16+

«Кимчелегем булса да, кимсенмичә яшисе килә»

Гүзәл ел саен картлар йортына берничә торт пешереп алып барып, өлкәннәрне сыйлый.

«Кимчелегем булса да, кимсенмичә яшисе килә»

Гүзәл ел саен картлар йортына берничә торт пешереп алып барып, өлкәннәрне сыйлый.

Әти-әниле тулы гаиләдә үстем, яраткан туганнарым, дусларым бар, күршеләрем белән бик дусмын, үз аягымда йөреп торам, башкаларга ярдәм итә алуым белән горурланам, ди Арчада яшәүче Гүзәл Абдуллина.

Гүзәл Арча районы Күпербаш авылыннан. Әтисе белән әнисенең көтеп алынган бердәнбер балалары. Кызда тумыштан сөяк авыруы – артрогрипоз. Йөрешендә кимчелек булганга, үзе турында ул, мин – пингвин, дип шаяртып әйтә.
– Бер йортта әби-бабай белән бергә яшәдек. Алар мине сөеп-кадерләп кенә үстерде. Әнинең бертуганы Тәнзилә апа гаиләсе дә ярдәм итеп торды. Минем аякка басуыма ул бик күп көч куйды. Арчадагы хастаханәгә йөртү өчен Чебоксардан кайтып йөри иде. Вилдан җизни аның шулай ике арада йөрүенә бер сүз дә әйтмәгән, кайт, булыш дип кенә хуплап торган. Алар миңа әле дә, балам, дип эндәшә. Мәктәптә укыганда да укытучыларымнан уңдым. Беренче укытучым Илсөя Вәлиеваны бер дә онытасым юк, – дип сөйли Гүзәл.

Гүзәл кечкенәдән юрист булырга хыялланган. 10нчы сыйныфта укыганда параллель рәвештә ТИСБИ көллиятендә белем ала. Кичләрен атнага бер тапкыр мәчеткә Коръән дәресләренә йөри. Көллиятне тәмамлагач, ТИСБИга укырга керә.
– Тормышта югалып калмас өчен, үземә тырышырга кирәклеген аңладым. Өстәмә һөнәр үзләштерсәм дә комачауламас дип, массаж курсларына укырга йөрдем. Көзге чор иде ул, аяк асты тайгак булгач, таеп егылудан куркып, Казанга әни белән бергә бара идек. Әни бәгырем бер тапкыр да авырсынмады, гел янәшәмдә булды. Мөмкинлегем чикле булса да, актив тормыш алып барасым килде, вакытны бушка уздырасы килмәү, бертөрлелектән качарга теләү дә булгандыр. 2015 елда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында уза торган «Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашып, “Иң назлы энҗе” дигән титулга ия булдым. 2016 елда Төмәндә үткән бәйгедә 2нче урынны алдым. Аннан Мәскәүдә, Самара өлкәсендә оештырылган төрле проектларда катнаштым. Самарада ун көн буе хәрби палаткаларда яшәдек, ул минем өчен чын адреналин булды. Минем бөтен теләгем – әти-әниемне сөендерү, кимчелегем булса да, башкалардан ким булмыйча яшәү иде. Бәйгеләрдә җиңгәч, минем турында телевизордан сюжетлар күрсәтелгәч, аларның минем белән ничек горурлануларын күрсәгез икән! Безнең кызыбызны телевизордан күрсәтәләр дип балаларча куаналар иде, – дип искә ала ул.

2017 ел Гүзәл өчен бик авыр ел булып истә кала. Әнисендә яман чир табалар. Бу юлы инде кыз үзе әнисе белән Казан юлында йөри. Катлаулы операция ясагач та, химия терапияләренә йөргәндә дә гел аның янында була. Әмма әнисен коткарып кала алмыйлар, шул елның көзендә ул бу дөньядан китеп бара.  
– Әнисез калу иң ачы хәсрәт икән. Тормышның яме югалды, яшисем килми башлады. Шуннан без әти белән Арчаның үзенә күчеп яши башладык. Авыр булса да, яшәргә кирәк, өйдә бикләнеп утырып булмый. Мәдәният йортында узган чараларда катнаша башладым, концертлар да алып барам. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә дә булышырга тырышам. Аларга ярдәм итә алуым яшәргә көч бирә, – ди Гүзәл.    

Әңгәмәдәшемнең һөнәрләргә бай булып чыкты. Шигырьләр язарга, бәйләргә ярата. Күптән түгел генә тортлар пешерә башлаган. Сөлек куярга һәм хиҗама ясарга өйрәнгән. Тегүчелеккә укырга ниятли. Тегү машинасы алу турында хыяллана. Ә иң зур хыялы – кияүгә чыгып, бәби алып кайту. “Бәхетле  әни буласым килә”, – ди ул.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X