16+

Социаль пособиеләрне эш бирүче оешмалар түләми

Татарстанда эшли башлаган «Турыдан-туры түләүләр» проектыннан ниләр көтәргә?

Социаль пособиеләрне эш бирүче оешмалар түләми

Татарстанда эшли башлаган «Турыдан-туры түләүләр» проектыннан ниләр көтәргә?

1 июльдән Татарстанда «Турыдан-туры түләүләр» федераль проекты тормышка ашырыла башлады. Аның асылы хезмәткәрләр пособиеләрне хәзер эш бирүче оешмалардан түгел, ә Россиянең социаль иминиятләштерү фонды аша алудан гыйбарәт.

П роект эшләгән ике ай эчендә генә дә Россиянең социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге 1 миллиард сумнан артык пособие түләгән. Хәзер декрет акчаларын, «больничный»ларны алу җайланды кебек, әмма шикаять белдереп шалтыратучылар да очрый. Ни өчен кайберәүләрнең социаль түләүләре тоткарлана соң? «Акча бездә бар. Эш акчада түгел», - диләр социаль иминиятләштерү бүлегендә. Эш нидә? Проектны тормышка ашыруда нинди авырлык­лар бар? Болар хакында Россия социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин белән сөйләштек.
- Рамил Ринатович, журналистлар белән очрашу вакытында «Турыдан-туры түләүләр» проекты турында тәфсилләп сөйләгән идегез. Россиянең 10 төбәгендә ул сыналырга да өлгергән инде. 1 июльдән Белгород, Самара, Ростов өлкәләре белән бергә Татарстанда да эшли башлады. Әмма ничек кенә булмасын, барысы да вәгъдә ителгәнчә җиңел генә бармый кебек. Пособиеләр вакытында түләнми дип шалтыратучылар очрый...

- Теләсә нинди яңалыкка ияләнергә, аны тирәнтен өйрәнергә кирәк. Гомумән алганда, әллә ни авырлыклар бар дип әйтеп тә булмый. Ике ай эчендә 1,079 миллиард сумлык 116 мең пособиене түли алганбыз икән, димәк, эш начар бармый. Эш акчада да түгел. Еш кына намуссыз хисапчылар аркасында эш тоткарлана. Көн саен «кайнар элемтә» номерына 200ләп шалтырату килә. 278 гариза кабул итеп алдык. Барысын да анализлап чыкканнан соң, халык ризасызлыгының кайбер сәбәпләрен ачыкладык кебек. Еш кына предприятиеләр хезмәткәрләре турында дөрес мәгълүмат тапшырмый. Адресатлар төгәл күрсәтелмәү сәбәпле, акчалар кире кайта, тоткарлана.

- Пособие алыр өчен хезмәткәр турыдан-туры сезгә мөрәҗәгать итә алмыймы соң?

- Юк, һәр кеше оешмасындагы бухгалтериягә документлар тапшыра. 5 көн эчендә ул кәгазьләр безнең бүлеккә килеп ирешергә тиеш, нормативлар буенча, 15 көн эчендә хезмәткәр пособиесен алырга хокуклы. Тик нәкъ менә дөрес мәгълүмат бирелмәү, фамилияләр, паспорт серияләрендә хаталар булу, документлар вакытында тапшырылмау сәбәпле, эш тоткарлана. Күп нәрсә дисциплинага бәйле, бу мәсьәлә хәл ителер дип уйлыйм. Бары банкротлыкка чыккан оешмада эшләгән кешеләр генә турыдан-туры безнең бүлеккә мөрәҗәгать итә ала.

- Еш кына декретка чыгарга җыенган хатын-кызлар, намуссыз оешмалар пособие түләүдән баш тарта, дип зарлана иде. Хәзер шәхси оешмаларда эшләүчеләргә куркырга кирәкми инде алайса...
- Әйе, хәзер пособиеләрне шәхси оешмалар түләми. Акчаны Социаль иминиятләштерү фонды түли. Фонд дәүләт структурасы кебек. Проблемалар булганда, хәл итүне сорап бүлеккә мөрәҗәгать итәргә була.
- «Кайнар элемтә» номерына эләгеп булмый диючеләр дә бар.

- Көн саен 200ләп шалтырату кабул итәбез бит, һәрберсенә җентекләп аңлатырга туры килә. Бер генә номерга эләгүе чынлап та авыррактыр. Шуңа да һәр район­да «кайнар элемтә» номерларын булдырдык. Татарстанда «Турыдан-туры түләүләр» проектына 105 хезмәткәр җәлеп ителде. Шуларның 15 проценты сорауларга җавап бирү белән шөгыльләнә. Иң яхшысы - соравыңны сайтка юллау. Безгә сорауларның 96 проценты электрон вариантта килә. «Турыдан-туры түләүләр» проектына күчкәндә, Татарстан Түбән Новгород тәҗрибәсенә таянды. Хәзер тулаем алганда, үзебездә дә проектны уңышлы эшләп килә дияргә була. Чит төбәкләр арасында безнең республика тәҗрибәсен өйрәнүчеләр бар. Вакытлыча проблемалар үтәр, ноябрь аена барысы да җайланыр дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading