Шәһри Казан

Язмышның салкын кочагында калдырылган балалар

Татарстанда 38 мең алиментчы исәпләнә, шуларның 85 проценты-әтиләр, ә 15 проценты-әниләр.

Аларның кайберләрен “әти” һәм “әни” сүзләре белән атау дөрес тә булмас, хәтта. Республикада 2,5 мең ир-ат балаларына алимент акчасы түләүдән качып яши. Алимент түләүләрендәге бурычлар 2,5 миллиард сумны тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында оештырылган “Түгәрәк өстәл”дә алиментлар җыю проблемасы күтәрелде. Фикер алышуда хакимият, хокук саклау органнары, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.

— Ата-ана җаваплылыгын беркем дә гамәлдән чыгармады. Кайбер кешеләр үз баласына алимент түләмәс өчен әллә нинди хәйләләргә керешә. Бала хакы, дигән гыйбарәне онытмасак иде. Сабыйларның ни гаебе бар, аларны язмыш кочагына ташларга ярамый,- дип, мәсьәләнең бик җитди булганлыгын искәртеп, киңәшмәне ачып җибәрде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева сөйләгәнчә, алиментчыларга карата 12 мең башкарма эш кузгатылган, тагын 24 мең башкарма эш чиратка куелган.

— Быел 453 миллион сум алимент түләттерелде, алимент түләмәгәне өчен 2 мең кешенең милкенә арест салынды,- дип кисәтте Елена Варфоломеева.

Алимент түләмәүчеләргә карата административ чараларны кырысландыру белән беррәттән, мәсьәләнең социаль ягына да игътибар ителде.

— Министрлык хезмәткәрләре 400 дән артык алиментчы белән очрашып сөйләште. Тематик кабул итүләр дә үткәрелә. Эш урынсыз калган алиментчылар мәшгульлек үзәкләре аша эшкә урнаштырыла, яңа һөнәрләргә укытыла,- диде республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов.

Реклама

— Кайбер кешеләрнең, дөрестән дә, алимент түләргә акчалары юк. Андыйларны эшкә урнаштыруда ярдәмне активрак күрсәтәсе иде. Салымнар түләү буенча пропаганда көчле, алиментчылар да массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылсын иде,- дип теләк белдерде Татарстан Республикасы Прокуратурасының балигъ булмаганнарга һәм яшьләргә кагылышлы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Александр Цеханович.

Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гаилә кыйммәтләрен яшьтән тәрбияләү зарурлыгын әйтте.

— Кайбер хатын-кызлар аерылышканнан соң, баланы атасы белән аралаштырмый яки гомумән күрсәтми. Әлбәттә инде, ата кешедә ачу һәм үпкәләү хисе көчәя. Шуннан ул алимент түләүдән дә баш тарта. Нинди генә очракта да сабырлык сорала,-диде “Әтиләр берлеге” (“Союз отцов”) иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге вәкиле Рөстәм Гәрәев.

Ветераннарның “Сугышчан Туганлык” (“Боевое Братство”) Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы әгъзасы Максим Конов кайбер предприятиеләр җитәкчеләренең алимент бурычлары булган кешеләрне эшкә алмауларын тәнкыйтьләде.

“Татарстанның күп балалы гаиләләре” җәмәгать оешмасы рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Артем Кузнецов сөйләшүгә йомгак ясап, алиментчылар белән эшләүдә һәм алимент түләүләрен башкартуда дәүләт органарының һәм иҗтимагый оешмаларның бергәләшеп тырышулары кирәклеген басым ясап әйтте.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: