16+

“Казан – акыллы кәләш, һәркемнең кочагына ташланмый”

Казан мэры Илсур Метшин гадәт буенча, федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, 2020 елга йомгак ясады. – Быел күп эш башкарылды. Үз вакытындагы ярдәмнәре өчен федераль һәм республика хакимиятләренә рәхмәт! – дип башлады сүзен мэр Илсур Метшин.

“Казан – акыллы кәләш, һәркемнең кочагына ташланмый”

Казан мэры Илсур Метшин гадәт буенча, федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары белән очрашып, 2020 елга йомгак ясады. – Быел күп эш башкарылды. Үз вакытындагы ярдәмнәре өчен федераль һәм республика хакимиятләренә рәхмәт! – дип башлады сүзен мэр Илсур Метшин.

– Шәһәрнең 40 процентка үсеш алган тармаклары да, шул ук вакытта эшчәнлекләре сүлпәнләнгәннәре дә бар – җәмәгать туклануы, ваклап сату челтәре. Әмма, бер генә программа да туктап калмады. Коронавирус сәбәпле, язгы локдаун вакытында торак фондка капиталь ремонт үткәрүне киләсе елга күчерү турында да фикерләр булган иде. Ул фикердән кире кайттык, нәтиҗәдә, 460 йорт төзекләндерелде, 120 мең кешенең көнкүреш шартлары яхшырды.

Игътибарга лаеклы эшләрдән: юллар төзү һәм төзекләндерү дәвам итте, Казанның Зур боҗра юлының беренче чираты, “Заречная” канализация-насос станциясе тапшырылды. Бу станция киләчәктә 12 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшыру мөмкинлеге бирә. Нокса елгасы аша күпер салынды. Канализация суларын чистартудан калган ләм эшкәртү заводы төзелеше тәмамланып килә.

Кабан күле ярлары җәмәгетьчелек мохите итеп яңартыла, биредә хәзер ярларны “боҗра” шикелле йөреп чыгарга була. Башкалада тагын 3 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы сафка бастырылды.

Муниципаль хезмәтләрне тулысынча цифрлаштыру максаты тора. Бүген муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон рәвештә күрсәтелә, казанлыларның һәм эшкуарларның 70 проценты шушы алымны куллана.
– Елга порты зонасын үстерү буенча актив эш үткәрелә, – дип дәвам итте мэр Илсур Метшин. – Төзелешләр өчен бик яхшы урын биредә. 10 мең квадрат метр торак урнаштырырга, яр буйларын җәмәгатьчелек мохитенә әверелдерергә, социаль учреждениеләр төзергә мөмкинлек бар монда.
Казансу ярларында 12 парк оештыру ниятләнелә. Рус-Немец Швейцариясе паркы проектлана. Шулай ук Вознесенское трактын төзү турында уйланыла. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, республика Президентының һәм Хөкүмәтенең әлеге трактны төзү эшләренең беренче этабын инде киләсе елда башлау омтылышы бар.
Татарстан башкаласы 2023 елда УЕФА Суперкубогы матчын кабул итәчәк. Гомумән, халыкара чаралардан читтә калмыйбыз. Тик бу мәсьәләдә шәһәр башлыгының фикере үзенчәлекле булып чыкты.

 – Халыкара муниципаль тормышта Казан елдан-ел актив. Ләкин, исем өчен генә хезмәттәш булу безнең өчен кызык түгел. Без – акыллы кәләш, һәр кочакка керергә әзер булып тормыйбыз, – диде мэр Илсур Метшин.
 Казан мәктәпләрендә укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүнең гамәлгә ашырлуына ата-аналарның мөнәсәбәте төрле. Мәктәп директорлары белән очрашуында мэр Илсур Метшин уку елының өченче чирегендә укучыларны тукландыру мәсьәләсенә ата-аналар контролен оештыру бурычы куйган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading