Бу хатны укыгач, Чирмешән авылы халкы 20-25 метр арага вак таш кайтартмаслык, җыйнаулашып, елга ташыннан сукмак түшәмәслек мөшкел хәлгә калганмы икән ни соң, дип уйлап куясың. Үзара салым акчасыннан да төзекләндереп була бит инде ул 20 метр араны. Хәер, бу авылда җирле халык тырышлыгы белән дә бик күп эшләр эшләнә, аларга “афәрин!” диясе генә кала. Алдагы көннәрдә без үзебез дә шунда барып кайтырга уйлап торабыз әле. Ни генә фаразласак та, бу хатта авыл картларының мәчеткә керү өчен вак таштан сукмак-тротуар ясатырга хыялланулары ачык аңлашыла.
Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте шушы мәсьәләгә игътибар юнәлтерләр, Чирмешән авылыннан чыккан эшкуарлар һәм кешеләр мәчет картларының хыялын тормышка ашыруда ярдәм оештырырлар, дип өметләник.
Комментарийлар