16+

«Тормыш чисталыгына балалар сафлыгыннан өйрәник»

Казан Кремлендә 4 декабрьдә ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына иҗат эшләре республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Президентының корруциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге конкурска студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 487 эш тапшырылган.

«Тормыш чисталыгына балалар сафлыгыннан өйрәник»

Казан Кремлендә 4 декабрьдә ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына иҗат эшләре республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы Президентының корруциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан оештырылган әлеге конкурска студентлардан һәм мәктәп укучыларыннан 487 эш тапшырылган.

— Мәгариф министрлыгы, укытучылар балаларны намуслы итеп үстерүгә һәм тәрбияләүгә зур әһәмият бирә. Тормышыбызда ришвәтчелек, җинаятьләр гомүмән дә булмасын иде. Яңа елда яхшы билгеләр генә алыгыз! Үзегез дә һәм әти-әниләрегез дә коронавирустан авырмасын, сәламәт булыгыз! - дип сәламләде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов.

Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев ришвәтчелеккә каршы плакатлар ясаган, иншалар һәм рефератлар язган укучылар белән студентларны “кечкенә геройлар” дип бәяләде.
— Республика быел ТАССР оештырылуның 100 еллыгын билгеләп үтте. Татарстан-мөмкинлекләр республикасы, Татарстанны дөньяда таныйлар. Бу күп буын татарстанлыларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе. Хокукый дәүләт нигезе-балаларда, чөнки сез- безнең киләчәк заман, - диде Игорь Савельев.

Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән яшьләр эшләре буенча министр Дамир Фәттахов укучы-яшьләргә җәмгыятьтәге кимчелекләргә битараф булмаганнары өчен рәхмәт әйттеләр, таләпчәнлек хисен сүрелдермәскә чакырдылар. Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Сергей Старостин әйткәнчә, ришвәтчелек мисаллары буенча суд эшләре җәмәгатьчелек хәбәрләренә таянып кузгатыла. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Рафил Нугуманов “ришвәтчелек-җәмгыятьнең күгәреге” диде.

Татарстан халыклары ришвәтчелеккә каршы бердәм сафта көрәшә, дисәк, һич ясалма мактану түгел. Конкурста татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва, украин, немец, бурят, грузин, төрек, әрмән балалары бүләкләнде.
— Төрле милләт балаларының үз ана телләрендә иншалар язып тапшыруы бик матур күренеш. Шушылай бердәм булып яхшылыкка омтылырга кирәк, - диде  "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин.

Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец:”Балалар ялганны тиз сизә, намуссызлыкны кабул итә алмый”, - диде. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйткәнчә, “тормыш чисталыгына балалар сафлыгыннан өйрәник, киләчәк буынны уңай мисалда тәрбияләп үстерик”.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X