16+

Хәзерге мәктәпләр “цифрлы башлы” буын әзерли

“Илнең барлык төбәкләрендә заманча, сыйфатлы, мөмкинлекле мәгарифтән башка үсеш юнәлешендә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Шунлыктан, без гаделлекне тәэмин итәргә, һәр балага аның талантын ачу, киләчәк һөнәрендә, гомүмән, тормышында уңышларга ирешү өчен бердәй шартлар тудырырга тиешбез”. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы Дәүләт Советы утырышында әйткән сүзләре.

Хәзерге мәктәпләр “цифрлы башлы” буын әзерли

“Илнең барлык төбәкләрендә заманча, сыйфатлы, мөмкинлекле мәгарифтән башка үсеш юнәлешендә бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Шунлыктан, без гаделлекне тәэмин итәргә, һәр балага аның талантын ачу, киләчәк һөнәрендә, гомүмән, тормышында уңышларга ирешү өчен бердәй шартлар тудырырга тиешбез”. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы Дәүләт Советы утырышында әйткән сүзләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәгариф учреждениеләрендә рухи тәрбия бирүне дә онытмаска кушты.

Республиканың мәгариф өлкәсенә кагылышлы программасы һәм соңрак, “Мәгариф” федераль проекты ярдәмендә Татарстанда 2010 елдан бирле яңа 62 мәктәп, 239 балалар бакчасы сафка бастырылды. Татарстан Президенты башлангычында республикада мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлауга 9 елда 24 миллиард сум тотылган. Быел гына да 213 мәгариф учреждениесе, шул исәптән, 39 мәктәп яңартылды.

Россиядә “Мәгариф” (“Образование”) илкүләм проекты кысаларында 5 елда 1623 яңа мәктәп җиткезелгән. Казанның Нәҗип Җиһанов урамындагы “РИТМ” лицее- илкүләм “Мәгариф” проектының бер матур мисалы. “Национальные приоритеты” автоном коммерциячел булмаган оешма тарафыннан, Россия һәм Татарстан журналистлары катнашында әлеге мәгариф учреждениесенә сәфәр үткәрелгән иде.

185 нче лицей директоры Гөлнара Галиева таныштырганча, “РИТМ” лицее эшчәнлеге мәгълүмати-технология эчтәлегенә нигезләнгән.
— Лицейда IT -полигон Балалар анда инженер-технология сыйныфларында, Web-программалаштыру кабинетларында, 3D-модельләр ясау лабораторияләрендә шөгыльләнә. Робот техникасын, пилотсыз очу аппаратларын өйрәнә. Үзебезнең нәшриятыбыз, фото һәм телестудиябез эшли. Астропланетарий һәм телескоп галәмне өйрәнергә мөмкинлек бирә. Физика һәм химия кабинетлары лабораторияләр белән җиһазландырылган, ә технология сыйныфларына программалы станоклар, принтерлар, тегү машиналары, оверлоклар урнаштырылган. Балалар иҗат һәм физкультура белән шөгыльләнсен өчен ике спорт залы, ике бассейн, актлар залы, хореография залы төзелгән. Татар һәм инглиз телләрендә театр студиясе, музыка мәктәбе эшли. Быел кадет сыйныфы ачылды,- диде Гөлнара Галиева.

Бөтенроссия халык фронты рәистәше, “Сириус” уку-өйрәтү үзәге җитәкчесе Елена Шмелева   “РИМТ” лицеендагы мөмкинлекләргә соклануын яшермәде.
— ”Мәгариф” илкүләм проекты һәр җирдә шушындый уңайлы мәктәпләр булдыруны максат итеп куя. Безнең укучы балалар технологик белемле, көндәшлеккә сәләтле булып чыгарга тиешләр, бу-заман таләбе,-диде Елена Шмелева.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Илсур Һадиуллин сөйләгәнчә, Казанда “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында төзелгән 6 мәктәп эшли. Республика авылларындагы 253 мәктәптә “Үсеш ноктасы” (“Точка роста”) үзәге булдырылды. 2024 елга кадәр тагын 388 шундый үзәк ачу бурычы тора. Әлеге үзәкләрдә физика, химия, биология һәм технология тирәнтен өйрәнелә.

Замана балалары югары технологияләрне өйрәнеп-белеп үсә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Актанышта узган укытучыларның август киңәшмәсендә мәгариф учреждениеләрендә балаларда ватанпәрварлек, туган җиргә һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә дә игътибарны киметмәскә чакырды.

Татарстан Президенты тәкъдимендә республикада фәнни-мәгариф комплексын үстерү буенча бишьеллык программа кабул ителәчәк. Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп:”Белгечләр фәнни-мәгариф комплексын үстерү программасын әзерләргә кереште”,-диде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading