16+

Казаннан көн дә бер мәет яндырырга озатыла

Бик күп бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң, Казанда крематорий төзелә башлаячагы билгеле булды.

Казаннан көн дә бер мәет яндырырга озатыла

Бик күп бәхәсләрдән һәм фикер алышулардан соң, Казанда крематорий төзелә башлаячагы билгеле булды.

Крематорийлар күпләп төзелә
Белгечләр әйтүенчә, пандемия башланганнан бирле илдә крематорийларга ихтыяҗ берничә тапкырга арткан. Моны, әлбәттә, коронавирустан үлүчеләрнең күплеге белән аңлаталар.

Үлүчеләр арткач, җирләү бизнесы белән шөгыльләнүчеләргә дә эш күбәйгән. Моның керемле эш икәнен белеп алган эшмәкәрләр дә тик ятмый, крематорийлар төзетә башлаган.

Мәетне яндыру гадәти җирләүгә караганда ике тапкырга арзангарак төшә һәм бу ысулны халык беренче чиратта шуның өчен сайлый, дип яза “Коммерсантъ” берничә крематорий хуҗасы Илья Болтунов сүзләренә сылтама белән. “Infoline-Аналитики” генераль директоры Михаил Бурмистроның үз фикере. Мәетне яндырырга теләүчеләрнең санын ул зиратларда урын калмау, җир биләмәләренең бәясе арту һәм коронавирустан үлүчеләрне яндырырга киңәш ителү белән бәйләп карый.   

Крематорийлар ассоциациясе башлыгы Алексей Сулоев сүзләренчә, Мәскәүдә үлүчеләрнең – 76, ә Санкт-Петербургта 71 процентын яндыралар. Кайвакыт крематорийларга хәтта чират та барлыкка килә икән. Ә берничә елдан Мәскәү крематорийлар саны буенча Европа дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин, дип фаразлый Сулоев. Ни өчен дигәндә, бер айга крематорий төзү нияте булган утызлап эшмәкәр шалтырата икән. Элек аена ике-өч кенә кеше шалтырата торган булган. Rambler.ru (Рамблер.ру) өчен биргән әңгәмәсендә Алексей Сулоев бу мәсьәләнең Чечня өчен актуаль булмавын, ә менә Уфа белән Казанда кремациягә ихтыяҗ булуын әйткән. Акча булмагач, халыкның ике мәртәбә арзанрак торган кремация ысулына өстенлек бирүләрен дә билгеләп үткән ул. Зиратлар өчен җир җитмәячәген дә искә алган. Зур шәһәрләрдә ул зур проблема икән.

Интернеттагы мәгълүматларга караганда, Казанда төзеләчәк крематорийның проекты әзерләнеп беткән. Киләсе елга ул төзелә дә башларга мөмкин. Ә Казан мэриясеннән алынган хатта проектның әлегә расланмавын һәм төзелеш сроклары да билгесез булуын хәбәр иттеләр безгә. Проектны «Татинвестгражданпроект» предприятиесе әзерли.   

Крематорий “Курган” җирләү комплексы территориясендә төзелер дип планлаштырыла. Аңа ихтыяҗ бармы дигән сорауга “Казан шәһәренең башкарма комитетына халыктан крематорий төзү турында мөрәҗәгатьләр күп килә. Крематорий үзебездә булмаганлыктан, Түбән Новгородка яки Мәскәүгә барырга мәҗбүрләр. Матбугат чаралары һәм социаль челтәрләр мониторингы да мәетне яндыру шәһәр һәм республика халкы өчен кирәк булуын күрсәтә. Ихтыяҗ бармы-юкмы икәнен вакыт күрсәтер”, – дигән җавап алдык.
 
Крематорий муниципаль милек булып саналачак (яки аны Башкарма комитет карамагына бирәчәкләр).
Мәетне яндыру хезмәте ничә сум булачагын турындагы сорауга әлегә җавап бирә алмадылар, аны исәпләп чыгармадылар, диделәр.

Казаннан көн дә бер мәет яндырырга озатыла
Интернеттагы кремация хезмәте күрсәтелә дигән рекламаның хуҗасына шалтыратып, мәетне яндыру бездә никадәр популяр булуын сораштык. Ул Татарстандагы бер шәһәрдән булып чыкты. Мәетне ул Түбән Новгородтагы крематорийга алып бара икән. Арадашчыларсыз эшли. Бәясенә килгәндә, мәетне алып бару, документлар әзерләү, яндыру, мәетнең көлен алып кайту 33 130 сум тора. Әле тагын табут бәясен дә кертәсе була. Аның ир арзаны 3 800 сум тора. Мәетнең көлен икенче вакытта гына алып кайтып бирәләр. Әгәр дә шул көнне үк алып кайтырга кирәк булса, өстәп тагын 4 000 сум түлисе була.    
– Алып кайтып биргән көлне нишләтергә кирәген үзегез хәл итәсез. Кемдер зиратка күмә, кемдер колумбарийга калдыра, – дип сөйләде миңа исемен әйтергә теләмәгән кеше.

