16+

«Толерантлыкның мондый үрнәге башка беркайда да юк»

Бу көннәрдә Россиянең яһүд общиналары федерациясе Казанның Профсоюз урамында урнашкан синагоганың 100 еллыгын билгеләп үтте.

«Толерантлыкның мондый үрнәге башка беркайда да юк»

Бу көннәрдә Россиянең яһүд общиналары федерациясе Казанның Профсоюз урамында урнашкан синагоганың 100 еллыгын билгеләп үтте.

Яһүдләрне әлеге олы бәйрәм беләнТатарстан Президенты
вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россиянең
яһүд җәмгыятьләре президенты Александр Борода һәм Россиянең
баш раввины Берл Лазар да тәбрикләде.
Ә леге бина 1913 1915 елларда неоклассицизм стилендә төзелеп,
1939 елның маена кадәр гыйбадәтханә буларак хезмәт иткән.
Аннан соңгы елларда берничә тапкыр башка максатларда
файдаланылган чорлары да була. 1996 елда бина янәдән яһүдләр
җәмгыятенә гыйбадәтханә буларак кайтарып бирелә.
Бәйрәм чараларында Россиянең 40 шәһәреннән, чит илләрдән
килгән раввиннар, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Кичә синагога каршында IV Халыкара еврей музыкасы фестивале
ачылды. Фестиваль 6 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
«Лимуд» дип аталучы халыкара яһүд яшьләре форумы да әлеге
юбилей хөрмәтенә уздырыла. Моңа кадәр ул бары тик Мәскәүдә
һәм Санкт-Петербургта гына үткәрелгән булган.
Кичә халыкара һәм динара мөнәсәбәтләргә багышланган «Дин һәм
аңлашу: заман таләпләре» дип аталган «түгәрәк өстәл» узды.
Төрле милләт, дин вәкилләрен бер өстәл артына җыйган
сөйләшүдә яшәеш, дин, рухи, тарихи-мәдәни мирас, милләтара,
динара мөнәсәбәтләр, тәрбия һ.б мәсьәләләр күтәрелде. Мондый
зур сөйләшү өчен Казаннан да кулайрак урын юк дип белдерде
анда катнашучылар. Казандагы толерантлык, үзара аңлашып
яшәүнең матур үрнәген дөньяга күрсәтергә тагын бер форсат
буларак та бәяләделәр әлеге чараны.
- Толерантлыкның мондый үрнәге дөньяда башка беркайда да юк.
Гәрчә «түзү» ул үзе бик яхшы сүз дә түгел кебек. Иң мөһиме -
безгә бер-беребезне яратырга өйрәнергә кирәк. Раббыбыз бер,
дөньябыз бер, дәүләтебез бер, бүлешер әйберебез юк. Без моны
Татарстанда бигрәк тә ачык аңлыйбыз, - дип белдерде «түгәрәк
өстәл» башланыр алдыннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.
Дин әһелләре арасында да үзара аңлашу бар. Моны Камил хәзрәт
үзе дә раслап тора.
- Әле ай ярым элек кенә христианнар белән футбол уйнадык.
Мәскәүдә Лужникида динара футбол ярышы уздырылачак. Андый
чаралар күп, велосипед белән дә чыгабыз, агачлар утыртабыз,
әле генә дә Феофан белән сөйләштек, беренче тапкыр динара
лагерь оештырырга җыенабыз, - ди.
Сөйләшүне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты
җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының
Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр
Терентьев алып барды.
Россиянең баш раввины Берл Лазар һәр буынның үз мәдәниятен,
үз динен чордан чорга дәвам итәргә тиешлегенә тукталды.
- Бүген мин интернационалист, мин дөнья кешесе дисәләр дә,
барыбер сорау кала - ничек итеп балаларыбызга үзебезгә генә
хас әйберләрне тапшырырга? Балалар бездән, әби-бабаларыбыздан
килгән бары тик үзебезгә хас булган яхшы сыйфатларыбызны гына
алсын өчен ни эшләргә соң? Миңа калса, бу сорау бөтенебезгә
дә кагыла. Ул православие динендәгеләр өчен дә, мөселманнар
өчен дә, илебезнең бөтен халыклары өчен дә актуаль. Безне
нәрсә берләштерә дигәндә, ул - Аллаһ кануны. Аның кыйммәте
шул - ул фән генә түгел, ул буыннан буынга килүче яшәү
рәвеше. Иң мөһиме - ул беркайчан да үзгәрми. Безгә кадәр дә
шулай булган, бездән соң да шулай калачак. Бу безнең - ДНК.
Һәр дин яшәргә тиеш, - ди Берл Лазар.
Аның фикерен Татарстан Республикасының баш раввины Ицхак
Горелик та эзлекле рәвештә дәвам итте һәм бу дөньяның бар
кыйммәте үзеңнең мисалыңда бала тәрбияләү һәм бала хакына,
киләчәк буыннар хакына яшәү дип белдерде.
Казан епархиясе секретаре Владимир Самойленко диннең начарга
өйрәтмәвенә, ә «яратырга, бер-береңне хөрмәт итәргә» өндәвенә
басым ясады. Бигрәк тә заманча гаилә мөнәсәбәтләренә тукталды
һәм бер җенесле гаиләләргә, «гражданский» дип аталучы
никахларга үзенең тискәре мөнәсәбәтен белдерде. Чыгыш
ясаучылар шактый ук күп иде. Алар беравыздан халыкара һәм
динара аңлашуларның Татарстан җирлегендәге уңай мисалның бары
тик яхшыга, тынычлыкка илтүен ассызыклап, мондый кыйммәтләрне
алга таба да үстерергә, ксенофобия һәм экстремизм кебек
тискәре күренешләргә бердәм каршы торырга кирәклегенә басым
ясадылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading