16+

Шикәр комына бәя 89,8 процентка арткан

Шикәр, үсемлек мае, икмәк һәм онга бәяләр артканны сизми калган кеше юктыр. Социаль челтәрләрдә дә, кибеттә дә халык шуны гына сөйли.

Шикәр комына бәя 89,8 процентка арткан

Шикәр, үсемлек мае, икмәк һәм онга бәяләр артканны сизми калган кеше юктыр. Социаль челтәрләрдә дә, кибеттә дә халык шуны гына сөйли.

Бәяләрнең кинәт сикерүе ил башлыгы Владимир Путинны да гаҗәпләндерде һәм ул аны пандемиягә бәйләп карамаска кушты. Шикәр күләмен җитештерү эчке ихтыяҗларны капларга җитә, монда пандемиянең катышы юк, дип, хөкүмәткә продуктларга бәя артуны туктату өчен бер атна эчендә чаралар күрергә кушты.
Татарстан хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков та үзенең чыгышында республикада бәяләрнең бигрәк тә шикәр комы, көнбагыш мае һәм бодай онына кыйммәтләнүен хәбәр итте.

Республикада шикәр кытлыгын булдырмас өчен 2021 елда чәчү мәйданнарын 54 мең гектарга җиткерергә уйлыйбыз, диде ул. Республика буенча быел 2,2 млн тонна шикәр чөгендере җыелган, уртача уңыш – гектарына 441 центнер. Шикәр заводларына 1,7 млн тоннадан артык шикәр чөгендере китерелеп, яңа уңыштан 235 мең тонна шикәр җитештерелгән.

Көнбагыш маена килгәндә, биредә күпләп сату бәяләренең арту динамикасы турыдан-туры Россиянең эчке базарындагы чимал кытлыгына һәм май орлыгын сатып алу бәяләренең артуына бәйле. Бу көнбагыш маена бәяләр артуга китергән дә инде. Уртача күпләп сату бәясе 80,7 сумга кадәр арткан. Бәяләрне тотрыкландыру өчен Россия хөкүмәте 2021 елның гыйнварыннан көнбагыш һәм рапс орлыгын читкә чыгаруның таможня пошлинасын аның бәясеннән 30 процентка кадәр арттыру турында карарга кул куйган. Әлеге чаралар бу тармакта бәяләр урнаштыруга бәйле вазгыятьне тотрыкландырырга тиеш, диде министр урынбасары.

Чыгышында ул он бәяләренә дә анализ ясады. Бу чорда бәяләр 3 нче класслы бодайга 33 процентка, бодай онына 23 процентка арткан. Наил Залаков сүзләренчә, икмәкнең социаль әһәмиятле төрләренә бәяләрнең кискен күтәрелүен булдырмау өчен республика икмәк пешерү предприятиеләренә  продукциянең үзкыйммәте һәм сату бәяләре арасында килеп чыгучы зыянны каплауга субсидияләр бүлеп бирә. Әлеге максатларга быел гына да 207 млн сум бүлеп бирелгән һәм бу икмәккә бәяләрнең кискен күтәрелүен тоткарларга мөмкинлек бирә.

Идел буе федераль округы буенча Татарстанда атланмай, каймак, пастеризацияләнгән сөт, каты һәм йомшак сырлар буенча бәяләр иң түбән санала. Республика шулай ук карабодай ярмасына бәяләр буенча 2 урында тора, бодай онына һәм тавык йомыркасына бәяләр буенча – 3 урында, көнбагыш маена, тавык итенә һәм кишергә бәяләр буенча 4 урында тора.

 

Татарстанда, быелның гыйнвар ае белән чагыштырганда, бәяләр шикәр комына 89,8 процентка, үсемлек мана – 27,5 процентка, онга 14,8 проценкта арткан.

2015 елда шикәрнең күпләп сату бәясе – 47 сум, ваклап сату бәясе 50,6 сум булса, 2019 елда күпләп сату бәясе 20 сумга кадәр төшкән. Шуңа күрә агымдагы елда, узган ел белән чагыштырганда, үсеш бик зур тоела. Быел сатуның максималь күләме 44 сум.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading