16+

Хәбәрсез югалганнарны эзләү дәвам итә

Бу көннәрдә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен республика халкына хезмәт куйган кешеләргә Татарстан Президенты премиясен тапшырдылар.

Хәбәрсез югалганнарны эзләү дәвам итә

Бу көннәрдә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен республика халкына хезмәт куйган кешеләргә Татарстан Президенты премиясен тапшырдылар.

“Премия тарихында беренче тапкыр бүләкләүгә Александр Коноплев, Илья Прокофьев һәм Рәфыйк Сәлахиев кебек гражданнар төркеме тәкъдим ителде. Алар – тарихи хәтерне саклау турында кайгыртучы, тарихны кадерләүче һәм аны яшьләр өчен якынайтучы кешеләр. Алар катнашыннан башка “Бөтенроссия эзтабарлар мәктәбе”, “Хәтер Маршы”, “Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәге” кебек масштаблы проектлар тормышка ашмас иде”, – дип билгеләп үтте Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Без билгеле шәхес, эзтабар, “Ватан” берләшмәсе белгече Рәфик Рәшит улы Сәләхиев белән очрашып әңгәмә кордык.

— Рафик абый, озак еллардан бирле югалган солдатларның язмышларын ачыклыйсыз. Эзтабарлык эше белән ничә ел шөгыльләнәсез?

— 1980 елда Казан университетының Механика-математика факультетына кергәндә үк “Кар десанты” дигән сүзне ишетеп килдем. Ул чакта “Кар десант”лары бөтен вузларда да бар иде. Университетта бигрәк тә көчле иде ул, безнең республикада оешкан, үзебезнең бик күп солдатларыбыз катнашкан дивизияләрне өйрәнү буенча эшләдек. Ул чакта ветераннарның күбесе исән, сәламәтлекләре дә яхшы иде. Алар белән очрашып та, хатлар язышып та шушы дивизияләрнең тарихын барладык. Ул вакытта хәбәрсез югалганнарны хәзергечә киң эзләү юк иде. Дөресрәге, без ул проблеманы аңлау дәрәҗәсенә үсеп тә җитмәгән булганбыз. Шулай да, без сугыш булган якларга, әйтик, Смоленск, Украина, Молдавиягә барган очракта, военкоматларда, архивларда һәлак булган, шул якларда җирләнгән солдатларның исемлекләрен карый, үзебез өйрәнгән дивизия солдатлары һәм якташлар исемлеген күчереп алып кайтып, туганнарына хәбәр итә идек. Аннары бөтен десантлар җыйган мәгълүматлар, алар “Хәтер китабы”на да нигез булды. Университетта гына ун десант, башка вузларда да бар иде алар. Һәрберсе сугыш булган урыннарны йөреп чыкты. 1981 елда филология факультеты студентлары Муса Җәлил эзләре буенча Новгород өлкәсенә барып, ул хезмәт иткән урыннарда булганнар. Шунда алар беренче тапкыр очраклы рәвештә диярлек урманда күмелмичә яткан солдатлар турында ишетә. Бездә сугыш һаман да бетмәгән, солдатларны Николай Иванович Орлов җыю белән белән шөгыльләнә, диләр аларга. Студентлар Орловлар гаиләсе белән очрашып, бу хәлләрне күргәч, башка факультет студентларын да үзләре белән чакыралар. Мин үзем шулай күмелмәгән солдатларны эзләргә беренче тапкыр 1986 елда бардым. Новгород өлкәсе Мясной Бор авылы тирәсендә Икенче удар армия чолганышта кала. Муса Җәлил дә шунда әсирлеккә эләккән. 100 меңнән артык солдат һәлак булган кечкенә урын ул. Без барган вакытта сугыштан соң 40 ел узса да, адым саен солдат сөяге иде. Кабарып торган урын булса, анда солдат каскасы, аның эчендә баш сөяге ятканын чамалый башладык. Хәзер инде шул урынны Татарстан отрядлары да (40 еллап була икән) һаман тикшерә. Анда хәзер дә үзебез йөргән урыннарда ук солдатларны дистәләп табасың. Аларны җир үзе этеп чыгара кебек, шаккаткыч инде. Әле без елга 2-3 тапкыр гына барып киләбез, Новгородныкылар бертуктаусыз йөреп тора. Солдатларны җыеп бетерә торган түгел.

— Рафик абый, “Хәтер китабы”на әзерләү эше ничек башланды?

— “Хәтер китабы”н эшли башлау 1989 елда ук кабул ителгән карар иде. Эш башында Татарстан хәрби комиссариатында 70 меңләп кенә фамилия булган. Ул вакытта “Кар десант”ларының җитәкчесе, журналист Михаил Черепанов “Хәтер китабы” редакциясенең җитәкчесе Анатолий Александрович Ивановка булышырга теләктәшлек белдерде. Иванов үзе дә “Кар десанты”нда булган кеше. Шулай итеп “Хәтер китабы”нда берләштек. Эзләнү эшләре дәвам итте. Хәзер китапның 28 нче томы чыкты. Татарстаннан сугышка 700 меңнән артык кеше киткән, аның яртысы һәлак булып калган. Шундый мәгълүматлар җыелып, зур эшкә әйләнде ул. “Хәтер китабы” редакциясе эшен әле дә дәвам итә.

—  Соңгы солдатны җирләмичә, сугыш бетми диләр

–Аны Суворов һәлак булган соңгы солдатны табып җирләмичә, сугыш бетмәгән әле, дип әйткән. Без аны шулай икәнен күреп торабыз. Ул солдатларны җыеп бетерә торган түгел. Ленинград өлкәсе кебек якларны карасак, сугыш булмаган бернинди дә урын юк анда. Элек эзләнүчеләр белмәгән, күмелмичә калган солдат сөякләре яткан яңа урыннар әле дә ачылып тора. Сөякләре генә түгел, кайберләренең 80 ел элек язылган медальоннары — адрес язулары, сугышчыларның исемнәрен ачыкларга мөмкинлек бирүче башка документалары сакланган. Хәбәрсез югалган солдатларның әле балалары исән, оныклары да әти-әнисе сөйләгәненнән бабаларын истә тота, аларның язмышын ачыклаучы хәбәр көтәләр. Шуңа күрә эзләнү эшләрен дәвам итәргә кирәк.

– Солдат җәсәде ничек сакланган?

– Солдатның сөякләре саклану нинди шартларга, нинди туфракта ятуына карый. Мәсәлән, Волгоград өлкәсендәге комда сөякләре ялтырап ята торган урыннар бар. Шул ук Новгород өлкәсе урман-сазлыкларында башка шартлар, анда кабырга сөякләре кебек ваклары эреп беткән кебек, зур сөякләр — баш, бот, кул сөякләре сакланып калган. Ул, әйткәнемчә, туфракка карый. Кайбер урыннарда кешенең шинеле дә берни эшләмәгән. 5-6 метр тирәнлеккә кереп киткән самолетларның моторы гына түгел, очучыларның гәүдәсе шул килеш сакланган булырга мөмкин. Самолетлар көн саен табыла торган әйбер түгел билгеле.

– Капсуланы тапкач, сез аны ачарга тиеш түгел бит

– Без аны тапкан урында, урман-сазлыкта ачарга тиеш түгел. Медальон капсулаларын, докуметларны җыеп, шул ук туфракка төреп, кайда табылганлыкка язуларны беркетеп саклап куярга, экспедицияне оештыручы штабка тапшырга тиешле. Билгеле, аны ачмыйча, кәгазе бармы, саклануы ни хәлдә икәнен белмичә түзеп булмый. Отрядта тәҗрибәле белгечләр булса ачарга мөмкин. Кәгазе һава, кислород кереп бозылырга, каралып китәргә мөмкин. Кәгазьләрнең җебетсәң дә, аерып булмый торган кипкәннәре, дым кереп ятып чеп-чи черегәннәре дә очрый. Кәгазе яхшы сакланып та, язылган язулары юылып беткән очраклар бик еш. Аларны махсус техник чаралар кулланып кына укырга була. Хәзерге техник мөмкинлекләрне элеккеге белән чагыштырып та булмый, элек табылып, укый алмый калганнарын укырга була хәзер.

– Сезнең заманда “Кар десанты” белән кызыксыну көчле булган. Соңгы елларда бу эшкә яшьләр ничек тартыла? “Ватан” берләшмәсе ничек оешты?

– Комсомол бетә башлагач, мондый оешмаларны саклап калу буенча кыенлык тугач, бер җәмәгать оешмасы буларак 1993 елда оешты ул “Ватан” берләшмәсе. Андый берләшмә булмаса, эшне алып бару җайсыз булыр иде. Яшьләр килеп тора. Мәктәпләрдә отрядлар оештырып, зур эш алып барыла. Укытучыларның да хезмәте бик зур. Теләге булганнар студент булгач, укуын тәмамлагач та, бу эшне дәвам итә.

– “Ватан” оешмасы эчендә отрядларның саны күпме?

– 60тан артык отрядыбыз бар. Меңгә якын кеше. Казанда, республиканың районнарында да бар. Отрядларның эш юнәлешләре дә төрлечә. Күбесе экспедицияләрдә катнашалар. Кемдер компьютер аша архив эшләре белән шөгыльләнә. Беренче бөтендөнья сугышы белән кызыксынучылар бар.

– Сездә ел саен укытулар да алып барыла дип беләм

– Мондый берләшмәләр Татарстанда гына түгел, Россиянең башка өлкәләрендә дә бар. Һәрбер өлкәнең үз юнәлеше бар. Татарстанның “Ватан” берләшмәсен алганда, без эзләнү эшендә яңа алымнар куллану, документация алып бару тәҗрибәсен башка өлкәләргә кертергә тырыштык. Кемнәр кайда казый, кайсы урында ниләр табылган. Бөтен әйберне аңлаешлы итеп бланкка язарга һәм эш барышын фотога төшерергә дә кирәк, бөтен документлар Россия Оборона министрлыгы, Казанда эшләүче Бөтенроссия мәгълүмат-эзләнү үзәге аша үткәрелә. 2016 елда Казанда Бөтенроссия эзләнүләр мәктәбе дә оештырдык. Укыту анда ел дәвамында алып барыла. Бүгенге көнгә Россиянең төрле өлкәләреннән 3 меңнән артык кеше укып китте.

– Укулар, экспедицияләр, эзләнү эшләре дәүләт тарафыннан финансланамы?

– Ул турыдан-туры финансланмый. Без – җәмәгать оешмасы. Без Татарстанда хөкүмәтнең төрле программаларына керергә тырышабыз, бигрәк тә юбилей елларында зур планнар белән эш алып барыла. Мәсәлән, госпитальләрдә үлгән солдатларның каберләрен карау, ташларын яңарту эшен хөкүмәт программалары кысаларында башкарабыз. Яшьләр эшләре министрлыгының төрле программалары бар. Икътисад министрлыгы аша да грантлар бирелә. Моннан тыш федераль проектлар, Президент грантлары Фонды бар.

“Ватан” берләшмәсе сугыш вакытында төп пикировкалаучы бомбадировщик булган, Казан авиация заводы чыгарган Пе-2 самолетын сугыш елларында бәреп төшерелгән самолет кисәкләреннән җыеп чын самолет рәвешендә ясарга алынды. Гаражда бу самолетны җыюны Татарстан Президенты да карап китте. Самолет эзләү экспедицияләрендәге чыгымнарны каплауда Татнефть бик ярдәм итеп килә. Хезмәт хакы булмаса да, экспедициядә вакытында ярдәмнәр була. Эзләнү нәтиҗәләрен туплап, китаплар да чыгарабыз. «Солдат медальонарыннан исемнәр» китабының 2020 елда 10нчы том чыкты, ил буенча тапкан 20 меңнән артык сугышчылар исеме тупланган анда. Китапны итеп җыюны бушлай да эшлибез, ә менә бастырып чыгару чыгымнар таләп итә шул. Безнең эшләгән гамәлләребезне аңлыйлар, җай булганда ярдәм итүче табыла.

– Ә менә солдатларның исемнәре бозылган очракта нишләргә?

– Әйе, архивта исемнәр бозылган очраклар күп. Татар фамилиясе генә түгел, русларныкында да хаталар бар. Авыл-район язылышында булса да, ялгыш хәрефләр язылырга мөмкин. Архив язуларын без төзәтә алмыйбыз, билгеле. Солдатларның исемлеген төзегән вакытта төрле документларны чагыштырырга тырышабыз. Интернетта Оборона министрлыгының “Подвиг народа”, “Память народа”, “ОБД Мемориал” сайтлары буенча шушы документлардан чагыштырып, туганнарыннан сорашып, белергә тырышып карыйбыз. Кем дә булса, үзе эзләргә җыенган очракта һәрбер әйберне ничек бозылырга мөмкин дип кыскартып язып карарга кирәк. Тулысынча язылган очракта табылмаска мөмкин. Шулай итеп эзләсәң генә табыла кайчак. Бу эштә ниндидер тәҗрибә дә кирәк. Тапмаган очракта, бер кадәр вакыттан соң интернетка кабат кереп эзләп карагыз. Исемлекләр гел яңартылып торыла.

– Эзләүчеләр бармы, әллә элеккегә караганда кимедеме?

– Бер эзләгән кеше гел эзләп килә. Эзләгән кешенең күп очракта табылмый да. Шуңа бит ул эзләүне дәвам итә. Менә үземнең авылдашлар турында бер кызыклы факт китерим әле. Былтыр ковид чикләүләре сәбәпле Бөек Җиңүнең юбилее уңаеннан да ниндидер күмәк чаралар үткәрергә мөмкинлек булмады. Без мәдәният йорты җитәкчесе белән сугышта орден-медальләр белән бүләкләнгән авылдашларыбыз турында “Подвиг народа” сайтыннан документлар эзләп карарга булдык. Карый башласак, кемнеңдер ордены, кайсыныңдыр икешәр «Батырлык өчен» медальләре бар икән. Һәркайсын өйрәнеп, шул документларда күрсәтелгәнчә инстаграммга да куеп барды Миләүшә. Шулай итеп Яшел Үзән районы Бакырчы авылындагы гади авыл бабайларының батырлыгын бөтен кеше белде, 20 артык кешебез бүләкләнгән булып чыкты. Моны күреп туганнары да шаккатты. Компьютер каршында утырып кына да ачыш ясарга мөмкинлекләр күп. Мәктәп баласымы, пенсиягә чыккан кешеме, шөгыле булмаганда кызыксынып китмәсме? Хәбәрсез югалганнарны эзләү дәвам итә.

 

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading