16+

Юлда сак йөр, бала!

Инде чирек гасыр яшәсәм дә, әни телефоннан сөйләшкәндә дә, янына кунакка кайтканда да: «Кызым, юлларда ашыкмыйча, карап кына йөр! Машина астына кереп, харап була күрмә, үзеңне сакла!» - дип, үгет-нәсыйхәт бирергә ашыга. Әй, әни, зур бит инде мин, беләм дисәм дә, юлларда йөргәндә, әни әйткән сүзләр кабат искә төшә.

Юлда сак йөр, бала!

Инде чирек гасыр яшәсәм дә, әни телефоннан сөйләшкәндә дә, янына кунакка кайтканда да: «Кызым, юлларда ашыкмыйча, карап кына йөр! Машина астына кереп, харап була күрмә, үзеңне сакла!» - дип, үгет-нәсыйхәт бирергә ашыга. Әй, әни, зур бит инде мин, беләм дисәм дә, юлларда йөргәндә, әни әйткән сүзләр кабат искә төшә.

...Узган елның ике ае белән чагыштырганда, быел юл һәлакәтләрендә зыян күрүче балаларның саны 16,4 процентка арткан, һәлак булучы балалар саны исә 60 процентка кимегән. 2015 елның ике аенда республика юлларында балалар катнашында 64 юл һәлакәте теркәлгән, анда 68 бала зыян күргән, ике бала һәлак булган. Бу статистик мәгълүматларның 33 процент очрагы җиде яшьтән алып 14 яшькәчә булган балаларга туры килә. Ә 7-10 яшь­лек балалар катна­шындагы юл һәлакәтләре - 23 процент, 14-16 яшьлек үсмерләр катнашында булган юл һәлакәте очраклары 14 процентны тәшкил итә. Россиядә исә ел саен 16 яшькә кадәр бер меңнән артык бала юл һәлакәтендә һәлак була. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференция­сендә Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Ставниченко хәбәр итте. Ул балаларны машинада ни рәвеш­ле дөрес йөртү хакында да искә төшерде. 12 яшькә кадәр балалар махсус креслода гына утырып йөрергә тиеш. Баланың креслога дөрес итеп утыруы, креслоның исә машинага дөрес итеп урнаш­тырылган булуы да мөһим. Әти-әниләр балаларын нинди креслода йөртергә тиешлеге хакында законда бер генә сүз дә язылмаган, әмма юл кагыйдәләрендә күрсәтелгән.

Татарстанда 19-31 март көннәрендә «Бала - иң төп пассажир!» акциясе уздырылды. Ул балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, травмаларны киметү һәм юлларда балаларны махсус креслосыз йөртүче машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан оештырыла.

Көннәр җылытып, юллар кардан арынуга, юлларда велосипедларда һәм скутерларда йөрүчеләр күренә башлый.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге транспортларны тормыш өчен бик куркыныч дип саный һәм 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә генә юлның уң ягыннан велосипед һәм скутерларда йөрергә рөхсәт ителә. Ә 14 яшьтән кечкенә балаларга исә велосипедларда юлларга чыгарга ярамый. Скутерларда йөрү - 16 яшьтән, мотоциклларда йөрү 18 яшьтән рөхсәт ителә. Әмма бу очракта да тиешле категорияле юл йөрү таныклыгы булу шарт.

Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рафил Нагуманов кагыйдә бозучылар өчен СССРдагы тәртип­ләрне кире кайтару күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде дип саный. Юл кагыйдәсен бозган саен юл йөрү танык­лыгында тамга салырга, тамгалар саны өчкә җиткәч, юл йөрү кагыйдәләре буенча имтиханны яңадан бирдертергә кирәк, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading