Шәһри Казан

«Ак Барс»лылар – Еврокубокның иң яхшы уенчылары

Узган якшәмбедә Мәскәүдә Еврохоккейтурның икенче этабы - «Беренче канал» Кубогына уеннар тәмамланды. Зиннәтулла Билалетдинов җитәкләгән Россия җыелма командасы, өч уенда да көндәшләрен җиңеп, әлеге этапның җиңүчесе булды һәм гомуми турнир таблицасының иң югары баскычына күтәрелде.

Реклама

Беренче уенда Россия хоккейчылары Швецияне 5:1, икенче көнне Чехияне 6:0 һәм соңгы көнне Финляндияне 3:1 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр итте.
Билгеле булганча, җыелма команда составында «Ак Барс»ның биш уенчысы чыгыш ясады. Шуларның икесе - капкачы Константин Барулин белән сакчы Алексей Емелин иң яхшы уенчылар дип танылган. Турнирның иң яхшы һөҗүмчесе итеп Россия җыелма командасыннан Павел Дацюк бәяләнгән. Аның исәбендә 8 очко. Турнирның журналистлар тарафыннан билгеләнгән дөньяның символик җыелма командасына капкачы Константин Барулин һәм өч һөҗүмче - Илья Ковальчук, Павел Дацюк һәм Сергей Мозякин кергән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: