Шәһри Казан

Янгыннар ни сәбәпле чыга?

Практика күрсәткәнчә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр гаебе белән килеп чыккан янгынның иң төп сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту очраклары. Кызганычка каршы, шушы сәбәп аркасында барлыкка килгән янгын очракларының артуы күзәтелә. Икенче төп сәбәп - электр җиһазларын һәм приборларын урнаштырган һәм кулланган вакытта янгын куркынычслызгы кагыйдәләрен бозу. Ялгыз һәм...

Практика күрсәткәнчә ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләр гаебе белән килеп чыккан янгынның иң төп сәбәбе - исерек килеш тәмәке тарту очраклары. Кызганычка каршы, шушы сәбәп аркасында барлыкка килгән янгын очракларының артуы күзәтелә.

Икенче төп сәбәп - электр җиһазларын һәм приборларын урнаштырган һәм кулланган вакытта янгын куркынычслызгы кагыйдәләрен бозу.

Ялгыз һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең иске электр чыбыкларын яңасына алыштырырга матди яктан мөмкинчелекләре җитми. Шуңа күрә, аларның күпчелеге кыш көне өйне җылыту өчен стандарт булмаган электр җылыткычларын куллана. Нәтиҗәдә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында янгыннар чыга да инде.

Без өлкән яшьтәге кешеләрдән игътибарлырак булуларын, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмауларын сорыйбыз.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы КЭИ һәм ПЭ БИнең Татарстандагы Казан буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге (Мәскәү районы)

Реклама

Фото www.photosuzdal.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: