16+

Тыныч яшим дисәң – иминиятләштер

Милегеңне, тормышыңны, автотранспортыңны кайда иминиятләштерергә, кайда ышанычлырак дигән сорау белән һәммәбезгә дә очрашырга туры килгәне бардыр. «Тыныч яшим дисәң - иминиятләштер», - дигән сүзләр безнең көндәлек ихтыяҗыбызга әйләнеп бара. Тик карап торышка гап-гади нәрсә кебек тоелган иминиятләштерү хакында күп кенә гади нәрсәләрдән дә хәбәрдар булмавыбыз кайчак шактый гына күңелсезлекләр дә...

Тыныч яшим дисәң – иминиятләштер

Милегеңне, тормышыңны, автотранспортыңны кайда иминиятләштерергә, кайда ышанычлырак дигән сорау белән һәммәбезгә дә очрашырга туры килгәне бардыр. «Тыныч яшим дисәң - иминиятләштер», - дигән сүзләр безнең көндәлек ихтыяҗыбызга әйләнеп бара. Тик карап торышка гап-гади нәрсә кебек тоелган иминиятләштерү хакында күп кенә гади нәрсәләрдән дә хәбәрдар булмавыбыз кайчак шактый гына күңелсезлекләр дә...

- Айзат әфәнде, иминиятләштерү оешмасын сайлаганда нәрсәгә аеруча игътибарлы булырга кирәк?
- Иң беренче чиратта рейтингын, ничә ел эшләвен, учредительләре кем булуын белү мөһим. Шулай ук интернеттан әлеге иминиятләштерү компаниясе турындагы фикерләрне белү комачау итмәс. Әгәр Сез сайлыйсы иминият компаниясенең элегрәк лицензиясе алынган булган икән, бу - шулай ук яхшы фал түгел. Әлеге иминият оешмасының Сез яшәгән төбәктә булу-булмавы шулай ук бик мөһим. Мәсәлән, Сез Казанда иминиятләштерәсез, ә аның офислары Мәскәүдә генә, ди. Бу очракта берәр проблемагыз туса, Сезгә Мәскәүгә кадәр барып йөрергә туры килергә мөмкин. Шуңа күрә, иминиятләштерү компаниясе турында берни белми торып, иминиятләштерергә киңәш итмәс идем.
- Ипотекага алынган фатирны иминиятләштереп буламы?
- Бу очракта иминиятләштереп була гына түгел, ә иминиятләштерергә кирәк тә. Чөнки, дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, кеше эшсез калырга, сәламәтлеген югалтырга мөмкин. Бу очракта ул ипотекага алган фатир иминиятләштерелгән булса, аның бурычын иминият компаниясе түләячәк.
- Машина махсус стоянкага куелган булса, иминиятләштерүнең урлану очрагына карата өлешенең бәясе кимемиме?
- Әлбәттә, кими. Тик бу иминиятләштергәндә стоянкага түләнгән чеклар белән теркәлеп дәлилләнергә тиеш. Әмма моның бер минусы бар - әгәр машинагызны кунакка барган вакытта, стоянка булмыйча урамда калдырып, урласалар, урлану очрагы буенча страховка түләнмәячәк. Урлану очрагы буенча страховканың күләме күп түгел, бер процент тирәсе генә, шуңа күрә, иминиятләштергәндә урлану очрагыннан да иминиятләштерсәгез яхшырак булыр.
- Бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштерү белән медицина иминиятләштерүенең аермасы нидә?
- Бәхетсезлек очрагыннан иминиятләштергәндә, мәсәлән, кеше аягын яисә кулын сындырса, имгәнсә - аңа страховка шул очракта түләнә, моңа дәвалау керми. Ә медицина иминиятләштерүе булганда, кеше авырып киткән очракта тулысынча тикшеренү һәм дәвалауны иминият оешмасы үз өстенә ала.
- Фатир яисә машинаны ярты елга гына иминиятләштереп буламы?
- Була, хәтта бер айга гына да иминиятләштерергә мөмкин. Әмма мәҗбүри иминиятләштерү - ОСАГОны алай эшли алмыйсың.
- Гомерен иминиятләштергән кеше бәхетсезлек очрагы аркасында үлеп китсә, аның якыннарына страховка түләнәме?
- Әйе, Закон буенча, тиешле гаилә әгъзасына (хатыны, ире, баласы, әти-әнисенә) түләнә. Моның өчен, иминият оешмасына үлү турындагы таныклыкны, законлы мирасчы икәнлеген раслаучы документларны алып килергә һәм гариза язарга кирәк.
- Иминиятләштергәндә машинада сигнализация булу мәҗбүриме?
- КАСКО буенча, машинаны иминиятләштергәндә сигнализация булса да, булмаса да ярый - моны иминият оешмасы үзе хәл итә. Сигнализация куелмаса, кайбер компанияләрдә тариф югарырак була.
- Кредитка алган фатир яисә машинаның гомерне иминиятләштергән өлешен кредит түләнеп беткәннән соң кире кайтарып буламы? Әгәр кире кайтарып булса, ул тулысынча кайтарыламы?
- Кредит беткәч, страховка акчасын кире кайтарып була. Кредитны алдан түләп бетергән очракта иминият оешмасына, кредитка алган банктан бурычың түләнеп бетү турындагы белешмә алып килеп, гариза язасың. Иминиятләштерелгән акчаның якынча 40 проценты кире кайтарылмый, ә страховкадан кулланмаган көннәрең өчен булган суммасы кире кайтарыла.
- Юл һәлакәтенә очраганда бер үк машинага страховка күләмен санаганда төрле оешма төрлечә исәпли, моның сәбәбе нидә?
- Иминият компаниясе белән эшләүче бәйсез эксперт санаса, ул килгән зыян бәясен уртача тотылачак чыгымнан саный. Әмма кайбер клиентлар иминият оешмасы исәпләгән генә сумманы азсынырга мөмкин. Ул очракта, алар үзләре бәйсез экспертларны чакырталар, әлбәттә, алар килгән зыян суммасын күбрәк итеп саныйлар. Бу очракта, килгән зыянны кемдер минималь, кемдер уртача, кемдер максималь санарга мөмкин.
- Иминиятләштерү буенча эшләгән брокер компанияләре куркынычсызлыкны да гарантиялиме?
- Брокер компанияләре иминиятләштерү буенча куркынычсызлыкны гарантияли алмыйлар, чөнки алар компания эчендәге мәгълүматлардан, андагы хәлләрдән хәбәрдар түгел.
- Иминиятләштерелгән фатирга күршеләре саксызлыгы аркасында зыян килгән очракта, чыгымнарны күршеләр түлиме, әллә иминиятләштерү оешмасымы?
- Иминият оешмасы түли. Шуңа күрә, йорт, фатирны гына түгел, ә аның эчендәге җиһазларны да иминиятләштерсәң, күпкә тынычрак яшисең. Чөнки берәр хәл була калса, боларның барысын да иминият компаниясе хәл итәчәк.
- Тулысынча иминиятләштерелгән машина белән елына берничә тапкыр юл һәлакәтенә очраган машина хуҗасы, килгән зыянны каплатыр өчен, иминият компаниясенә ничә тапкыр мөрәҗәгать итә ала?
- Тулысынча КАСКО буенча иминиятләштерелгән булса, иминиятләштерү компаниясенә чикләнмәгән санда мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Тулысынча иминиятләштерелгән машинага зыян салучы билгеле булмаган очракта, башта хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкме, әллә иминиятләштерү оешмасынамы?
- Әгәр машинаны бәрдереп китсәләр, сыдырылган, бәрелгән эзләре, мәсәлән, бәрдергән машинаның буявы эләгеп калган була икән, монда ДАИ чакыртырга һәм иминият оешмасына хәбәр итәргә. Әгәр тәрәзәсен ватып, сугып, хулиганлык кылып киткән очрак икән - хокук саклау органнарына һәм иминият оешмасына хәбәр итәргә кирәк.
- Иминиятләштерү юлы белән акча эшләүче мошенникларны очратырга туры киләме?
- Әлбәттә, очратырга туры килә. Мошенниклыкны яшәү рәвеше итеп кабул итүчеләр дә бар, алар - шул иминият компаниясе хисабына яшәргә омтылучылар. Куркынычсызлык хезмәте мошенниклар турындагы мәгълүматны иминият оешмаларына җиткерә һәм алар кара исемлеккә кертелә.
- Айзат әфәнде, сезнең оешмага килгәндә, әле күптән түгел генә хәтта ябылу куркынычы да янаган «ДАР» иминият компаниясе бүген алдынгылар рәтендә. Моның сере нидә?
- 2013 ел урталарында «ДАР» ЯАҖ иминиятләштерү компаниясенә креатив, иминият өлкәсендә зур тәҗрибәсе һәм осталыгы булган Булат Габделкадыйр улы Газизовны житәкче итеп билгеләделәр. Кыска гына вакыт эчендә, ул иминият компаниясен эчке һәм тышкы бурычларыннан гына коткарып калмыйча, аны Идел буе төбәгендә иң яхшы 20 иминият компанияләре исемлегенә керерлек дәрәҗәдә үстереп тә җибәрде. Уңышлы кадрлар сәясәте, үсеш стратегиясендәге акыллы үзгәрешләр нәтиҗәсендә, бүген «ДАР» иминият компаниясе иң яхшы һәм иң ышанычлы иминият компанияләреннән санала.
- Яңа елдан ниләр өмет итәсез?
- Киләсе елда, ирешкән югарылыгыбыздан тагын да югарырак күтәрелеп, үзебезнең иминиятчеләребезне тагын да файдалырак һәм кызыклырак проектларыбыз, тәкъдимнәребез белән куандыра алырбыз дигән өметтә яшибез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading