16+

Тагын күпме гомер өзелергә тиеш?

Начар гадәт тиз иярә бит ул, яхшылыкка өйрәнү авыр булса да. Кайчандыр океан артында гына булган хәлләр безгә дә килә башлады. Сүзем корал йөртү хакында.

Тагын күпме гомер өзелергә тиеш?

Начар гадәт тиз иярә бит ул, яхшылыкка өйрәнү авыр булса да. Кайчандыр океан артында гына булган хәлләр безгә дә килә башлады. Сүзем корал йөртү хакында.

2020 елда төзекләндерүдән соң Чаллыда Татар Дәүләт драма театры ачылды. Бинаны яңартуга  1,5 млрд сум бүлеп бирелгән иде. Матурлыкны эче матур кеше генә саклый аладыр ул. Эче караларның ул матурлыкны җимерергә кулы кычытып кына тора. Театр янында ял иткән үсмерләрнеке кебек. Юкса, 20-22 яшьлек ул егетләрнең гамәлен ничек аңлатырга инде тагын?

Бинаны матурлап торган пыялаларга пневматик коралдан атып, алар нәрсәгә ирешкән дә, бу аларга нәрсәгә кирәк булган? Ремонт эше ярыйсы ук суммага төшәчәк. Әлеге гамәлне кылган егеткә карата җинаять эше кузгату хакында сүз бара. Эш кузгатыла икән, егетнең биографиясендә бу кара тап гомер буе аны озатып барачак.

Сүзне юкка гына океан артыннан башламадым. Ник дигәндә, соңгы ике атнада АКШта көн саен диярлек атыш һәм һәлак булучылар хакында хәбәрләр килеп тора.

Статистикага күз салсак, узган ел АКШта халык күп була торган урыннарда атыш очраклары 52,5 процентка, ә 2017 ел белән чагыштырганда 96,8 процентка арткан. Узган ел, мисал өчен, җәмәгать урыннарында 61 тапкыр атыш оештырганнар. Шуларның 12се күп кеше үлеме белән тәмамланган. Кулына корал алучыларның иң кечкенәсенә 12 яшь, олысына – 67.

2021 елда мондый җинаятьчеләр кулыннан 103 кешенең гомере өзелгән, 140 кеше яраланган. 2020 ел белән чагыштырсаң, бу күрсәткечләр 48 процентка үскән. Менә сиңа демократик ил! Менә сиңа ирек!

Интернетта эзләү системасына керәм һәм “АКШта атыш” дип җыям. Май аен карасак, беренче хәбәр 5нче числода булган: “АКШның көнчыгышында билгесез затлар ике баланы яралаган”. Икенче хәбәр 14 майда чыккан: “Билгесез затлар кечкенә баласы белән хатын-кызны атып үтергән”. 5 майдан 2 июньгә кадәр аралыкта АКШта ату очраклары буенча 30га якын хәбәр урнаштырылган. Ул хәбәрләрне карасаң, американнар өчен бөтенләй дә изге урын юк дип уйлый башлыйсың. Атышны алар мәктәптә дә, хастаханәдә дә, чиркәүдә дә оештыра. Калифорния штатында гына да ун көн аерма белән ике атыш була. Әлбәттә инде һәлак булучылар да бар.

Бу хәлләрдән соң АКШ президенты Джо Байден корал әйләнешенә кагылышлы канунга үзгәрешләр кертергә кирәк дигән фикергә килгән. Моңа кадәр Америкада коралны 18 яшьтән сатып алсалар, хәзер бу яшьне 21гә күтәрергә, диләр. Шулай ук корал саклау шартларын да яңартачаклар. Әгәр дә суд кешене тирә яктагыларга зыян салырга мөмкин дип таный икән, ул чагында гражданин бөтенләй дә коралдан колак кагарга мөмкин.

“Соңгы ике унъеллыкта коралдан һәлак булган мәктәп яшендәге балалар саны полиция хезмәткәрләренеке һәм һәлак булган хәрбиләр саныннан да артып китә. Тагын күпме гомер өзелергә тиеш!?” – дип фикер йөртә Байден. “Бабай” башка юнәлешләрдә әллә ни алга китмәсә дә, шөкер, бу проблемага йөзе белән борылган. Шунысы сөендерә.

Без, журналистлар да күпмедер дәрәҗәдә булачак “террорчылар”ны, җинаятьчеләрне “әзерлибездер”. Безгә “кайнар” хәбәрләр кирәк. Ә укучы негатив, атыш-үтереш хакында язган әйберләрне күбрәк укый никтер. Балалар исә шул җинаятьчеләр кебек курку белмәс, “көчле” булырга тели. Байденга гына түгел, сезгә һәм безгә дә уйланырга җирлек бар, кыскасы.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading