Шәһри Казан

«Ак Барс» җиңелде

Узган атнаның якшәмбесендә «Татнефть-Арена» боз сараенда ике күптәнге көндәш - «Ак Барс» һәм Уфаның «Салават Юлаев» командалары очрашты.

Бу ике хоккей командасының очрашуы җанатарлар арасында һәрвакытта да зур кызыксыну уята. Монысы да шактый киеренке төстә үтте. «Штраф эскәмиясе»нә утырулар, Степанов уены, буллит...
Хоккейда бер период егерме минут барса, казанлылар шуның ун минутын азчылыкта уйнарга мәҗбүр булдылар. Кайчакта бозда командадан өч кенә уенчы калган очраклар да булгалады.
Спорт белгечләре фаразлаганча, бу очрашуда бәхет казанлылар ягында булмады. Овертаймда да бер команда да өстенлек ала алмагач, матчның нәтиҗәсен билгеләү буллит башкаруга калды. Ә монда исә Башкортстан командасы җитезрәк булып чыкты. Элеккеге «барслы» Степановның алкасы уфалыларны алга чыгарды. Исәп: 4:3.
Уфалыларның баш тренеры Венер Сафин: «Бу күптәнге көндәшләрнең очрашуы булды. Мондый уеннарда юк-бар хаталар да тискәре нәтиҗәләргә китерә шул. Яшермим, Степановка өметем зур иде, ул акланды. Чөнки бары тик ул гына «Ак Барс»ны эчтән күреп белә», - дип белдерде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: