16+

Язмышың – “кара исемлек”тә булмасын

Россиядә 6 миллион наркоман исәпләнә. “Ак үлем” илдә ел саен 70-100 мең кешенең гомерен өзә. Татарстанда 10 меңнән артык кеше наркология диспансерында исәптә тора.

Язмышың – “кара исемлек”тә булмасын

Россиядә 6 миллион наркоман исәпләнә. “Ак үлем” илдә ел саен 70-100 мең кешенең гомерен өзә. Татарстанда 10 меңнән артык кеше наркология диспансерында исәптә тора.

Үзебезнекеләр тарата
– Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ел башыннан инде 110 килограмм наркотик тартып алды. Наркотикларга бәйле җинаятьләре өчен 850 кеше тоткарланды. Аларның күпчелеге 30 яшькә кадәргеләр, ә унсигезе – 16-17 яшьлекләр, – диде журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешенә контроль идарәсе җитәкчесе урынбасары Кирилл Жданов.

Республикага наркотикларның күпчелеге Мәскәү өлкәсеннән китерелә. Кирилл Жданов сөйләгәнчә, наркотиклар тарату белән үзебезнекеләр шөгыльләнә, тотылганнарның 1,7 проценты гына чит ил гражданнары. Татарстанда 3 яшертен нарколаборатория ачыкланган һәм юк ителгән. Мәсәлән, Казанда яшәүче 40 яшьлек ир Арча районындагы дача өендә яшертен лаборатория оештырган. Аннан 2653,17 грамм наркотик һәм лаборатория җиһазлары тартып алынган.
 
 Акчаның да “каргышы” бар
 – Зур хезмәт хакына кызыгып, шикле эшләргә алынудан сак булырга кирәк. Ата-аналар каникулдагы балаларын күз уңыннан ычкындырмасыннар иде, – дип киңәш бирде Кирилл Жданов.

Быел наркотиклар таратуда катнашкан 18 үсмер егет һәм кыз тотылган инде. Алабугадан 16 яшьлек кызны, мәсәлән, Чаллы шәһәрендә 20 грамм наркотик белән эләктергәннәр. Шул кыз аңлатканча, ул интернет-кибеткә “закладчы” булып урнашкан, Чаллы шәһәре читендәге урманлыктан яшерелгән төенчекне алып кайтырга барган. Тәтештәге 17 яшьлек мәктәп укучысы интернеттан үсемлектән ясалган наркотиклар һәм орлыклар сатып алган.

Наркотиклар сату яки тарату яхшылыкка илтми. Тотылмыйм, дип ышану –акылсызлык. Полиция хезмәткәрләре быел гына да наркотиклар белән эш йөрткән 16 үсмерне ачыклаган. Моннан тыш, 16 яше тулмаган дүрт үсмер өчен җавапны ата-анасына тотарга туры килгән. Наркотиклар белән эш йөрткәне өчен 17 үсмер полиция исәбенә алынган, бу инде язмышың “кара исемлектә” дигән сүз.

Начарлык шәһәрләрдән килә
Татарстан Республикасы Прокуратурасы бүлегенең өлкән прокуроры Линар Вәлитов кисәткәнчә, наркотиклар белән бәйле гамәлләрдә катнашкан кешеләргә 10 миллион сумнан артык штраф язылган, 100дән артык кешенең милкенә дә арест салынган.
– Казан белән Чаллы шәһәрендә синтетик наркотиклар кулланучылар һәм таратучылар республика буенча иң күпчелекне тәшкил итә. Район җирлекләрендә дә үсемлектән ясалган наркотик кулланучылар бар. Ата-аналар, өлкән туганнары һәм җәмәгатьчелек үсмер балаларга күз-колак булсын иде. Наркотик куллану яки тарату мисалларын шунда ук эчке эшләр органына, прокуратурага хәбәр бирү сорала, – диде Линар Вәлитов.

Наркоманның гомере кыска
“Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе” учреждениесе баш табибы урынбасары, республиканың баш балалар психиатр-наркологы Степан Криницкий сүзләренә караганда, наркотик кулланучыларның күпчелеге 20-39 яшьлекләр.
Кызганыч, быелның биш аенда наркотикларга бәйлелеккә төшкән 6 үсмер ачыкланды. Кеше үзе котылырга омтылмаса, наркотикка бәйлелектән дәвалау бик авыр. Наркоманның гомере кыска, – дип искәртте Степан Криницкий.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading