16+

Ялга баргач, сулга йөреп кайтасызмы?

Җәйнең беренче ае узып бара, ә диңгезгә китеп ял итүчеләр танышларым арасында артык күренми әле. Банкетларда һәм Сабан туйларында шәп итеп эшләп алган артистлар гына җылы яклардан сторислар төшерә башлады.

Ялга баргач, сулга йөреп кайтасызмы?

Җәйнең беренче ае узып бара, ә диңгезгә китеп ял итүчеләр танышларым арасында артык күренми әле. Банкетларда һәм Сабан туйларында шәп итеп эшләп алган артистлар гына җылы яклардан сторислар төшерә башлады.

Быелгы җәй диңгез курортларына, бигрәк тә чит илдәгеләренә, алдагы еллар белән чагыштырганда, азрак кеше җибәрер бугай. Икътисадый вазгыять шундый ки, бакчаңда яки авыл күле-елгасы буенда ял итү отышлырак булыр төсле. Әнә шул югарыда әйтелгән сторисларда артистларның бер якка самолетта очу һәм кунакханәгә урнашу бәяләрен ишеткәч, иң яхшы ял үзебездә булыр ахры дип уйлап куйясың.

Тешли бәяләр, берни эшли алмыйбыз. Үзебезнең Сочи, Абхазия дә бар, әлбәттә. Ләкин анда, гадәттәгечә, бәяләр Төркия, Мисыр белән чагыштырганда да, күпкә кыйммәтрәк. Бу якларга “кыргыйлар” булып, үз машинасында баручылар артыр төсле тоела.

Ял дигәннән, Төркия һәм Мисырда быел россиялеләр һәм украиналыларны төрле кунакханәләргә урнаштырырга, турларын аерырга тырышалар, гомумән, аларны очраштырмау мәшәкәте белән мәш киләләр, ди. Аерым басмалар язганча, ял итүче ике халык арасында еш кына әйткәләшүләр, кул күтәрешүләр, хәтта бәрелешләр булып тора икән.

Әле яннарында теге яки бу якны яклаучылар да булса, эшләр зурга китә, дип язалар. Көндезләрен чагыштырмача тыныч булсалар, кичләрен, төннәрен конфликтлы ситуацияләр барыбер килеп чыга, диләр. Нишлисең, ял итәргә барсаң, маҗара эзләмичә булмый инде. “Все включено” булса, бигрәк тә. Кан үзеннән-үзе кызарга, тел теләсә нәрсә әйтергә мөмкин икәнен беләбез.

Курорт романнары турында
Халык фикерен өйрәнү буенча мәгълүм оешмаларның берсе казанлылар арасында кызыклы гына сораштыру уздырган: ял итүчеләр “сул якка каеру”га ничек карый икән? 2014 ел белән чагыштырганда, курорт романнары турында уңай фикердә булучылар саны кимегән. Әллә үзебез шулай тәүфикълана барабыз, әллә ул турыда уйларга вакыт юк, әллә акча кызганычмы (романнар – ул өстәмә, шактый өстәмә акча дигән сүз) – белмәссең шунда.

Сораштырылучыларның 43 проценты ир белән хатын ялларын бергә уздырырга тиеш дип саный икән. Шул ук вакытта респондентларның һәр икенчесе бергә ял итү әйбәтрәк, ләкин аерым-аерым да ял итәргә кирәк дигән фикердә тора. Ягъни катгый фикергә килә алмаганнар.

Хәзерге заман психологлары, гуру-остазлар да бит әнә ир белән хатын бер-берсеннән ял итәргә тиеш, алайса гаиләләре таркалырга, кризис башланырга, бер-берсеннән туярга мөмкин дип лаф оралар. Ә андыйларга ышанучылар, трендта булган псевдопсихолог, башкаларына иярүчеләр артканнан-арта бара. Шунысы да бар, сораштыруда катнашучыларның 2 проценты хатын белән ир отпускларын аерым уздырырга тиеш дигән фикер белдергән. Респондентларның 5 проценты ялларны аерым уздырырга, ләкин сирәк кенә бергә дә үткәрергә мөмкин дигән фикердә тора икән.

Курорт романнарына ничек карыйлар икән соң? Казан халкының, дөресрәге сораштыруда катнашучыларның 19%ы мондый романнарга уңай карый. 48%ы катгый тискәре мөнәсәбәтен белдергән. Әлбәттә инде уңай караучылар арасында ир-атлар күбрәк – 32%, аларның да күпчелеге әле өйләнмәгән егетләр. Хатын-кызлар юк дисезме? Булмас! Респондентлар арасында “сулга йөрү”ләрне яклаучыларның 10%ы – хатын-кызлар.

Курорт романнарын белмим, әмма ял итәргә кирәк. Хатын яки ирдән диюем түгел, гомумән әйтүем.
Җәйге ялларыгыз күңелле узсын. Диңгездә булса, тагын да әйбәт. Сүзгә генә килә күрмәгез...

Сабир Закиров.
Фото: http://pixabay.com


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading