16+

Татарлар сәяхәт итәргә ярата

«Безнең гомер эчендә бер чит илгә барып кайтырга тәвәккәллегебез җитми. Ел әйләнәсе сәяхәт кылып йөрүчеләр дә бар икән бит хәзер. Шулар турында да языгыз әле. Сания Кәшипова, Казан».

Татарлар сәяхәт итәргә ярата

«Безнең гомер эчендә бер чит илгә барып кайтырга тәвәккәллегебез җитми. Ел әйләнәсе сәяхәт кылып йөрүчеләр дә бар икән бит хәзер. Шулар турында да языгыз әле. Сания Кәшипова, Казан».

Дөнья тирәли сәяхәт итүчеләр төркемен татар егете Марат Хәсәнов оештырган. Интернеттан аны sunsurfers.ru адресы буенча табарга мөмкин. Анда чит илләргә бик арзанга гына бару серләрен белергә, Азия илләренең искиткеч матур табигатен чагылдырган фотолар күрергә мөмкин. Сәяхәтнамәләрне дә укырга була. Марат инде өченче ел сәфәрдән кайтып керми. Барысы 23 илдә булган. Тайландта исә ел ярым яшәгән. Сәяхәтләр һәм яшәү өчен акчаны башлыча интернет ярдәмендә эшли. Сайтлар ясый, дизайн белән шөгыльләнә, музыка иҗат итә.
- Мин Литваның Висаганас шәһәрендә туып үстем. Әтием татар, әнием рус милләтеннән, дип үзе белән таныштырды Марат. - Безнең шәһәрдә татарлар җәмгыяте, якшәмбе мәктәбе эшли, кечкенә чагымда, шунда яшьтәшләрем белән йөреп, татарча сөйләшергә, җырларга, биергә, Татарстан тарихын өйрәндем. Еш кына төркемебез белән концерт программалары әзерләп, Литва буенча да, төрле илләргә дә чыгыш ясар өчен сәяхәтләрдә була идек. Бер тапкыр миңа Казанда булу бәхете дә тәтеде. Анда без татар мәдәнияте фестивалендә Литвадагы татар җәмгыяте исеменнән чыгыш ясадык. Казан миңа бик ошады.
- Чит илләргә мөстәкыйль сәяхәт итүләрең ничек башланды?
- Мин мәктәптә укыганда ук тырышып инглиз телен өйрәндем. 2007 елда мәктәпне тәмамлагач, Англиягә белем аларга киттем. Биредә өч ел мөстәкыйль яшәү дәверендә минем дөньяга карашым үзгәрде. Төрле илләрдән укырга килгән студентлар белән таныштым. Аларның тормышларын, мәдәниятләрен күрәсе, өйрәнәсе килү теләге туды. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, мин үз тормышыма «оптимизация» ясадым, артык нәрсәләрдән арындым. Бу адымга килергә миңа кайбер китаплар да булышты, алар хакында үземнең сайтыма да яздым. Шулай итеп, Азия илләренә сәяхәткә чыгып киттем. Иң элек Таиланд, Лаос, Бирма, Малайзия, Япониядә булдым. Ихлас күңелемнән әйтәм, мин Азиягә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Биредә кешеләр гел елмаялар, табигатьтә ел әйләнәсе диярлек җәй хакимлек итә. Экзотик җиләк-җимеш, яшелчәләр бик арзан.
- Тормышыңны сәяхәтләргә генә багышлауга әти-әниең, танышларың ничек карады соң?
- Әти-әнием мине аңлыйлар, ярдәм итәргә тырышалар. Алар төрле илләргә булган сәяхәтнамәләрем, фотоларым, видеофильмнарым белән иң беренчеләрдән булып танышып баралар. Ә танышларымның кайберләре хәтта миңа кызыгып та карыйлар.
- Инде өченче ел туган өеңә кайтмый сәяхәт итәсең. Сагындырмыймы соң?
- Әлегә сагынмыйм, чөнки бу планета минем өем бит. Хәзер мин Шри-Ланкада. Монда нәкъ үз өемдәге кебек, бик уңайлы һәм яхшы.
- Синең иң зур хыялың нинди?
- 40 яшь тулганчы, мөстәкыйль рәвештә, дөньяның бөтен илләрендә булып чыгасым килә.
- Сәяхәтләрең турында китап язарга җыенмыйсыңмы?
- Кайсы да булса бер илдә бер-ике айга тукталгач, китап язарга исәбем бар. Ләкин әлегә мин һәр-даим хәрәкәттә, сәяхәттә.
- Сәяхәт итүнең аянычлы яклары да бар бит. Чит-ят җирләрдә тормышыңа куркыныч янаганы булмадымы?
- Әйе, дөрестән дә, шулай. Ике ай Һиндстанда булуның һәр көне экстремаль булды. Ә Балида кояш батуын карарга биек тау башына менгәч, фонаремдагы батарейкалар утырды. Төнне салкында, караңгыда тау башында үткәрергә туры килде.
- Сәяхәтләргә күпме акча тотасың?
- Һиндстанда айга 300 доллар да җитә иде. Бу яшәү, ашау, тору һәм арендага мотоцикл алуны кертеп. Таиландта - 400, Балида 500 доллар акча тоттым. Мин бик талымсыз кеше, тормыш формулам да: ирекле+ позитив+ гади булу. Шуңа да мин «тере», пешмәгән ризык белән генә тукланам. Менә хәзер Шри-Ланкада кокослар өлгерде, мин шуларны ашап яшим, ризык өчен бөтенләй дә акча тотмыйм диярлек.
- Бу сәяхәт итүләр сиңа нәрсә бирә?
- Рухи яктан баета. Мин хәзер йога, медитация, спорт белән дә шөгыльләнәм. Мәктәптә бик укырга яратмый идем, ә хәзер электрон китап сатып алдым, көн саен күп итеп китап укыйм. Сәяхәтләр мине тышкы яктан да үзгәртте. Аврели Августин: «Дөнья ул - китап», - дигән. Шул китапның берничә битен генә түгел, ә тулысынча укып чыгарга тырышыгыз. Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз. Игелекле гамәлләр кылып, булдыра алганчы сәяхәт итегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading