16+

... матур сан – «лотерея билеты»

Машиналардагы «777», «999» кебек матур саннарны хәзер кемнең кем икәнлегенә карап тормыйча бирәчәкләр, диләр. Бу чыннан да шулаймы? Идрис Мәгъсүмов, Зәй Машинаны теркәгәндә миңа теге яки бу саннар кирәк дип инспектор янына килеп булмас кебек. Билгеле, рәсми төстә. Әмма теләге булганнар нәкъ менә үзләренә кирәкле номерны кулларына төшерер өчен 100әр...

... матур сан – «лотерея билеты»

Машиналардагы «777», «999» кебек матур саннарны хәзер кемнең кем икәнлегенә карап тормыйча бирәчәкләр, диләр. Бу чыннан да шулаймы? Идрис Мәгъсүмов, Зәй Машинаны теркәгәндә миңа теге яки бу саннар кирәк дип инспектор янына килеп булмас кебек. Билгеле, рәсми төстә. Әмма теләге булганнар нәкъ менә үзләренә кирәкле номерны кулларына төшерер өчен 100әр...

Машиналардагы «777», «999» кебек матур саннарны хәзер кемнең кем икәнлегенә карап тормыйча бирәчәкләр, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
Идрис Мәгъсүмов, Зәй
Машинаны теркәгәндә миңа теге яки бу саннар кирәк дип инспектор янына килеп булмас кебек. Билгеле, рәсми төстә. Әмма теләге булганнар нәкъ менә үзләренә кирәкле номерны кулларына төшерер өчен 100әр мең сум акчаларын да кызганмыйлар. Хәзер дәүләт номеры «лотерея»га әйләнәчәк. Өч җиделе яки тугызлы саннарын яхшы чит ил машинасында да, искереп беткән «Жигули»да да күрергә мөмкин булачак. Инспекторлар кайберәүләргә кирәкле саннарны биреп ришвәт алмасыннар өчен, дәүләт номерларын хәзер «машина» бирә башлаячак, диләр Татарстан ЮХИДИендә. Ә тимер машина белән килешеп булмый, ул очраклы саннар белән эш итә. Инде ул биргән номер кайберәүләрнең җеннәренә туры килми икән, яңадан пошлина түләп, бәхетеңне икенче кат сынап карарга мөмкин. Иске номерлары зур кыйммәткә ия кешеләргә аны саклап калу юллары бар, билгеле. Машинаны сатып, аны исәптән төшергәннән соң да номерлар тагын бер ай дәвамында иске хуҗаныкы булып кала бирә. Шул бер ай эчендә икенче машина алып өлгерсә, үз номерын калдыру турында гариза яза ала, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.

... яр буенда бар да бар
Казанда океанариум барлыкка киләчәк, диләр. Кай тирәдә булыр икән ул?
Галия Садриева, Лаеш
Океанариум ясау мәсьәләсе күптән түгел Казансу ярларын төзекләндерү кысаларында каралды, дип хәбәр итә «АиФ» газетасы. 189 гектар мәйданны биләгән кишәрлектә шәхси йортларны күчерү күздә тотыла. Чистай, Әмирхан, Декабристлар урамнары арасында гомуми мәйданы 500 мең кв.м булган 10 катлы торак массив калкып чыгачак. Шулай ук Казансуның уң як ярында мәктәпләр, балалар бакчалары, дәваханәләр, океанариум, кафе, рестораннар, сәүдә үзәкләре һәм күпкатлы машина кую урыннары төзеләчәк. Төзелеш эченә яңа Никахларны теркәү сарае да керә. Анысы Универсиада вакытында медиаүзәк буларак кулланылачак.

... номерыңны калдыр әле
Казан автомобильчеләрен алгы тәрәзә чистарткычлар астына кесә телефоны номерларын ябыштырып куярга мәҗбүр итәчәкләр икән диләр. Ни өчен икән?
Марат Солтанов, Казан
Дөрестән дә, Казан ЮХИДИ идарәсендә шундый тәкъдим яңгырады дип белдерә «АиФ Регион» газетасы. Юл инспекторлары кешеләрне мәҗбүр итмиләр, бу эш ирекле рәвештә эшләнә. Бигрәк тә машиналарын юл читенә генә туктатып китәргә яратучыларга кагыла ул. Кагыйдәләрне бозып юл читенә туктатып калдырылган машиналар башка автомобильләргә һәм җәмәгать транспортына комачаулык тудыру белән беррәттән юлдагы карларны чистарту техникасына да каршылыклар ясый. Үз вакытында һәм тиешенчә чистартылмаган юллар исә юллар тараюга һәм бөкеләргә китерә. Машинаның алгы тәрәзәсендә хуҗаның телефон номеры булган очракта, эвакуатор чакыртып торганчы, турыдан-туры хуҗага шалтыратып, машинасын алып куюын сорарга да булыр иде.

...ябыгасың килсә, китап укы
Китап укуның организмга булган файдасы спорт белән шөгыльләнүнекеннән калышмый дип укыдым. Хәтта ябыгырга да булыша, имеш. Бу дөресме икән?
Алия Данилова, Казан
Британиянең Сассекс университеты галимнәре стресс белән көрәшүнең даруларсыз ысулларын өйрәнгәннәр һәм әдәби китап укуның стрессны 68 процентка киметүен ачыклаганнар. Шулай ук талгын матур музыка тыңлау стрессны - 61 процентка, яңа пешерелгән хуш исле чәй эчү - 54 процентка, ә саф һавада йөреп керү 42 процентка киметә икән. Кызыклы китапны 6 минут кына уку да стресс кичергәннән соң организмга нормага кайтырга мөмкинлек бирә. РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе укытучысы психолог Дмитрий Воедилов сүзләренчә, йотлыгып укыганда хәрефләр һәм сүзләргә игътибар бетеп, тулысынча сюжетка кереп китү күпләргә таныштыр. Кеше виртуаль дөньяда эреп бетә, шунда яши башлый дисәң дә була. Нәтиҗәдә бәхет гормоннары эшләп чыгарыла яки адреналин күтәрелә. Әгәр китап гадәттән тыш кичерешләргә китерсә, кеше хәтта ябыгырга да мөмкин.

... бездә күп туалар бит
2013 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 50 регионында өченче яки аннан соң туган балалар өчен айлык пособие түләнә башлаячак, имеш. Ул кайсы регионнарда кертелер икән?
Миләүшә Мусина, Буа
«Российская Газета» мәгълүматларына караганда, өченче яки аннан соң туган балаларга пособиеләр Карелия, Коми, Мари Эл, Мордовия, Чувашия республикаларында, Алтай, Камчатка, Пермь, Приморье, Ставрополь, Хабаровск крайларында, Амур, Архангельск, Белгород, Брянск, Владимир, Волгоград, Кострома, Курган, Курск, Ленинград, Липецк, Магадан, Мурманск, Нижний Новгород, Омск, Оренбург, Орлов, Пенза, Псков, Ростов, Рязань, Самара, Саратов, Сахалин, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ульяновск, Ярославль һәм Яһүд автоном өлкәсендә түләнәчәк. Бу регионнарда балалар туу саны ил буенча уртача күрсәткечләргә караганда түбәнрәк.

... дельфиннарсыз да булмый
Украина хәрби диңгез флоты өчен диңгез хайваннарын әзерләү буенча махсус программаны кабат торгызган диләр. Флотка дельфиннар нәрсәгә?
Таһир Дәминов, Казан
Украина ХДФ вәкилләре сүзләренә караганда, бүгенге көндә 10 дельфин махсус өйрәнү уза икән. Диңгез хайваннарын совет флоты хаҗәтләре өчен Севастопольдә 1973 елда әзерли башлаган булганнар. (Сүз уңаеннан, хәрби дельфиннарны әзерләү үзәкләре дөньяда бары тик икәү генә. Икенчесе - Калифорниядә.) СССР таркалгач һәм Кара диңгез флоты бүленгәннән соң, дельфиннарны әзерләүче океанариум Украина ягына күчте. Океанариумның үзендә махсус программа турында сөйләргә теләмиләр, дип хәбәр итә «АиФ» газетасы. Шулай да алар дельфиннарны су асты миналарын эзләргә өйрәтүләрен белә алганнар. Башларына беркетелгән пычаклар ярдәмендә дельфиннар хәтта диверсантларга да һөҗүм итә ала. Әмма алардан камикадзе ясарга җыенмыйлар - дельфиннар бик кыйммәткә чыга. Кагыйдә буларак, дельфиннарга куелган бурыч - төп максатларның координаталарын ачыклау. Мурманск диңгез биология институты белгечләре сүзләренә караганда, алар өйрәтүгә җиңел биреләләр - берничә ай эчендә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Мондый база РФдә дә бар: Кольск култыгында шундый максатлар өчен тюленьнәрне өйрәтәләр.

... эчәргәме, юкмы
Табиблар кешене эчкечелеккә этәрә торган генны ачыклаганнар дип ишеттем. Бу ачышның берәр файдасы булырмы икән?

Лилия Зарипова, Казан
Лондондагы Королева колледжы галимнәре әлеге генга ия булган кешеләрнең спиртлы эчемлекләрдән ләззәтне күбрәк алуларын ачыклаганнар. Димәк, алар калганнарга караганда эчкечелеккә тизрәк бирешергә мөмкиннәр. Табиблар фикеренчә, бу ачыш эчкечеләрне дәвалауда һәм кешеләрне тормыш төбенә төшүдән саклап калуда зур роль уйнарга мөмкин. Безнең галимнәр инде эчкечелеккә бирелүчәнлеккә генетик анализ алымын да эшләделәр. Кан анализы буенча кешегә спиртлы эчемлекне татып караргамы, әллә кабып та карамаскамы икәнлеген белеп булачак. Бүгенге көндә, статистика мәгълүматлары буенча, халыкның 30 процентына алкоголь куллану куркыныч, тагын 10 процентына зыянлы, дип белдерә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн.

... «дача амнистиясе»нә ышанам
Миңа мирас булып җир кишәрлеге калды. Биредә мин үземнең зур булмаган фермерлык предприятиемне оештырдым һәм йөрт төзедем. Йортны үз милкем итеп ничек рәсмиләштерергә?

Булат Мирзануров, Буа
Бу сорауга ТР буенча Кадастрлар палатасы директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина җавап бирә. Җирдән файдалану кагыйдәләре нигезендә анда фермалар булдыру, башка хуҗалык корылмалары төзү рөхсәт ителә. Ә бу биләмәдә торак йорт төзү башка мәсьәлә. Монда милеккә хокукны рәсмиләштерүнең җиңеләйтелгән вариантын кулланып булмый. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә башкачарак якын килергә кирәк. Әмма «дача амнистиясе» таләпләренә туры килә торган шартлар тудырырга. Алай эшләгәндә торакны шәхси милеккә күчерү өчен сезгә җир өчен хокуклы булуыгызны раслаган документлар да җитәчәк. Бу юл әйләнеч, әмма ышанычлы. Кадастр инженерларыннан башка очына чыгып булмый, билгеле. Беренче эш итеп йорт биләгән урынны авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгәненнән аерып межаларга кирәк. Бер участоктан икене ясаганлыгыгыз кадастрда чагылырга тиеш. Аларның һәрберсенә аерым номерлар биреләчәк. «Торак зона»га кадастр паспорты белән җирле үзидарәгә барыгыз. Муниципаль хакимият җирне бер төрдән икенчесенә күчерсеннәр өчен ходатайство бирергә хокуклы. Сезнең очракта - торак пунктлар төренә. Нәкъ менә шул төргә кергән җирләрдә генә торак йортлар төзергә ярый. Җирнең статусын үзгәртү турындагы карарны республиканың Министрлар Кабинеты кабул итә. Бераз көтәргә туры килер. Расладылармы? «Дача амнистиясе» шуннан соң гына көченә керә. Хәзер йортка бары тик кадастр паспорты гына кирәк. Җиргә хокуклы булуыгызны раслаучы документлар һәм тиешле гаризагызны тотып Росреестрга барырга гына кала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading