Шәһри Казан

Әйдә киттек, чаңгы шуарга

Кышкы ял. Кышның иң рәхәт, иң матур көннәре. Чаңгыңны ал да табигатькә чык. Суык биттән чеметә, ә син уйларың белән хыял диңгезләрендә йөзеп, кояш нуры астында ялтырап яткан ак кар өсләреннән чаңгы эзләре калдырып барасың да барасың... Эх, бөтен эшне ташлап чаңгы шуарга чыгып йөгерәсе килеп китте. Кая барып шуарга...

Чаңгың булмаса, аны прокатка да биреп торалар. Аккош күлендәгесендә - 100 пар, Урман арты бистәсенең «Солнечный» ял базасында шулай ук 100 пар чаңгы бирелә. Беломор урамында урнашкан пунктта барысы 150 чаңгы тәкъдим ителә.

Яктыртылган трассаларның яңасы Горький паркында быел гына ачылды. Аннан кала Дәрвишләр бистәсендәге Каенлык аланында (яктыртылу вакыты: 16.00-21.00 сәгатьләрдә), Идел буе районының Бертуган Касыймовлар урамы буйлап Урман массивында (15.30-21.00), Юдино бистәсенең Футбольная урамында (15.30-21.00) да лампалар яктысы астында шуарга мөмкин.

Чаңгы базаларына килгәндә, Горький паркындагы «Хезмәт резервлары» стадионы эш көннәрендә - 10.00-17.00, ялларда 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Чаңгыны прокатка алу олылар өчен - 120 сум, 14 яшькәчә балаларга - 60 сум.

Аккош күлендәге «Динамо» базасы эш көннәрендә - 8.00-16.00, ялларда 9.00-17.00 сәгатьләрдә эшли, дүшәмбе - ял көне.
Прокат олыларга - 150 сум/сәг, балаларга - 80 сум/сәг.

Киров районындагы «Локомотив» стадионы эш көннәрендә - 14.00-18.00, ялларда 11.00-18.00 сәгатьләрдә эшли.
Прокат бәясе: олыларга - 110, балаларга - 80 сум.

Дәрвишләр бистәсе - кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен менә дигән урын. Андагы прокатка чаңгы бирү пункты эш көннәрендә - 10.00-18.00, ялларда 9.00-16.00 сәгатьләрдә эшли.
Бәясе - 100-120 сум/сәг. Чаңгы трассасы чәршәмбе-җомга - 17.30-19.00, шимбә-якшәмбе - 10.00-16.00дә эшли.Прокатка алу бәясе - сәгатенә 80 сум.

Нагорный бистәсендәге трамплиннар комплексы шимбә-якшәмбедә 10.00-16.00 сәгатьләрдә кабул итә.
Биредә тауда чаңгы шуу өчен бөтен кирәк-яраклар да бар. Аны прокатка алу - сәгатенә 170 сум. Гади чаңгылар - 100-120 сәгатенә сум.

Совет районында яшәүчеләр Парк урамы, 27 адресы буенча урнашкан базага бара ала. Эш көннәрендә - 10.00-18.00, ял көннәрендә 9.00-16.00сәгатьләрдә эшли. Прокат бәясе нибары 30-50 сум. Солидарности урамының 26 нчы йортында урнашкан (Комсомольск күле белән янәшә) база чәршәмбе һәм җомгада - 17.30-19.00, ялларда 10.00-16.00 сәгатьләрдә эшли. Чаңгыны прокатка алу сәгатенә 80 сумга төшә.

Атна беткәнен сабыр гына көтеп торабыз да, шимбә иртәсендә үк чаңгы шуарга китәбез. Килештекме?!

Реклама

Фото: Дамир Бәдриев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: