16+

«Ак Барс»: дәгъва юк, сораулар бар

Казан хоккей клубы медальсез һәм кубоксыз узган сезоннан соң матбугат вәкилләре алдында хисап тотты. Читтән торып кына

«Ак Барс»: дәгъва юк, сораулар бар

Казан хоккей клубы медальсез һәм кубоксыз узган сезоннан соң матбугат вәкилләре алдында хисап тотты. Читтән торып кына

Төгәлләнергә өлгермичә тәмамланырга мәҗбүр булган сезон өчен КХЛга дәгъва юк – вазгыять шундый. Көнчыгыш конференциядә җиңү яулап, плей-оффның беренче раундында уңышка ирешеп, Гагарин кубогына таба бер адым ясалган булса да, үпкә белдерер вакыт түгел. Шулай да артка борылып карамыйча ярамый. Шунсыз алга барып булмый.

Йомгак

Онлайн-форматта узган очрашуда каләм әһелләре белән клубның генераль менеджеры Рафик Якубов, баш тренер Дмитрий Квартальнов һәм башкарма директор Мансур Усманов аралашты.

– Сезон уңышлы булды – кызганыч, без аны уйнап бетерә алмадык. «Ак Барс» чемпионатта тотрыклы, тигез, кызыклы уен күрсәтте, Көнчыгышта җиңүче булды. Сезоннан кубок һәм медальләр көттек, ышаныч һәм өмет тә зурдан иде, – диде Рафик Якубов.

Дмитрий Квартальнов фикеренчә, проблемалар булса да, статистик күрсәткечләр безнең яхшы уен турында сөйли.

Данис нишләр?

Апрель азагында «Ак Барс» клубы белән 17 хоккейчының килешү вакыты чыга. Алар арасында команда капитаны Данис Зарипов белән лидер уенчыларның берсе – Джастин Азеведо да бар. Бу хакта сорамый калып булмый иде.

Клубның генераль менеджеры трансфер белән бәйле яңалыкларга ачыклык кертте.

– Сезон төгәлләнү белән, команданың төп уенчыларын саклап калу бурычы куелды, – диде Рафик Якубов. – Данис Зарипов белән әлегә сөйләшүләр бара. Тәгаен генә берни әйтә алмыйбыз. Эш бара. Уенчыларның агентлары белән сөйләшәбез, әлегә тәгаен бернинди җавап та ирештерә алмыйм. Джастин Азеведомы? Килешүне озайту буенча сөйләшүләр азагына якынлашып килә. Алдагысы ничек булыр – әйтеп булмый. Көн туган саен, нидер үзгәрергә мөмкин. 30 апрельгә кадәр без аңа тәкъдимне җиткереп, аның җавабын ишетергә тиеш.

«Ак Барс» клубы җитәкчелеге НХЛда «Детройт Ред Уингз» өчен уйнаучы Евгений Свечниковны да үзендә күрергә теләвен әйтте. Тәкъдим ясалган, әлегә уенчы океан артында калырга тели икән. «Бары да үзеннән тора, без көтәбез», – диде Якубов.

Китүчеләр турында да сүз чыкты. Әлегә андыйлардан бер генә кандидат – һөҗүмче Олег Ли.

Туй көтәбез

Ул арада Швеция капкачысы – 28 яшь­лек Адам Рейдеборн «Ак Барс» клубы белән килешүне тагын бер сезонга озайтты. Быелгы сезонда ул Казан командасы өчен 36 уенда бозга чыкты һәм һәр матч­та уртача 2,11 алка керттерде. «Ак Барс»­та калсам, өйләнергә җыенам», – дигән булган капкачы. Хәзер туй көтәбез инде.

Капкачы димәктән, НХЛга китү турында хыялланган Тимур Билялов та «Ак Барс»­та калды.

Уңышсыз алмаш

Трансфер шундый әйбер инде ул: нәтиҗәсе соңрак беленә. «Ак Барс» сезон уртасында Владимир Ткачевны «Локомотив» уенчылары – һөҗүмче Степан Санников һәм сакчы Николай Аверинга алмаштырды. Нәтиҗәсе нинди булдымы? Владимир Ткачев «Локомотив»та 21 уенда 18 очко җыйды. Степан Санников белән Николай Аверин, икесенә бергә 28 уен уздырып, «Ак Барс»та 1 очко җыя алды.

Ткачев имгәнде, ай ярым дәвалан­ды. Инде бозга чыккач, көйсезләнә башлады. Аз уйнатасыз, күплектә чыгармыйсыз, янәсе. Мин дә, баш тренер да сөйләшеп карадык. Сабыр ит, дидек. Аннары эшкә агенты кысылды һәм ул үзен алмаштыруны сорады, – дип ачык­лык кертте Якубов.

Имгәнү белән бәйле түгел. Үз ролемне аңламадым. Ике якны да канәгатьләндергән фикергә килдек, – дигән Ткачев «Татар-информ»га.

Кыскасы, кыйссасы кызыклы – нәти­җәсе «Ак Барс» сөенерлек түгел.

Имеш-мимешләр

Кайбер хәбәрләргә ышансаң, Степан Санников бу җәйдә үк «Ак Барс»тан китәргә мөмкин икән инде. Казан клубы белән тагын бер еллык килешүе булу комачау итмәсә, билгеле.

«Ак Барс»ка Франция уенчысы, узган сезонда «Локомотив»та уйнаган Стефан Да Коста күченергә мөмкин, диләр. ­Әлеге һөҗүмченең Дмитрий Квар­тальнов кул астында ЦСКАда уйнаганы булды. Сыналганга таяну ышанычлырак шул. Хоккейда да искәрмәләр булмый, димәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading