Җәмәгать, дәүләт акчасын уңга-сулга исраф итү түгелме соң бу? Картадагы акча яна дип, хәзер теләсә нинди чарага балаларны мәҗбүриләп алып барыргамы? Теләгән концертына, спектакленә болай да бара ул. Программаны бетерсеннәр, бюджет акчасын таратып ятмасыннар димим. Максатчан кулланырга да була бит.
“Пушкин карта”сыннан файдалана торган Рәфидә Галимҗанова фикеренчә, бу программа шәһәрдә яши торган яшьләр өчен бик уңайлы һәм файдалы.
“Минем өчен файдасы булды, чөнки Казанда яшим. Пушкин картасы белән театрларга йөрдем, якын кешеләрем өчен дә шуннан билетлар алдым.
Ләкин ул картаның нәкъ менә авыл мәктәпләре өчен бик уңай якларын күрмим. Чөнки ул картадагы барлык акчаны нәрсәгәдер тотып бетерү кирәк бит, ә авылда укучылар Мәдәният йортында уздырыла торган чарадан башка тагын кая бара ала инде? Әйе, укытучылар райондагы музей, спектакльләргә йөртергә мөмкин.
Ләкин атна саен шәһәргә чыгып китү мөмкинлеге гел булып тормый. Һәм шуңа күрә чарасызлыктан ул акчаны “нәрсәгәдер” тотып бетерергә туры килә.
Минем мәктәп укытучыларына басым ясап әйтүем түгел, аларга да картаны “плюс” өчен куллану рәхәт нәрсә түгелдер. Танышларым мисалында гына әйтә алам: алар миңа: “Акчаны тотып бетерергә кирәк бит, менә бу спектакльгә билет алып куярга кирәк”,- дип әйткәннәр иде. Әмма барлык укучы да бармады, билгеле. “Барасым килми, кызык түгел”, – дип кул селтәделәр. Шуңа мин аны шәһәрдә кайнаган балалар, студентлар өчен файдалы дип санадым. Әле алга таба киноларга бару мөмкинлеген дә тудырсалар, миңа калса, картадагы акча “плюс”өчен түгел, күңел ачу, ят итү чарасы өчен тотылачак. Чөнки бүген шәһәрдә генә түгел, районнарда да кино күрсәтелә диеп беләм”, – диде Рәфидә.
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова билгеләп үткәнчә, “Пушкин кратасы”н коммерцияле проектларга да тотарга була. Әмма программа комиссия аша узган булырга тиеш. Алай гына да түгел, программаның асылы, мәгънәсе булу да таләп ителә.
– Иң беренче сорау – оешма нинди контент белән эшли? Һәрбер чара экспертлар советы тарафыннан аеруча игътибар белән карала. Үсмерләргә тәкъдим ителә торган программа “Пушкин картасы”на туры килү-килмәвен ачыклыйлар. Бик күп нюанслар бар. Мисал өчен, элек 50 сум торган дискотеканы хәзер 300-500 сумга сатарга тырышалар. Бу күзгә күренеп торган хокук бозу. Коммерцияле концертларны “Пушкин картасы” буенча сатарга теләүчеләр бар. Коммерцияле проектларга мин каршы түгел. Әгәр дә артист традицион, борынгы татар халык җырларын өйрәнә, җырлый икән, яисә төрле авторлар хакында аңлатмалар бирә икән, моның бернинди начарлыгы да юк. Әмма гап-гади эстрада концертларын да проект кысаларына кертеп җибәрергә теләүчеләр юк түгел. Әлегә андый очраклар теркәлмәде. Хәзер без артистлардан репертуарларын күрсәтүне дә таләп итәбез. Авылда иҗади кичәләр, мастер-класслар ул кадәрле кыйммәт тора алмый. Без шунда ук тикшерүгә җибәрәбез. Хәзер, беренче чиратта, чараның бәясенә игътибар итәбез. Авыл җирлекләрендә кыйммәтле чаралар күрсәтүгә каршы дип уйламасыннар. Кызганычка, дөнья шулай корылган. Әгәр дә кире элемтә булса, без бик рәхмәтле булыр идек. Чөнки мәдәни чаралар бик кызыклы, күпкырлы. Кеше үзенең ялын оештырырга тели икән, кеше моны аз ыгна акчага да башкарып чыга ала, – диде министр бу мәсьәләгә карата.
Комментарийлар
0
0
Бирсэндэ ярамый,бирмэсэндэ ярамый!Нишлэп пенсионерларгада бирмилэр икэн,миндэ йэрер идем.
0
0