Өйдә бала тәрбияләп утырырга тиешле түләүле вакытны әниләргә 1,5 елдан 3 елга кадәр озайтырга тиешләр, дигән сүзләр йөргән иде. Имеш, ул еллар хезмәт стажына да кертелә икән. Шул сүз чыннан да дөресме икән?
Хәмдия Шәйдуллина, Буа
РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белгечләре әйтүенчә, чыннан да, 2014 елның...
Өйдә бала тәрбияләп утырырга тиешле түләүле вакытны әниләргә 1,5 елдан 3 елга кадәр озайтырга тиешләр, дигән сүзләр йөргән иде. Имеш, ул еллар хезмәт стажына да кертелә икән. Шул сүз чыннан да дөресме икән?
Хәмдия Шәйдуллина, Буа
РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белгечләре әйтүенчә, чыннан да, 2014 елның 1 гыйнварыннан башлап, 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән «РФдә хезмәт пенсияләре турында»гы Федераль законның 11 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә (427 нче ФЗ), өч бала табып, күкрәк баласын 1,5 яшькә кадәр карап өйдә утырган әниләрнең 4,5 елы (шуннан да артык түгел) эш стажының иминият өлешенә кертеп санала башлаячак. Моңа кадәр бу срок 3 кенә ел, ягъни ике балага гына кагыла иде. Өйдә бала карап утыра торган түләүле ял 3 елга кадәр озайтыла дигән сүзләр дөреслеккә туры килми. Ул вакыт элеккечә - 1,5 ел гына кала.
...эшсез санала алмыйсыз
Үзем Сарман районында теркәлгән, әмма Казанда яшим. Казанның мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак исәпкә баса аламмы?
Гөлназ Мингалиева, Казан
Казан шәһәре мәшгульлек үзәгендә белдерүләренчә, шәһәр һәм район үзәкләренең мәшгульлек үзәкләре Сезгә эш табуда ярдәм күрсәтә алалар. Моның өчен Сезгә торыр урыныгызга якынрак булган теләсә кайсы мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Әмма Казан шәһәренең мәшгульлек хезмәте органнары Сезне эшсез буларак теркәп, эшсезлек буенча пособие түләү хокукына ия түгел. Мондый хезмәтләр өчен Сезгә даими теркәлү урыныгыз буенча булган мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
...чиста булсын, балкып торсын
Мәктәп укучысы мәктәп яны биләмәсен чистартуда катнашырга тиешме?
Ләйсән Вильданова, Казан
Әгәр дә бу мәсьәлә белем бирү учреждениесенең уставында каралган икән, мәктәптә укучы бала белем бирү учреждениесе биләмәсен тәртипкә китерүдә катнаша.
...кеше каравына мохтаҗ булса гына
Ялгызы яшәүче пенсионерларга торак-коммуналь түләүләр өчен ташламалар каралган дип ишеттем, шул дөресме икән?
Борһан Галиев, Балтач
Торак-коммуналь түләүләргә карата субсидия-ташламалар кеше каравына даими мохтаҗ булган ялгыз яшәүче пенсионерларга каралган. Аларга, торак бинаның социаль нормасы кысаларында, торак бинага түләүләрнең 50 проценты һәм коммуналь хезмәтләрдән файдалану нормативы кысаларында, коммуналь түләүләрнең 50 проценты кадәр субсидия-ташлама бирелә. Ә фатирда ялгызы гына яшәүче таза-сау пенсионерларга субсидия-ташламалар каралмаган. Мондый хокукка бары тик медицина күрсәткечләре буенча даими рәвештә кеше каравына мохтаҗ булган ялгыз кешеләр генә ия.
...ачуым килеп йөрим
Әллә яз тәэсире шунда, гел ачуым килеп йөрим, тиз кызып китәм. Тиз кызып китүчән кешеләр арасында йөрәк өянәкләре еш күзәтелә дип укыганым да бар иде. Икенче яктан, ачуын эчкә йотып, тышка чыгармый йөрүчеләр ешрак авырый, диләр. Кайсысы дөрес икән?
Зәлия Рәшитова, Казан
Белгечләр әйтүенчә, ачуыннан үз-үзен тыя алмый кычкыручы кешеләрнең ачу өянәкләре басылып ике сәгать үтүгә йөрәк өянәге кичерү куркынычы 5 тапкырга артык. Галимнәр әлегә ачуның йөрәк өчен нигә шулкадәр куркыныч булуын ахыргача аңлата алмыйлар. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын хроник стресс китереп чыгаруы билгеле. Беренчедән, ул кан басымын күтәрә, икенчедән, кешеләр аның белән «агулы» юллар белән көрәшәләр. Мисалга, тәмәке тартып яки спиртлы эчемлекләр кулланып тынычланырга тырышалар. Ачуыннан тыела алмый кычкыручылар да, ачуын эчкә йотып йөрүчеләр дә бер дәрәҗәдә диярлек авырыйлар, шуңа, дөньяга елмаеп карарга өйрәнегез, дип киңәш итә белгечләр.
...төбәкләр хәл итәчәк
Электр энергиясенә социаль нормалар кертәләр икән дип шау иткәннәр иде, хәзер тынып калдылар әле. Бу эштән баш тарттылармы икән әллә?
Зөфәр Нәгыймов, Арча
Электр энергиясенә халык теленә «энергопаек» булып кергән социаль нормаларны кайчан кертәсен төбәк хакимиятләре хәл итәчәк. Әмма «паек» 2016 елның 1 июленнән дә калмый билгеләнергә тиеш. Баштарак аны 2014 елның 1 июленнән кертмәкчеләр иде. Үз төбәкләренә караган социаль норманы россиялеләр 2016 елның 1 апрелендә беләчәкләр. Төбәк күчеш мәсьәләсен иртәрәк хәл иткән очракта, кешеләргә нормалар турындагы мәгълүмат яңа нормалар кертелергә өч ай кала җиткереләчәк. Социаль нормалар кысаларында гына сарыф ителгән электр энергиясе өчен без арзанайтылган тариф буенча түләячәкбез. Ә инде нормадан тышы өчен - кыйммәт бәядән. Әмма тарифлар арасындагы аерма 40 проценттан артып китәргә тиеш түгел. Электр энергиясенә социаль норма ялгыз пенсионерларга, пенсионерлардан гына торучы гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә, инвалидлар һәм инвалид балалары булган гаиләләргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар булган гаиләләргә ташламалы система буенча саналырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар