16+

Вакытлыча гына булган икән бу «җәйләү»

Йокларга иртәрәк ятып, иртә торучы кеше сәламәт, бай, зирәк була, дигән Американың күренекле сәясәтчесе Бенджамин Франклин. Болай булгач, бүген без - россиялеләрдән сәламәтрәк, акыллырак, баерак кеше булырга тиеш түгел инде. 2011 елның языннан бирле «җәйге вакыт»та яшибез бит.

Вакытлыча гына булган икән бу «җәйләү»

Йокларга иртәрәк ятып, иртә торучы кеше сәламәт, бай, зирәк була, дигән Американың күренекле сәясәтчесе Бенджамин Франклин. Болай булгач, бүген без - россиялеләрдән сәламәтрәк, акыллырак, баерак кеше булырга тиеш түгел инде. 2011 елның языннан бирле «җәйге вакыт»та яшибез бит.

Сәгать укларын елга ике тапкыр күчереп, сезон саен яңа вакытка ияләшү мәшәкатеннән котылдык, дип сөенгән идек башта. Тик беренче елны ук кышын җәйге ритмда яшәүнең михнәтләрен татый башладык. Көн яктысы иртәнге тугызларсыз беленми, йокыдан организм уянмаган килеш торасың, кич эштән кайтканда тагын дөм караңгы була. Олылар булып олылар интеккәнне, бакча-мәктәпләргә баручы балалар турында әйтеп тә торасы юк инде. Ноябрьдән гыйнвар урталарына кадәр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр шулай өч сезон «җәйләдек».
Фәнни күзлектән караганда, «җәйге вакыт» дип билгеле бер сәгать поясында кабул ителгән вакыттан бер сәгать алга күчерелгән вакытны атыйлар. Җәйгесеннән аермалы буларак, «кышкы вакыт» дигән рәсми төшенчә юк. Аны халык кына шулай атап йөртә. Ул кабат пояс вакытына әйләнеп кайтуны аңлата. Күпчелек илләрдә «кышкы вакыт» сәгать поясындагы стандарт астрономик (табигый) вакытка тәңгәл килә. Әмма кайбер илләрдә, шул исәптән Көнбатыш Европада, «кышкы вакыт» пояс вакытыннан бер сәгатькә аерыла.

Инглизләрдән күрмәкче
Сүземне Америка сәясәтчесе Бенджамин Франклин гыйбарәсе белән очраклы гына башламадым. Нәкъ менә ул 1784 елда сәгать телләрен күчерү инициативасын кертүчеләрнең берсе була. Ул, шул юл белән, кибетләрдә яктылык энергиясен экономияләп булачак, дип уйлый. Тик сәясәтченең бу башлангычы шәмнәр җитештерүчеләрнең каршылыгына очрый. Шуңа да сәгать телләрен беренче булып Америкада түгел, бераз соңрак Бөекбританиядә күчерәләр. Инглиз Уильям Уиллет иртәнге аш алдыннан һава сулап йөргәндә, кояш чыгуга карамастан йоклап яткан Лондонны күреп, якты вакытның мизгелен дә заяга уздырмас өчен, «җәйге вакыт»ны куллану фикеренә килә. 1916 елда бу идеягә Германия дә кушыла. 1917 елда мондый омтылыш Россиядә дә күзәтелеп ала, аңа АКШ һәм башка илләр дә иярә.
Шул чордан бирле, Германия, «җәйге вакыт»тан берничә тапкыр баш тартып, кире кайтырга өлгерә. АКШта да шундый берничә күчеш була. Япония, Кытай, Көньяк Корея исә «вакыт белән уйнау кеше кодрәтендә түгел» дигән принципка таянып яши.
Үзебезгә килгәндә, илебездә «җәйге вакыт» 1917 елның 1 июленнән Вакытлы хөкүмәт Декреты белән гамәлгә кертелә. Әмма шул ук елның декабрендә сәгать телләре кабат артка күчерелә. 1930 елга кадәр СССРда сәгать күчерү турында мәгълүмат юк. Ә менә 30 нчы елда, рәсми рәвештә пояс вакытыннан бер сәгатькә алга күчерелгән декрет вакыты гамәлгә кертелә. Җәйге чорда сәгать телләрен алга күчерү традициясе 1981 елның 1 апреленнән башлана. Россиядә шулай да сәгать уклары беркайчан да күчерелми торган бер урын бар. Ул - Мәскәү янындагы Королев шәһәрендә урнашкан Космик очышлар белән идарә итү үзәге. Биредә һәрвакыт кышкы вакыт (Мәскәү вакыты белән) гамәлдә.

Яңа тарих
Россиядә сәгать укларының сезонлы күчешен туктатуга кагылышлы кызу бәхәсләр соңгы дистә елда шактый алып барылды. Думага бу хакта әллә ничә закон проекты кертелеп, кире борылырга өлгерде. Мәсьәлә үз сәгате сукканны көткән икән. Россиянең ул чактагы Президенты Дмитрий Медведев карары белән, 2011 елның көзеннән «кышкы» һәм «җәйге» вакытка күчү практикасы бетерелде. 2011 елның 26 мартыннан 27 сенә каршы төндә россиялеләр сәгатьләрен үзгәрми торган «җәйге вакыт»ка күчергән иде.

Файдасыннан зыяны күбрәк
«Җәйге вакыт» тарафдарлары аның мәгънәсен җәйге чорда яктыртуга тотыла торган электр энергиясен экономияләүдә күрә. Каршы булучылар, сәгать телләрен күчерүдән алынган чиста экономия 0,5 проценттан узмый, чынбарлыкта электр энергиясе чыгымнары 2,5 процентка арта гына, ди.
Кайбер белгечләр аңлатуынча, сәгать күчеше шәһәр җирендә әллә ни нәтиҗәлелек бирми. Зур мәйданнарда урнашкан офислар, кибетләр, уку йортлары һәм производстволарның күбесендә эш көне дәвамында яктырткычлар файдаланыла. Авыл җирендә дә сәгать телләрен күчерү үзен акламый. Хуҗалыкларда эш графигы барыбер көн яктылыгына карап төзелә.
Күпчелек белгечләр мәңгелек җәйдә яшәп калуның кеше организмына тискәре йогынтысын таный.
Җәйге-кышкы вакыт күчешенә автомат рәвештә көйләнгән ике тарифлы электр счетчикларын кемдер үз, кемдер исә идарәче компания хисабына яңадан программалаштырып, башка төр сизгер техниканы көйләү мәшәкатьләреннән арынганда, инде мәңгелек җәйдә калу тәкъдиренә буйсынып килгәндә генә, хәзер яңадан «кышкы вакыт»ка кайтырга тиеш булабыз. Моны инде узган көздә үк гамәлгә кертмәкчеләр иде, бары тик Сочи Олимпиадасы мәшәкатьләре генә тоткарлады.
«Кышкы вакыт»ны кайтаруга кагылышлы закон проекты РФ Президенты Администрациясендә, Хөкүмәттә һәм Дәүләт Думасы комитетларында тикшерелергә өлгерде инде. 15 апрельдә Дума депутатлары аны беренче укылышта карарга җыена. Документ кабул ителә калганда, быел октябрь ахырында сәгать телләрен артка күчерергә туры киләчәк. Моны сәгать телләренең сезонлы күчеше практикасына кире кайту дип аңларгамы, әллә алга таба үзгәрми торган «кышкы вакыт»та калачакбызмы, бу хакта төгәл мәгълүматны апрель урталарында алачакбыз. Эзлексез сәясәт сакланганда, бу үзгәрешләр дә әле ахыргысы булмаска бик мөмкин. Калганын вакыт күрсәтер, диясе генә кала.
Рәмзия Шәфигуллина, укытучы:
«Җәйге вакыт» бигрәк тә кышын уңайсыз. Укучылар караңгыда мәктәпкә килә, йокылары туймый, икенче-өченче дәрестә генә катнашып утырырлык хәлдә булалар».
Римма Гатина, журналист:
«Динле кеше буларак, бу мәсьәләнең эш көннәрендә намаз укуда кыенлыклар тудыруын әйтәсем килә. «Кышкы вакыт» белән өйлә намазы көндез сәгать 12дә керә. Миңа эш буенча чараларга күбрәк төштән соң барырга туры килә. Шуңа күрә, элегрәк өйлә намазын 12 дә эштә укып китеп була иде. Хәзер, «җәйге вакыт»ка күчкәч, өйлә намазын көндезге сәгать бердә укырга кирәк. Бу вакытта еш кына чарада булырга туры килә, шунлыктан, җайсызрак».
Фирдәвес Кәлимуллина, фәнни хезмәткәр:
«Кешенең үз-үзен ничек хис итүенә вакытның бер сәгатькә соңрак яки иртәрәк булуы йогынты ясамый, дип саныйм. Сәгать укларының елга ике тапкыр күчүе, минемчә, кешенең инде ияләшеп килгән биологик ритмын гына боза.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading