Ир кеше инвалид булса да алимент түләргә тиешме?
Ирем белән аерылыштык. Өч улымны хәзер үзем генә үстерәм. Ирем I гурппа инвалид, аны алимент түләтергә мәҗбүр итеп буламы икән? Светлана Шәрипова, Яшел Үзән. Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала...
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Ирем белән аерылыштык. Өч улымны хәзер үзем генә үстерәм. Ирем I гурппа инвалид, аны алимент түләтергә мәҗбүр итеп буламы икән? Светлана Шәрипова, Яшел Үзән. Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала...
Ирем белән аерылыштык. Өч улымны хәзер үзем генә үстерәм. Ирем I гурппа инвалид, аны алимент түләтергә мәҗбүр итеп буламы икән?
Светлана Шәрипова, Яшел Үзән.
Россия Федерациясенең Гаилә кодексы нигезендә, инвалид әтиләр өчен чыгарылмалар юк. Беркайда да эшләмәсә дә, алиментны ул пенсия, пособиеләреннән дә түли ала. Балага 18 яшь тулганчы, бала уллыкка алынганчы яки үсмер үзе акча эшли башлаганчы аңа алимент түләнергә тиеш. Гадәттә, хатын белән ир үзара килешмәсәләр, суд карары белән бер балага керемнең дүрттән бер өлеше, ике сабыйга өчтән бер өлеше түләнә. Сезнең очракта өч малайга - әтиләре керемнең яртысын биреп барырга тиеш килеп чыга. Дөрес, инвалид пенсионерның хәленә кереп, эшкә яраксыз I, II группа инвалид икәнне исәпкә алып, башка хатыннан балалары булганда, яки кешенең үзе ярдәм күрсәтергә тиешле эшкә яраксыз әти- әнисе исән булган очракта, алимент түләү суммасы киметелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Суд карары да аның файдасына булмый – бала машина астына үзе сикергән
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы янгын аркасында гаилә йортсыз калган
-
#Кыскача яңалыклар
Йод дефицитын тулыландырырга мөмкинме?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда БПЛА янаулары аркасында стационар телефоннарга ихтыяҗ арткан
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер төбәгендә электросамокатлар тыелган
Комментарийлар