16+

“Туган як”ны хәтта Финляндия белән АКШта да укыйлар

7 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” иҗтимагый-сәяси газетасы 30 еллык Юбилеен билгеләп үтә. Без бераз аның тарихын барлап, бүгенге хәлләре турында да белештек. 

“Туган як”ны хәтта Финляндия белән АКШта да укыйлар

7 декабрьдә Түбән Новгород өлкәсенең “Туган як” иҗтимагый-сәяси газетасы 30 еллык Юбилеен билгеләп үтә. Без бераз аның тарихын барлап, бүгенге хәлләре турында да белештек. 

Тарих эзләреннән...
Сергачта татар телендә газета чыгару хыялы белән милләтпәрвәр педагог һәм тәҗрибәле оештыручы Рифат ага Ибраһимов бик күп еллар янып йөри. 1990 елның 5 маенда, 55 яшьлек юбилеен каршылаган көннәрдә, фикердәшләре үтенечен истә тотып, өлкә башкарма комитеты Рифат аганың зур хыялын тормышка ашыра. Ул булачак милли басманың мөхәррире итеп билгеләнә. Редакцияне кирәкле кадрлар һәм җиһазлар, бина һәм автомобиль белән тәэмин итү, параллель рәвештә язылу кампаниясен оештыру һәм газета чыгару эшен системага салу төгәл җиде айга сузыла. Шул елның 7 декабрендә “Туган як”ның беренче саны дөнья күрә. Хәзерге көндә ул – өч меңгә якын татар гаиләсендә көтеп алган кадерле кунак.

1996 елда “Туган як” дилбегәсен Рауф абый Абдуллин үз кулына ала. Һөнәри хезмәт коралын күбрәк хәрби хезмәттә чарлаган профессиональ журналист эшкә килгәч, газетада дини тема яктыртыла башлый. Кави Нәҗми, Һади Такташ премияләренә өстәп, “Ел кешесе”, “Ел хатын-кызы” кебек номинацияләрдә милләтпәрвәр шәхесләрне таныту буенча эш башлана. 

“Кара тактага язып өйрәндек”
Хәзерге көндә “Туган як” газетасы белән Олег Әндәрҗанов җитәкчелек итә. “Шәхсән мин оеша башлаган редакциягә дүртенче кеше – фотограф буларак килдем. Армиягә кадәр Горькийда шул белгечлек буенча укыдым. Мактанып әйтүем түгел, ә чын факт – хәзерге 11 кешелек редакциядә “Туган як”ның ничек оешуы һәм дөнья күрүе турында хәбәрдар булган бердәнбер тере шаһиты – мин. Газета тулаем компьютерга күчкәнче, аны типографиядә рус милләтеннән булган хатын-кызлар җыя иде. Хаталарны алдан күпме генә эзләп маташсак та, газета чыкканнан соң, алар барыбер шактый табылып торды. Редактор бүлмәсендә беренче елларны мәктәптәгечә кара такта бар иде. Шунда сүзләрнең дөрес язылышын, җөмләләрнең дөрес төзелешен өйрәндек. Беребез дә профессиональ журналист булмаганга күрә, газета эшен бергәләп үзләштердек”, – ди соңрак Казан дәүләт университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамлаган Олег әфәнде. 

2012 елның ахырында “Туган як” газетасына мөхәррир итеп билгеләнгәч, ул “Туган як”ның күләмен арттыра. Газета 12 битле һәм шуның яртысы төсле булып чыга башлый. Милли басманың электрон версиясе булдырыла. Шулай итеп, “Туган як”ны хәтта Финляндия белән АКШта да уку мөмкинлеге туа. 

 “Шулай ук укучыларыбыз айга бер тапкыр “Туган як” белән бушлай килеп торган “Без – бергә” газетасына да шат. Безнең халык аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның рухи бүләге дип кабул итә”, – диде мөхәррир Олег Әндәрҗанов . 

Юбилей уңаеннан
Кызганычка каршы, билгеле сәбәпләр аркасында, “Туган як”лылар газетаның 30 еллык Юбилеен зурлап уздыра алмый. Ләкин алар кадерле укучылары өчен зур бүләк әзерләгән: мөфти Равил хәзрәт Гайнетдинның фатихасы белән төсле календарьлар чыгарганнар, шуларны бушлай укучыларына таратачаклар. Бәйрәм саны тулысынча төсле булачак, шунда лауреатларны, “Ел кешесен” игълан итәчәкләр. Социаль челтәрләрендә дә видео котлаулар эстафетасын башлап җибәрделәр. Анда көн саен бик матур, үзенчәлекле котлаулар чыгып бара. 

Без дә “Туган як” газетасы редакциясен зур бәйрәме белән котлыйбыз! Бернинди сынауларга да бирешмичә, озак еллар милләттәшләребезне сөендереп эшләргә, читтә яшәүче якташларыгызның сагынуын басып, зур уңышларга ирешергә язсын! Туган тел сагында булуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! 

ДИНАРА ӘХМӘТ

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X