16+

Картлык яисә инвалидлык буенча өстәмә пенсия алып булганын белә идегезме?

Озак кына күрешми тордык... Шушы 2-3 атна эчендә илебездәге вазгыять тагын берничә мәртәбә үз күчәре тирәсендә мәтәлчек аткан булып чыкты.

Картлык яисә инвалидлык буенча өстәмә пенсия алып булганын белә идегезме?

Озак кына күрешми тордык... Шушы 2-3 атна эчендә илебездәге вазгыять тагын берничә мәртәбә үз күчәре тирәсендә мәтәлчек аткан булып чыкты.

Иң кайнар бәхәсләр, әлбәттә, кара шакмаклар – QR-кодлар тирәсендә куера... Сәүдә үзәкләре, рестораннар тирәсеннән мыштым гына башланган куар-чикләүләр ахыр чиктә транспортка кадәр барып җитте. Хәзер кесәңдә шакмаклы кәгазең белән паспортың булмаса автобустан төшеп калып җәяү йөгерәчәгеңне көт тә тор... QR-кодың бар икән, син – кеше, юк икән, сине трамвайдан якаңнан җилтерәтеп чыгарып атучыга хәзер диңгез тубыктан. Хәтта әбиләрне чыгарып атучылар булды һәм аларга аның өчен берни дә булмады.

Читтән карап торганда да аңлашыла ки – хөкүмәт, арт санында ботинка эзләре калдыра-калдыра, халыкны вакцинацияләнергә мәҗбүр итә. Халык исә тыңламый – аның саен карыша, аның саен киреләнә. Шулай булгач, чираттагы чикләүләргә дә күп калмагандыр, дип уйлыйм. Кайдадыр QR-кодсызларны өйләреннән чыгудан да тыйганнар икән, дигән сүз ишетелде... Озакламый, азык-төлек кибетләренә кертми башласалар да аптырамам...

Азык-төлек дигәннән, кибетләргә, базарга чыккалыйсыздыр, андагы бәяләргә күз салыштырасыздыр бит? Ничек бәяләр?..

Илдәге инфляциянең планнаштырылган 4,7%ны күптән узып китүен өстәгеләр дә аңлады, булса кирәк. Нәкъ шул инфляция турында уйланулар бу сишәмбе көнне Дәүдума депутатларын, пенсияләрне арттыру тирәсендә мәсьәләләргә кагылышлы рәвештә, кул күтәртеп алды.
Киләсе елларга бюджетта планнаштырылган пенсия индексациясе агымдагы инфляция күләменнән кимрәк итеп салынганлыктан, канун чыгаручы җыелыш депутатлары индексация ставкаларын яңадан тикшереп үзгәртергә дигән карарга килделәр.

Өстәмә чыгымнарның каян алып буласын да шундук эзләп тапканнар. Бердәмроссияле якташыбыз Айрат Фаррахов белдерүенчә, киләсе 3 елда Пенсия Фонды үзенә яңа матур биналар төзүдән тыелып торачак, шуннан экономияләнгән акчаны халыкның пенсиясен арттыруга тотып булачак. Пенсия Фонды хезмәткәрләре артларын кысып бүлмәләрендәге иске урындыкларында утырып торган арада, җәмгысе, 2022 елда 250 млн сум, 2023 елда 587 млн, 2024 елда исә 687 млн сум акча янга калачак дип белдерелә. Шушы акчаны өстәмә рәвештә пенсия алучылар баш санынча бүлеп биргәндә “страховой” пенсияләр күләме 2022 елда 17 115 сумга кадәр, 2023тә 17 893, ә 2024 елда исә, кисәк артып китеп, 18 733 сумга кадәр җитәчәк дип вәгъдә итә парламентарийлар.
2020 елның 1 гыйнварыннан соң икенче бала тудырган өчен ана капиталы да артачак: 2022 елда 665 009 сум, 2023тә – 691 609 сум, 2024тә исә – 719 273 сумга тәңгәл булачак диләр пенсия таратучылар.

Ә сез картлык яисә инвалидлык буенча алына торган даими пенсиягә өстәп, 25% өстәмә пенсия алып булганын белә идегезме? Белүчеләр, мәсәлән, 2021 елның 1гыйнварыннан бирле өстәмә 1511 сум 12 тиен алып ята.

Кемнәргә тиешме?
Төп шарт – гомеренең кимендә 30 елын авыл хуҗалыгына багышлаган булуың. Колхоз-совхозларда игенче, терлекче, тракторы, ветеринар, балыкчы һәм башка белгечлектә хезмәт куйган һәм бүгенге көндә эшләмәүче һәр пенсионер ай саен, даими пенсиясенә өстәп, мең ярым-ике мең акчаны кесәсенә бөкләп тыга ала икән бит.

Белми идегезме? Районыгыздагы Пенсия фондына барып белеп кайтыгыз әле.
Хәерле юллар һәм күңел тынычлыгы теләүче мине – Әмир Исламов диеп белерсез.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X