16+

Павел Астахов: "Балалар бакчаларына чират булмасын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез"

Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов килүе турында хәбәр иткән идек.

Павел Астахов: "Балалар бакчаларына чират булмасын өчен кулдан килгәннең барысын эшлибез"

Казанга Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов килүе турында хәбәр иткән идек.

Ул бүген Рөстәм Миңнеханов белән Идел буе районында "Соловушка" балалар бакчасын ачуда катнашты.

Балалар бакчасында 6 төркем булачак. Анда балаларның акыл һәм физик сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә торган мохит булдырылган: музыка, физкультура заллары, методик кабинет, медицина һәм азык-төлек блоклары, учреждение территориясендә спорт-уен мәйданчыгы бар.

- Төп геройлары балалар булган бәйрәмнәр минем өчен иң якыны. Балалар елмайсын өчен кулдан килгәннең барысын эшләргә тырышабыз, - диде Павел Астахов.

Ул Татарстанга һәрчак зур шатлык хисе белән килүен, биредә кыска вакыт эчендә һәрвакыт ниндидер яңа объектлар барлыкка килүенә шаккатуын әйтте.

- Соңгы елларда сафка бастырылган балалар бакчалары саны гаҗәпләндерә. Балалар бакчалары төзелеп, тулып торуы һәм хәтта аларга чират булуы да уңай күренеш - бу безгә киләчәккә ышаныч өсти. Без, балалар бакчаларына чират булмасын өчен, кулдан килгәннең барысын эшләячәкбез, - дип ышандырды ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading