туплана?
Ипи бәясенә чимал, хезмәт хакы, транспорт хезмәте һәм башкалар кергән. Аерым алып исәпләгәндә (процентларда):
Он, чүпрә, тоз – 40
Төрү материалы – 0,5
Транспорт хезмәте – 2
Амортизация һәм җиһазларны ремонтлау – 2
Салым – 10
Электр энергиясе, су, җылылык – 12
Хезмәт хакы – 15
Бина һәм җир арендасы – 17
Башка чыгымнар – 1,5
Ваклап сату бәясендә сәүдә үзәкләре өстәп куйган бәя 35 процентны тәшкил итә. Калган 65 процентның 62се – ипи пешерүчеләр тоткан чыгым һәм нибары 3 проценты гына – керем өлеше.
Кызыклы фактлар
Илдә ел саен 11,5 млн ипи продукциясе җитештерелгән. Акчага күчергәндә, ипи базары 789,1 млрд сумны тәшкил иткән.
*
2020 елда Россиянең 23 төбәгендә ипи куллану күләме арткан. Иң күп ипине Әстерхан өлкәсендә, Ингушетия, Чечен республикаларында һәм Краснодар краенда ашаганнар. Бу төбәкләрдә ипи продуктларын куллану Россия буенча алганда уртача 10-19 процентка арткан.
Комментарийлар