Тагын бер шәһәрдәге крематорийны атады, әмма алар белән эшлисе килми икән. Мәетнең көлен бер сәгатьтә чыгарып бирәләр, чынлыкта өч сәгать тирәсе янарга тиеш ул, дип аларның эшенә шик белдерде. Яман шештән үлгән булса, мәет тагын да озаграк яна, ди.
Казандагы ритуаль хезмәтләр күрсәтә торган бер компаниядән дә Түбән Новгород белән эшләүләрен әйттеләр. “Криминал, юл һәлакәте булмаса, авырып үлсә, нинди чирдән икәнлеге билгеле булса, алып барабыз”, – диде компания вәкиле. Алда әйткән сәбәпләр булса, рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Юл бәясе – 17 мең сум, кремация – 15 130 сум һәм 19 530 сум (көлен шунда ук алып кайтасы булса). Мәет авыр гәүдәле булса, 1700 сум өстәп түлисе.
Сезнең хезмәткә ихтыяҗ бармы дигән сорауга: “Казаннан көн дә бер мәетне яндырырга алып баралар”, – дип җавап кайтарды.        

“Бер мәетнең дә җирләнми калганы юк”
– Тиздән зиратларда урын калмый дип борчылырга кирәкми. Бер мәетнең дә җирләнми калганы юк, – ди Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов. – Мөселманнар өчен мәетне яндыру – зур гөнаһ. Аллаһы Раббыбыз адәм баласын туфрактан бар кылды һәм шушы дөньяда яшәгәннән соң да кеше җиргә керергә һәм туфракка әйләнергә тиешле. Бу – Аллаһның әмере һәм без Аның әмерләренә буйсынырга тиешбез. Дин буенча мәетне тиешенчә юып, кәфенләп, җеназа намазларын укып озатырга тиешбез. Крематорий төзүне без тыя алмыйбыз, әмма мәчетләрдән, мөнбәрләрдән, вәгазьләребез белән халыкны мәетне яндырырга ярамый дип дәгъватлый алабыз, чөнки ул катгый тыелган. Мөселман илләрендә крематорийлар бөтенләй юк.

Ислам динендә кабергә икенче бер мәетне дә җирләргә ярый, әмма аның билгеле бер шартлары бар.
– Хәнәфи мәзхәбе китапларында: «Күмелгән кеше җәсәдләренең әсәрләре беткәч, аның өстенә башка кешене җирләргә ярый», – диелә. Җәсәдләрнең әсәрләре төрле вакыт аралагында бетәргә мөмкин, бу климат шартларыннан тора. Шуңа күрә әлеге сорау белән фәнни белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мисал өчен, Согуд Гарәбстанында өч елдан соң җирлиләр, дип ишеткән бар. Ләкин, белгәнебезчә, Җир шарының төрле почмакларында 1000 еллык җәсәдләр дә табыла, – ди Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөбарәков.

Крематорийда, дини фактордан кала, мәетләрне яндыруны тыйган башка сәбәпләр дә бар. Юрист Җәлил Мостафин әйтүенчә, мәетнең кем булуын билгели алмаганда, көч кулланып үтерелгән булса, тәнендә чит предметлар яки инфекцияле авырулар булган очракта тикшерү комитеты рөхсәт бирмәячәк. «Җирләү турындагы» федераль канунның 12нче маддәсендә исеме билгесез генә түгел, ә гомумән туганнары булмаган мәетне зиратка җирләү тиешлеге язылган, әлеге очракта кремация тыела”, – ди ул.    

Европа илләрендә – 400 мең, АКШта – 150 мең, ә Россиядә 5 млн кешегә бер крематорий туры килә. Илдә барысы 30 крематорий эшли, 11е – муниципаль, 19ы – шәхси.
***
Росстат мәгълүматлары буенча, 2021 елның тугыз аенда үлүчеләрнең саны 18,8 процентка арткан.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Казань нинди ярамаган хэлгэ тештен син. Бэрэкэт фэрештэлэре качып бетэ инде Казанан.

    Мөһим

    loading