16+

«Мондый төр күргәзмәләрнең кыйммәте зур»

25-26 август көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында «Совет районында эшләнгән» дип исемләнгән күргәзмә узды.

«Мондый төр күргәзмәләрнең кыйммәте зур»

25-26 август көннәрендә «Казан» агросәнәгать паркында «Совет районында эшләнгән» дип исемләнгән күргәзмә узды.

Биредә шәһәр халкы Совет районының 25тән артык предприятиесендә җитештерелгән продукция белән таныша алды.

Б ез күргәзмә оештыру идеясе белән озак еллар янып йөрдек. Ул оешмаларга да, оешма хуҗаларына да бик кирәкле әйбер. Бирегә шәһәр халкының да кызыксынып килүе мине сөендерде, - дип белдерде Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров.

Казанда аерым бер район кысаларында мондый күргәзмә беренче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар фикеренчә, чара - район буйлап урнашкан оешмаларга бер-берсе белән танышу, хезмәттәшлеккә мөмкинлекләр эзләү өчен менә дигән мәйданчык.

- Бүген оешма­ларның санкцияләр астында эш­ләргә мәҗбүр булган, импортны алмаштыру заманында мондый төр күргәз­мәләрнең кыйммәте зур. Район кысаларында гына түгел, республика, ил күлә­мендә бу ярминкәләрне үткәреп, бер-беребезгә ни рә­вешле ярдәм итә алуыбызны күрсәтергә тиешбез, - дип белдерде Рөстәм Гафаров.

Күп оешмалар, үз продукцияләрен тәкъдим итү­дән кала, әле эшче көчләр туплау өчен дә килгән бирегә. Баксаң, Казан буенча кирәкле эшче көчләр саны эшсезләр саныннан ике тапкырга артыграк икән. Күргәзмәдә «Буш вакансияләр» тәкъдим итү өчен корылган аерым мәйданчыкта хәйран кеше җыелган иде.

- Мин монда эш эзләп килдем. Хәзер үз белгечлегең буенча эшкә урнашу авыррак, әмма мин эзлим, сайланам. Кадрлар бүлегендә берәр эш булмасмы дип йөрүем, - диде миңа ярминкәгә килгән Альбина Мөхәммәтшина.

Күргәзмә олыларны гына түгел, мәктәп укучыларын да җәлеп итте. Чөнки монда укучыларга булачак һөнәрләрен сайлау мөмкинлеге бар. Быел Казанда узган Россия буенча WorldSkills эшче һөнәрләр олимпиадасында катнашып лаеклы урын алган Казан информацион технология­ләр һәм элемтә техникумы, төзелеш көллияте һәм Казан кооператив институты да укучылар өчен кызыклы мәйданчыклар оештыр­ган иде. Мәсәлән, информацион технологияләр һәм элемтә техникумында робот төзелеше белән танышып булды.

- Күргәзмәбездә Робот-­Фест корылмасы бар. Без ул робот белән Казанда үткәрелгән WorldSkills ярышларында катнаштык. Бу роботны «Мерседес» оешмасы куллана. Ул курьер вазифасын башкарып, машина запчастьларын складтан конвеерга күчереп бара. Шулай ук техникумда лего-роботларын җыю серләренә дә төшенәбез, - ди Рамил Гарифуллин.

Бразилиядә яңа гына үткәрелгән бөтендөнья WorldSkills ярышларыннан кайткан төзелеш көллияте студенты Вениамин Петров хәзер мәктәп укучылары алдында тәҗрибәсе белән уртаклаша. Күргәзмәдә ул стенага плитәләрдән ­Россия флагы сурәтен җәяргә өйрәтте.

Казанның коо­ператив институты студентлары килгән кунакларга өстәл сервировкасы буенча мастер-класслар үткәрде. Укытучылар сүзләренчә, хәзер бу уку йортларында WorldSkills таләпләре буенча укыта башлаячаклар. Күргәзмәдән тыш, халык Совет районы җирлегендә җитештерелгән, сатуга чыгарылган продукциядән авыз итә алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading