16+

Яңа елга әзерлек... октябрьдә башлана

Маркетплейслар һәм сәүдә үзәкләре арасында җитди “сугыш” бара. Быел зур кибетләр ясалма чыршылар, Яңа ел товарларын октябрьдән сата башлады.

Яңа елга әзерлек... октябрьдә башлана

Маркетплейслар һәм сәүдә үзәкләре арасында җитди “сугыш” бара. Быел зур кибетләр ясалма чыршылар, Яңа ел товарларын октябрьдән сата башлады.

Балачак артта калса да, Яңа елга булган мөнәсәбәт бик сирәк кешедә үзгәрәдер. Без аннан могҗиза, үзгәрешләр, ниндидер серле, сихри яңалыклар көтәбез. Ике елдан артык коронавирус шартларында яшәү дә безнең Яңа елга мөнәсәбәтне үзгәртмәде кебек. Киресенчә, 1 гыйнвар көнне ковид та, башка проблемалар да бетәр, төсле.

Быел кибетләр Яңа елга аеруча да иртә әзерләнә башлады. Казандагы зур кибетләрдә ясалма чыршылар, чыршы уенчыклары, башка төрле кирәк-яраклар инде октябрьдә үк  барлыкка килде. Гадәттә мондый әйберләр әле ноябрьнең икенче яртысында гына кибет киштәләренә менеп кунаклый иде. Кайда иң арзан чыршы һәм уенчыклар икәнен ачыклар өчен башкаланың берничә кибетен йөреп чыктым.

Яңа ел кәефен эзләп, иң элек “Зельгрос” кибетенә юл тоттым. QR-кодымны иртәдән әзерләп куйган идем, әмма миннән аны сораучы булмады.
Яңа ел продукциясе сатып алучыларны ишек  төбеннән үк каршы ала. Каршыдагы рәттә балалар өчен баллы ризыклар тутырылган тартмалар, уң якта чыршы уенчыклары, чыршылар төзелеп киткән. Чыршыга элә торган уенчыклар ассортименты монда бик зур. Кулдан эшләнгәннәре дә, Кытайдан күпләп кайтарлыган арзанлы пластик уенчыклар да бар. Арзанлы дип, алай ук арзан түгел инде. Сыйфат ягын күз уңында тотуым иде. Уенчыклар (7-8 см чамасы зурлыкта) 80 сумнан башлана. 490 сумлык уенчык эләргә телисез икән, биредә андыен да табарга мөмкин. Мишураларның бәясе 45 сумнан башлап. Гирляндалар да төрле сыйфатлы һәм төрле бәядән: 529 сумга да, 1540 сумга да табарга була.

Чыршылары әллә ни мактанырлык түгел. Көчле җилдән соң ылыслары коелып беткән басып калган карт агачлар төсле кыяфәттәге, 2,1 метрлы чыршы өчен биредә 9 мең сорыйлар. Ә 3-4 ботаклы 1,5 метрлы чыршы 1790 сумнан башлана.

Киләсе ел — Юлбарыс елы булачак. Тик бу кибеттә ел символына бәйле кечкенә мендәрчекләр һәм шәмнәрдән башка әйбер очрамады.
Икенче булып “Лента”га юл алдым. Кечкенә кибет түгел. Казанда булганнар беләдер. Әмма бик сөендермәделәр. Уенчыкларны узган елгыны гына чыгарганнар. Каян беләсең димәгез, узган ел гыйнвар башында булган идем “Лента”да. Ә бәлки яңаларын алып кайтып өлгермәгәннәрдер әле. Былтыргыны да сатып бетерәсе бар бит.

Уенчыгы былтыргы булса да, бәяләре яңа. Дөрес, ярыйсы ук кулай тәкъдимнәр дә бар. Мисалга, 25 шардан торган чыршы уенчыклары җыелмасын 50 процентлы ташлама белән 330 сумга алырга мөмкин. Эзли торгач, хәтта 9 сумга да чыршы уенчыгы таптым. Зәвыклы, матур уенчыклар якынча 130-150 сум тора (берсе). Эзләнсәгез, бик үзенчәлекле, матур уенчыклар табарга мөмкин.

Чыршыларның да ассортименты зур түгел. Булганнары да “сыек” ботаклы.  Озынлыгы 30 см булган чыршыны 650 сумга саталар. Озынраклар 6-7 мең сумнан башлана. Мишуралар 150 сумнан, гирляндаларны 600 сумнан алырга була. Биредә нарат күркәләреннән эшләнелгән  җыйнак кына веноклар 700 сум тора.
Казандагы иң матур һәм иң арзан чыршыларны да таптым мин ул көнне. “Ашан”да сатыла алар. Куе ботаклы, матурлап эшләнелгән, сыйфатлы, 2,1 метрлы чыршыны бу кибеттә 5491 сумга саталар. Һәр кеше дә 2 метрлы чыршы куймый бит инде. Күңел өчен генә, бәйрәм кәефе өстәргә чыршы куярга теләгәннәргә 49 сумга да 25 см чамасы чыршы алырга була. Алдан ук язам, кыяфәте әллә кем түгел.

Уенчыкларга килгәндә, “Зельгрос”та 119 сум торган нарат күркәсе формасында ясалган уенчык биредә 61 сум тора. Акчасы булганнарга 150-170 сумлык уенчыклар да табарга мөмкин. Миңа очраган иң кыйммәтле чыршы уенчыгы 790 сум иде.
Мишуралар – 112 сум, гирляндалар 213,99 сумнан башлап, 1659 сумга кадәр. Башка кибетләрдән аермалы буларак, юлбарыслы продукция шактый: уенчыклар да, балаларга тәм-томнар да, савыт-саба да...

Хәер, Яңа елга кибетләр генә түгел, Кыш бабайлар да әзерләнә башлаган. Былтыр материал әзерләгәндә берничә оешмага шалтыратып, Кар кызы белән Кыш бабайның бәясен сорашкан идем. Быел үзләре шалтыратып, хәл белеште. Кыш бабайның 15 минутлык кунак булу – 2900 сум, ярты сәгате 3700, диделәр оешмада.  Кыш бабайларга инфляция бик кагылмый, ахры. 2017 елда Кыш бабай чакыру уртача 1,7 мең сум булган. 2018 елда максималь бәя дип 3 меңне атаган булган татар Кыш бабайлары.

Планлаштырсаң, тынычланасың?
Маркетолог Диләрә Фәтхуллина кибетләрдә Яңа ел продукциясен шулай иртә сатуга чыгаруны болай аңлатты.  
- Миңа калса бу – офлайн-кибетләрнең алдан планлаштырылган маркетинг ысулы. Алар, локдаун турында сүзләр йөргәнне истә тотып,  маркетплейсларның, Интернет кибетләрнең ипиен алырга тели төсле. Сатып алучыга алар менә бездә бүген үк килеп, сатып алырга мөмкин, дип товарларын тәкъдим итә. Әгәр дә кибетләр ябыла икән, аңа кадәр әйберләрне алып калыгыз дип аңларга кирәктер. Хәзер маркетплейслар белән сәүдә үзәкләре арасында бик җитди “сугыш” бара, - ди маркетолог.

Психолог Галия Гыймадиева да бу ысулны маркетинг планы дип атады.
- Моны психологияне яхшы белгән кешеләр тормышка ашыра. Аның факторлары бик күп. Бу товарларны мөмкин кадәр күбрәк сатар өчен дә эшләнелә. Әле Яңа ел турында уйлап та карамаган кешеләр уйлана башлый.

Икенче яктан да карарга була. Кешеләрнең кәефен күтәрү, яхшы кәеф бүләк итү, матур әйберләр хакында уйларга этәрү дә әле бу. Планлаштыру безнең психикабыз өчен бик яхшы. Ул безне тынычландыра, дөрес планлаштыру шатлык гармоннары бирә. Бу бөтен кешегә дә бирелмәгән, әлбәттә. Бигрәк тә ялны планлаштырудан кешеләр рәхәтлек ала. Маркетинг юллары бу яктан да уйланылган, әлбәттә. Моның уңай яклары да, тискәре яклары да бар. Нәтиҗәдә, бу әйберләрне сатып алыргамы-юкмы икәнен кеше барыбер үзе хәл итә.

Сатучылар товарларын чыгаруын чыгарган да... Ә кулланучы моңа әзерме икән соң әле? Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина, мисал өчен, Яңа елга декабрь азагында гына әзерләнә икән.
- Инде октябрь башында ук Яңа ел бәйрәмнәренә бүләкләр  чыккан иде. Әлбәттә, Яңа ел рухы сизелә. Мин үзем бу бәйрәмне бик яратам. Әле өстәвенә кар да явып китте, бөтенләй дә икенче төрле шуңа. Яңа елга бәйрәм килеп җитә башлагач, берәр атна кала әзерләнә башлыйбыз, гадәттә. Алдан азык-төлек сатып алмыйбыз. Хәзер элеккеге заман түгел инде, ризык җитәрлек. Ә бүләкләрне мин берәр ай алдан хәстәрләп куям, - диде Зөлфирә.  

 

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading